$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Закон һәм без
Закон һәм без

Закон һәм без (305)

Хокук саклаучылар, милиция, участок инспекторлары... Әлеге өлкәләрдә эшләүчеләр хезмәтенең никадәр җаваплы булуын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Намуслы хезмәт итүче лачыннарның уяулыгы, кыюлыгы һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә, авыллар һәм район тирәсендәге җәмәгать тәртибе ышанычлы саклана. Оператив эшчәнлек барышы законлылык, кешелеклелек, кеше хокукларын хөрмәт итү принципларына нигезләнгән. 
Бүген Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, үзләренә кунакка 10 ел гомерен участок инспекторы булып эшләгән Радик Шәмсиевне чакырдылар. Моның сере дә гади: бүген участок инспекторларының һөнәри бәйрәмнәре. 
Кешелеклелек сыйфатларын үзендә туплаган Радик Рәшит улы - Илексаз авылының хөрмәтле кешесе. Ул үзенең иңенә авылдашларының гомерен һәм сәламәтлеген саклау бурычы йөкләнгәнен яхшы аңлый. 2007 елда ул юл хәрәкәте иминлеге инспекторы булып эшли башлый. Моның өчен Казан милиция хезмәткәрләре әзерләү курсларында укып кайта ул. Һәм, ниһаять, 2008 нче елдан Радик Рәшит улы - участок инспекторы. Төнлә дә, тәүлек буе да ул хезмәттә, бәйрәмнәр, яллар белән дә исәпләшми Шәмсиев. Бу авыр хезмәттә башкалар мәнфәгатен алгы планга куя белә. Әйе, аның иңендәге погон җаваплылыгы – авылыбызның борчусыз төннәре, имин көннәре ул. Илексаз авыл халкы Радик Шәмсиев белән чын мәгънәсендә горурлана, җәмәгать тәртибен саклау, гражданнар гомере һәм сәламәтлеге ышанычлы кулларда икәнен белә. Яшь кенә булса да, ул халык белән уртак тел таба, алар белән тыгыз бәйләнештә яши, шуның өчендә инде авылыбызда һәрчак тәртип, тынычлык, татулык хөкем сөрә. Ә монда аңар үз өстенә йөкләнгән бурычның җитдилеген аңлап, намуслы каравы ярдәм итә, ул һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп эшли. 
Авылдагы һәр гаиләнең киңәшчесе, ярдәмчесе, хөрмәт иткән кешесе булган Радик Рәшит улы бүгенге көндә ГИБДД ның өлкән инспекторы булып эшли. 
Укучылар аны 19 нчы ноябрьдәге туган көне белән дә котладылар һәм, әлбәттә, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. 


Материал һәм фотоны Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина җибәрде.

Тоннель булачак.

Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткэрү дәвам итә. 15 ноябрь көнне Сарманнын Советская урамында 2а йорты янында «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Үткәрү вакыты 16.00 сэг. 17.30 сәг кадәр. Бу юлы ул транспорт чарасында балалар йөртү тәртибен бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән.

 

материал һәм фотоны Район ЮХИДИ булекчэсе әзерләде.

3, 4, 5, 6 ноябрьдә кичке һәм төнге вакытта булган ЮХИДИ рейдлары барышында барлыгы 38 юл кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды. Бәйрәм ялларында 3 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче җаваплылыкка тартылды. 14 – укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче, 8 ОСАГО иминият полисыннан башка, 6 – куркынычсызлык каешларыннан башка автотранспорт белән идарә итүчегә административ беркетмәләр язылды.

 

 

Фото һәм материалны район ЮХИДИ бүлекчәсе җибәрде.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Светлана Белова). Түбән Кама районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлаган кешеләрдән алынган противогазларда үз-үзенә кул салган егетнең ДНКсы табылмаган. Бу хакта “Татар-информ”га тикшерү эшенә якын булган үз чыганагы хәбәр итте.

Искәртеп үтик, Түбән Камада 19 октябрь көнне 22 яшьлек Илназ Пиркин полиция бүлегеннән чыккач үз-үзенә кул салганнан соң тикшерү эше кузгатылды. Билгеле булганча, егет үләр алдыннан үзен тоткарлаган полицейскийларның аны гаепләве, җәзалавы турында видеомөрәҗәгать калдырган. Аерым алганда, ул оперативникларның үзен кыйнауларын, противогаз кигертеп, кислород килүне туктатуларын хәбәр иткән.

Әлеге хәлдән соң Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, өч оператив хезмәткәр тоткарланган һәм кулга алынып, тикшерү изоляторына озатылган.

“Татар-информ”га билгеле булганча, 15 октябрьгә каршы төндә Илназ Пиркин дусты белән Түбән Камада яшәүче хатын-кызның 14нче модельле “Лада”сыннан автомагнитола урлаган. Автомобильдә ул хатын-кызның ир туганы йөргән.

 

Хатын-кыз гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән, “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

“Татар-информ” чыганаклары буенча, Илназдан адвокат катнашында сорау алганнар. Моннан тыш, полиция бүлегеннән тикшерү кулында булган видеоязмада егетнең оперативниклар белән коридорда иркенләп йөрүе һәм хәтта алар белән тәмәке тартырга чыгуы күренә.

Оператив хезмәткәрләрне тоткарлау белән кабинетларыннан аларның шәхси әйберләре алынган. “Татар-информ”га билгеле булганча, экспертиза аларның берсендә дә Илназ Пиркинның ДНКсы булмавын ачыклаган, ә противогаз хуҗаларыныкы бик күпләп табылган.

Бу җәнҗаллы вакыйганы җентекләп өйрәнү тикшерүчеләргә тапшырылган. Барлык чаралар үткәрелгәннән соң, оперативникларның Илназ Пиркин үлеменә катышы бармы-юкмы икәнлеге ачыкланачак.

«Юл кагыйдәләре илендә»

Бүген  «Лилия» балалар бакчасында район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында «Юл кагыйдәләре илендә» профилактик чарасы үткәрелде. Зурлар һәм хәзерлек төркеменә йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Алар игътибарына «Дозорные дорог» сериясеннән мультфильмнар тәкъдим ителде. «Минем дустым – велосипед», « Мин – пассажир!», «Юлларда яктырткыч элементлар ярдәмендә күренеп йөр» дигән мультфильмнар балалар өчен бик кызыксындыргыч һәм аңлаешлы булды. ЮХИДИ инспекторы балалар белән әңгәмә үткәрде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга инспектордан җаваплар алдылар. Һәрбер балага бүләккә яктырткыч наклейкалар һәм буяу китаплары тапшырылды.

Фотолар һәм материал:Ситдикова А.

Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә. «Көзге каникуллар» атналыгы кысаларында 1 ноябрь көнне Сарманның Советская урамында 33 йорт янында «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Үткәрү вакыты 16.00 сәг. 17.30 сәг. кадәр. Бу юлы ул транспорт чарасында балалар йортү тәртибен бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән.

 

Район ЮХИДИ бүлекчәсе

Ул 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрү бу юнәлештә эшләүнең бер төре. 31 октябрьдә Сарманның 3 номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы янында «Бала – төп пассажир!» исеме астында акция үткәрелде. Балаларын бакчага транспорт чарасына утыртып алып килүче әти-әниләр белән балаларны машинада йөрткәндә махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешларын куллану турында әңгэмәләр үткәрелде. Махсус информацион буклетлар таратылды.

 

Район ЮХИДИ бүлекчәсе

фотолар:http://Сарманово ГУ БДД РТ < Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript >

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы өченче укылышта Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны кабул итте. Әлеге закон нигезендә, суд приставлары алимент түләмәүчеләрне мөстәкыйль рәвештә тоткарларга һәм административ хокук бозу турында протокол төзү урынына илтеп кую хокукына ия булачак.

Закон проекты авторлары приставларның хокукларын арттыруны бурычлы кешеләрнең чакырган вакытта килмәүләре, ә аларны мәҗбүриләп китерергә приставларның хокуклары булмау белән аңлата. Моңа кадәр проблема полиция хезмәткәрләре булышлыгы белән хәл ителгән. Ләкин ул өстәмә чыгымнар сорый һәм административ җаваплылыкка тарту процедурасын катлауландыра.

 

фото и материал http://saby-rt.ru/news/novosti/aliment-tlmchelrg-za-katgyylana алынды

23 октябрьдә 16.30 сәг. 17.30 сәг.кадәр вакыт эчендә Салкын Чишмә-Александровка юлынын 5, 6 км да «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Барлыгы 37 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 10 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучылар арасында 1 автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче бар иде. Шулай ук 3 куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 1 – караңгы вакытта яктырткыч элементлар кулланмаучы җәяүлегә дә административ беркетмәләр төзелде.

 

Район ЮХИДИ булекчэсе.

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 31

Сегодня 21.11.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS