$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы (423)

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова, фермаларда, терлекчелек комплексларында булып, январь ае нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр.

Товарлыклы-сөтчелек комплекслары буенча «Иң яхшы савымчы» номинациясендә беренчелек – «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Кәримә Карамовада. Икенче урында – шул ук комплекстан Гөлчәчәк Сәетгалиева, өченчедә – «Нөркәй» агрофирмасының Юлтимер комплексыннан Вәсилә Хәертдинова. Аларның терлекчеләре Миндил Сабиров, Мөнәвир Биктаһиров, Илдар Нигъмәтуллин «Иң яхшы терлекче» номинациясендә бүләкләнделәр. Фермаларда эшләүче савымчылар арасында беренчелекне «Җәлил» агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасыннан Ринат Гарифуллин алды. Икенче, өченче урыннар да – ләшәүтамаклыларда – Тәсмия Назарова белән Радик Ханнановта. Аларның терлекчеләре Илнур Ризатдинов, Салават Исламов, Данис Хафизов үз номинацияләрендә иң яхшылар булып танылдылар. Иң яхшы бозау караучылар буларак Рәзилә Гыйбадуллина («Җәлил», Иске Минзәләбаш), Альбина Йосыпова («Сарман», Мортыштамак), Татьяна Тюпа («Нөркәй», Шыгай) бүләкләнделәр. Иң яхшы тана тәрбияләүчеләр – Альберт Никоноров («Нөркәй», Юлтимер), Альбина Сәрвәрова («Сарман», Әлмәт) һәм Илшат Ибәтуллин («Җәлил», Иске Минзәләбаш). Терлекләрне ясалма орлыкландыручылар арасында беренчелекне Ләшәү Тамактан Людмила Гыймадиева алды. Икенче урында – Кәүҗияктән Рәмис Исламов, өченчедә – Юлтимердән Фирая Салихова. Иң яхшы лаборантлар булып Кәүҗияктән Әлфия Гайнетдинова, Мортыштамактан Сәрия Латыйпова, Ләшәү Тамактан Юлия Шәйдуллина танылдылар. Быел бүләкләнүчеләр исемлегенә тагын бер номинация өстәлде – «Иң яхшы ветеринария белгече». Беренче бүләкләрне Кәүҗияктән Иван Долгунов, Юлтимердән Зинаида Нагайцева, Ләшәү Тамактан Максим Иванов алдылар. 

 

  • Бүген "Сарман" агрофирмасында терлекчелектә январь ае нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге начальнигы Солтан Латыйпов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, белгечләр, агрофирма директорлары һәм белгечләре катнаштылар. Семинар-киңәшмәнең Кәүҗияк комплексында узган практик өлешендә терлекләрне тәрбияләү шартлары белән таныштылар, ә пленар өлешендә (мәдәният йортында булды) айлык эш күрсәткечләрен анализладылар.
  •  
    Бу турыда тулырак газетаның алдагы санында укый аласыз.
Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының 30 проценты ТР бюджетыннан компенсацияләнә.
 
Үткән вакыт эчендә әлеге программа 7,9 миллиард сум күләмендә финансланды. Бу акчалар 1,1 мең сыер абзарын, 128 машина-трактор паркын, 91 яшелчә складын ремонтлауга һәм силос-сенаж өчен 540 траншея төзергә китте.
 
 
2017 елда программага 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу акчаларга 350 сыер абзары, 10 машина-трактор паркы һәм 28 яшелчә склады төзекләндерелде. Моннан тыш, бу чаралар силос-сенаж өчен 130лап траншея казырга китте, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында.
 
2018 елда бу максатларга 1,8 миллиард сум акча каралган.
 

 
Район хуҗалыкларында бүген һәркөнне 64,2 тонна сөт савыла. Узган елның шул чорына караганда, ул 117 процент тәшкил итә, ягъни 9,2 тоннага артыграк.

Бүген «Нөркәй» агрофирмасында агрофирмаларның терлекчелек тармагында еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, җәмгыять белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнаштылар.

Семинар-киңәшмә агрофирманың Шыгай комплексында эшләрнең торышы белән танышудан башланып китте. Анда катнашучылар иң элек ташландырылган сыерлар торагында булдылар. Биредә бозауларга 60 көннән 30 көнгәчә булган сыерлар төркеме һәм бозауларга 30 көн һәм азрак калганнар төркемендә ашату, тәрбияләү, бозаулату бүлегенә вакытында күчерү турында сөйләштеләр. Шулай ук раздой төркеме һәм, сөт күләменә карап, башка технологик төркемнәргә күчерү мәсьәләләре каралды. Бозауларны сөт эчерү чорында тәрбияләү, юнәлешле тәрбиядәге таналарны карауны оештыру белән таныштылар.

Юлтимер мәдәният йортында семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше булды. Иң элек муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының терлекчелек буенча күрсәткечләрен анализлаганнан соң, «Агрокөч төркеме»нә кергән агрофирмаларда планнарның үтәлеше каралды, алга бурычлар билгеләнде. 

2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылган.
 
 
2018 елда Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең 27 бинасын һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасын ремонтлау планлаштырылган.
 
2017 елда барлыгы 50 миллион сумга Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 26 бинасына һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасына капиталь ремонт ясалган.
 

 

Терлекчелектә намуслы хезмәт куйган, ай нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешкән алдынгыларны тәбрикләү районда матур традициягә әверелде. Кичә үткән елга йомгак ясалып, декабрь аенда аеруча тырышып эшләгәннәрне бүләкләделәр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда булып, югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. 

-         Бу традицияне быел да дәвам итсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек. Бик яхшы стимул, тагын да тырышып, үзара ярышып эшләргә этәрә бит ул, - дип каршы алдылар безне агрофирмаларда.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, ел дәвамында иң күп сертификатны “Җәлил” агрофирмасы хезмәтчәннәре алганнар. Алар 121 бүләккә ия булганнар. “Сарман”лыларның – 119, “Нөркәй”леләрнең 84 алдынгысына сертификат тапшырылган.

 Терлекчелек комплексларында

“Иң яхшы сыер саву операторы” номинациясендә:

1 урын – Кәримә Карамова ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын – Меланна Мөхәммәтҗанова (“Сарман” агрофирмасы, "Кәүҗияк")

3 урын – Гөлназ Шиһапова (“Нөркәй” агрофирмасы, “Юлтимер”)

“Иң яхшы терлекче” номинациясендә:

1 урын – Рамил Сәлимгәрәев ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын – Динар Миңнеханов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

3 урын – Азат Латыйпов ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

Товарлыклы-сөтчелек фермаларында

“Иң яхшы сыер саву операторы” номинациясендә:

1урын – Тәсмия Назарова (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”)

2 урын – Диана Әшрапова (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”)

3 урын – Әнисә Вәгыйзова (“Сарман” агрофирмасы, “Әлмәт”)

“Иң яхшы терлекче” номинациясендә

1 урын – Рубис Ситдыйков (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”)

2 урын – Илһам Кәлимуллин (“Җәлил”агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”)

3 урын – Нәзир Шәймәрданов (“Сарман” агрофирмасы, “Әлмәт”)

“Иң яхшы бозау караучы” номинациясендә:

1 урын – Ленар Нигъмәтҗанов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын – Альбина Йосыпова (“Сарман” агрофирмасы, “Мортыштамак”)  

3 урын – Рәзилә Гыйбадуллина (“Җәлил” агрофирмасы, “Иске Минзәләбаш”)  

“Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы терлекче” номинациясендә:

1 урын – Альберт Никоноров (“Нөркәй” агрофирмасы, "Юлтимер")

2 урын – Зәнфир Васиков (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 3 урын – Рафаэль Хасиев ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

“Иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы”:

1 урын - Людмила Гыймадиева (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү-Тамак”)

 2 урын – Фирая Салихова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

3 урын – Гөлназ Смакова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

“Иң яхшы лаборант”:

1 урын – Әлфия Гайнетдинова (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”)

2 урын – Сәрия Латыйпова (“Сарман” агрофирмасы, “Мортыштамак”)

3 урын – Юлия Ризатдинова (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”)

         

 Квартал нәтиҗәләре буенча:

“Товарлыклы-сөтчелек комплексы начальнигы" номинациясендә:

1 урын - Илфак Нуриәхмәтов (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”)

2 урын - Тәлгат Мортазин ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

3 урын – Илфак Шәйдуллин ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

“Товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире” номинациясендә:

1 урын - Рамил Шәйдуллин (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү-Тамак”)

2 урын - Илсур Хәсәнов (“Җәлил” агрофирмасы, “Иске Минзәләбаш”)

3 урын – Зәкия Нуриәхмәтова (“Сарман” агрофирмасы, “Әлмәт”)

“Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы ферма мөдире” номинациясендә:

1 урын - Салават Габидуллин (“Сарман” агрофирмасы, “Чукмарлы”)

2 урын - Фирая Мохтарова ("Нөркәй" агрофирмасы, “Карашай Саклау”)          

3 урын - Марсель Шәйхиев (“Нөркәй” агрофирмасы, "Шәрләрәмә")   

   

     

   

     

     

   

 

 

     

   

   

 

         

 

       

   

   

ТР Министрлар Кабинетының 614нче санлы карары нигезендә, һәр елны авыл җирлекләре арасында конкурс игълан ителеп, җиңүчеләргә 1 миллион сумлык грантлар бирелә. Ул акчалар җирле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелергә тиеш. Быел конкурста Иске Имән, Мортыштамак һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләре җиңүгә ирештеләр. Грант акчаларына алар өчесе дә мини-тракторлар алдылар.
 
Районда шикәр чөгендерен чыгару дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә Зәй шикәр заводына 418827 тонна чимал озатылган.
  • Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова, терлекчелек фермаларында, комплексларда булып, унбер ай нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр. 
    Комплексларда иң яхшы савымчылар булып «Сарман» агрофимасының Кәүҗияк комлексыннан Гөлнара Заһирова, Зөһрә Тимофеева, Кәримә Карамова танылдылар. Аларның терлекчеләре Илгиз Корбанов, Инсаф Галимов, Радик Хансуваров та бүләкләнделәр. Фермаларда эшләүче савымчылардан бүләкләнүчеләр «Җәлил» агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасыннан Тәсмия Назарова, Иске Минзәләбаштан Алмазия Әхмәтова белән Нина Краснова булдылар. Шул ук фермалардан терлекчеләр Данис Хафизов, Рәсим Зиннәтуллин, Эдгар Мельник бүләк алдылар. Иң яхшы бозау караучылар Альбина Йосыпова «Сарман» агрофирмасының Мортыштамак фермасында, Сиринә Әхмәтгәрәева «Нөркәй» агрофирмасының Юлтимер комплексында, Земфера Сарбаева «Җәлил» агрофирмасының Иске Кәшер фермасында, таналарны тәрбияләү осталары Альберт Никоноров Юлтимер комплексында, Илшат Ибәтуллин Иске Минзәләбаш фермасында, Рафаэль Хаҗиев Шыгай комплексында эшлиләр. «Җәлил» агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы Людмила Гыймадиева бу юлы да беренче булды. Икенче урында – «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Рәмис Исламов, өченчедә – Сарайлыдан («Җәлил» а/ф) Раушания Хәсәншина. Иң яхшы ике лаборант «Сарман» агрофирмасыннан булды: Әлфия Гайнетдинова (Кәүҗияк) белән Сәрия Латыйпова (Мортамак). Өченче урын өчен Иске Минзәләбаштан Гөлнара Хисамиева бүләкләнде.
  • Фото һәм язма авторы - Энҗимә Габдрәхимова.
  •  
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 43

Сегодня 20.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

Политика о персональных данных
RSS