$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Бүген Рангазар авыл җирлегендә дә отчет җыелышы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, быелгы бурычларга тукталды. “Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быелгы елга билгеләнгән бурычларны да читләтеп үтмәде.  Очрашуда полициянең участок уполномоченныеның да чыгышы тыңланды.

Җыелышларда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты һәм районның узган елгы социаль-экономик хәле белән таныштырды, узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Җаваплы хезмәткәрләр, җыелышларда катнашкан район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре җирлек халкының сорауларына җавап бирделәр.

Опубликовано в Җәмгыять

Бүген, 18 январь көнне, Александровка авыл җирлегендә авыл җыены үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәлиуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. “Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев узган елгы эшләр белән таныштырды, быелгы ел бурычларына тукталды. Полициянең участок уполномоченные  райондагы һәм җирлектәге криминоген хәлгә тукталды.

Җыелышта район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты һәм районның узган елгы социаль-экономик хәле белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде. Җаваплы хезмәткәрләр, җыелышларда катнашкан район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр.

Опубликовано в Җәмгыять

Карашай Саклау мәдәният йорты директоры Гүзәл Кәрамиева ТР Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Опубликовано в Мәдәният

Сарман урта мәктәбендә укытучыларны һәм хезмәткәрләрне күркәм юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Шушы көннәрдә мәктәп коллективы китапханәче Гәүһәр Мөхлиеваны – 55 яшьлек юбилее,  ветеран-укытучы Рафис Гыйльфановны 80 яшь тулган көн белән тәбрикләде.

Опубликовано в Мәгариф

Иске Минзәләбаш һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә җыеннар зур активлык белән үтте. Аларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, “Җәлил” агрофирмасы генераль директоры Эдвард Төхбәтуллин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Полиция участок уполномоченныйлары Радик Шәмсиев, Руслан Харисов үз участокларында һәм район күләмендәге криминоген хәлнең торышы белән таныштырдылар. 2016 елда башкарылган эшләр хакында Иске Минзәләбашта - җирлек башлыгы Әлфинур Мияссарова, Яңа Имәндә башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Гәрәев хисап тоттылар. Җыенга килүчеләргә Иске Минзәләбашта – район, Яңа Имәндә авыл үзешчәннәре матур концерт программасы бүләк иттеләр. Ахырда бүләкләүләр булды. Халык үзен борчыган сорауларын бирде, аларга җавап алды.

Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә үткән җыен

Яңа Имән авыл җирлегендә үткән җыен

Опубликовано в Җәмгыять

Бүген “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең хисап җыелышы үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча советның ревизион комиссиясе члены Зөлфия Туктарова чыгышы тыңланды. Илексаз авылы ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова җирлектә ветераннар белән башкарылган эшләргә тукталды. Иске Кәшер авылы ветераннары җитәкчесе Зинаида Якупова, Шәрләрәмә советы рәисе Роза Шәйгарданова, Сарман авыл җирлеге советының президиум әгъзасы Даимә Вәлиева, Петровка Завод авылы ветераннары советы рәисе Флер Хуҗин үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйттеләр. 

“Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина ахырдан очрашуларга килгән җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Район ветераннарының активлыгын билгеләп үтте, бу заездтагы ял вакытында үткәрелгән “Башваткыч” уены җиңүчесе Роза Шәйгардановага, спорт ярышлары алдынгысы Азия Хисаметдиновага үзәкнең Мактау кәгазьләрен тапшырды. 

 

Опубликовано в Җәмгыять

Кичә район үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь Разил Вәлиевка 70 яшь тулуга багышланган әдәби дәрес үткәрелде. Чарага Сарман гимназиясенең 3 нче "В" сыйныфы укучылары килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның иҗатына күзәтү ясадылар. Кичә барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләр сөйләнде. Укучыларга "Разил Вәлиев шигъриятендә балалар дөньясының чагылышы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Фоторепортаж - район үзәк китапханәсенең рәсми төркемендә.

Опубликовано в Мәдәният

Сарман авылының "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Әлфия Харисова белән район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Балалар музыка уен коралларының килеп чыгышы турында күп яңалык белделәр. 

 

Опубликовано в Җәмгыять

Сезгә йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- арборио дөгесе – 200 грамм;

- йөзем – 2 уч;

- шоколад – 80 грамм;

- киптерелгән фундук – 1 уч;

- ак май – 30 грамм;

- сөт – 600 миллилитр;

- көрән шикәр – 2 аш калагы.

Чикләвекләрне вак итеп турыйбыз.

50 грамм шоколадны кисәкләргә бүләбез, калганын йомычка итеп кискәлибез.

Зур булмаган кәстрүлдә ак май җебетәбез, дөге салабыз һәм, болгатып, акрын утта җылытабыз.

Икенче кәстрүлгә сөт, шикәр салабыз һәм акрын утта шикәр эреп беткәнче җылытабыз.

Дөге үтә күренмәлегә әйләнгәч, утны киметәбез һәм аз порцияләр белән баллы сөт салабыз. Ул дөгегә сеңеп бетәргә тиеш. 12-15 минут дөге әзер булганчы диярлек пешерәбез.

Боткага йөзем, шоколад кисәкләре салабыз һәм, болгатып, тагын бер минут җылытабыз.

Әзер боткага чикләвек һәм шоколад йомычкалары сибәбез.

Барлыгы 25 минут вакыт кирәк.

Опубликовано в Җәмгыять

Механизм bail-in по спасению Татфондбанка может сработать в комплексе с другими мерами.

(Казань, 17 января, «Татар-информ», Ильдар Аюпов). Сценарий при котором средства крупнейших вкладчиков включаются в капитал не может быть единственным механизмом спасения ТФБ, заявил на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» министр экономики Татарстана Артем Здунов. В частности, он рассказал, что Правительство РТ в переговорах по вопросу Татфондбанка рассматривает возможность применения механизма bail-in в комплексе с другими мерами.

«Я считаю, что bail-in, это очень цивилизованная схема, но она не является панацеей. В комбинации с другими методами, в том числе с санацией, поддержкой республики — это получиться неплохая мозаика, которая будет очень эффективна. Мы думаем, что это цивилизованный подход, который применялся за рубежом. И любой цивилизованный подход, который спасет банк, а это первостепенная наша задача, он будет применен», — отметил Артем Здунов.

Ранее сообщалось, что предложения конвертировать свои депозиты в капитал банка получат клиенты, которые хранили на своих счетах более 100 млн рублей по состоянию на декабрь 2016 года, при условии принятия решения о санации банка.

Татар-информ

Опубликовано в Общество
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 2

Сегодня 24.11.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS