$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Мәгариф
Мәгариф

Мәгариф (595)


Шушы көннәрдә Сарман төбәгендә әдәбият, сәнгать өлкәсендә эз калдырган шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре, фоторәсемнәре, иҗатларыннан үрнәкләр тупланган “Илһамлы Сарман” дигән антология дөнья күрде. Ул төбәгебез тарихы, мәдәнияте белән кызыксынган киң катлам укучыларга адреслана. Антологиянең төзүчесе һәм мөхәррире – Сарманда яшәп иҗат итүче тарихчы галим, язучы һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин. Аңа иҗат үрнәкләре кергән авторлар китапны район үзәк китапханәсеннән ала алалар.

Кеше үзенең җиде буын туганнарын белергә тиеш, диләр. Кызганычка каршы, хәзер күпләр иң якын туганнары белән дә сирәк аралашалар, хәтта аларның балалары бер-берсен белмиләр. Тамырлары республикага танылган шәхесләр биргән Күтәмәле авылыннан булган Таҗиев Миргазиян Зәки улы, үзләренең буын чылбырын барлап, әлеге нәселдән булганнарны берләштерү максатыннан, аларга багышланган фотоальбом бастырып чыгарган. «От чистого истока» дип исемләнгән бу альбом өч томда бастырылган. Ул Таҗиевлар нәселеннән булганнарга гына түгел, һәркем өчен кызыклы. Миргазиян Зәки улы үз буыны яшьләре бу традицияне – альбом ясауны дәвам итәренә ышана. Бу үрнәк, бәлки, башкаларны да шушы эшкә этәрер?!

Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. 

Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон вариантлар арасында иң популяр китап – Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романының татарчага тәрҗемәсе.

"Басма варианты ярты ел эчендә бер мең тираж белән сатылып бетте. Ә ихтыяҗ бар, кешеләр сорый. Шуңа күрә без аларны үзебезнең сайтка юнәлтәбез. Бәлки шуңа күрәдер бу китапның электрон варианты иң популярыдыр. Шунысы кызык: икенче урында, мәсәлән, электрон китаплар арасында, русча, инглизчә һәм татарча – өч телдәге компьютер терминнары сүзлеге. Күрәсең, бу терминнар сүзлеге интернетта да урнашкач, электрон вариантын сатып алучылар саны да күп. Ул безнең сайтка күбрәк компьютер белән кызыксынган кешеләрнең керүен дәлилли", - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Нәшрият директоры әйтүенчә, басма китаплар арасында популярлык буенча беренче урында – Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабы.

"Ул ничәмә-ничә тапкыр яңадан бастырылды һәм әле дә сатылган китапларның лидеры дип әйтергә була. Ә тулаем алып карасак, сатылган китапларың 70 процентын диярлек балалар өчен язылган китаплар алып тора. Тарихи китапларга да ихтыяҗ бар. Без еш кына татарлар күпләп яши торган регионнарга ярминкәләргә барабыз. Шул ярминкәләрдә катнашырга, үзебезнең продукцияне җиткерергә тырышабыз. Анда, беренче чиратта, татарлар тарихы турында китаплар сатыла. Казан буенча юлкүрсәткеч китап та популяр, күп сатыла торган китапларның берсе. Ул өч телдә. Чит төбәкләрдә яши торган татарлар Казанны сагына. Алар кайчан да булса Казанга килергә ниятли. "Нинди китап алыйк?” дип сораучыларга без шушы китапны тәкъдим итәбез", - дип сөйләде Илдар Сәгъдәтшин.

Илексаз мәктәбендә балалар катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" башланды. Бу атна кысаларында күп төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Бүген исә участок инспекторы Шәмсиев Радик Рәшит улы мәктәп укучылары белән очрашып, кисәтү әңгәмәсе үткәрде. Ул җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш итте. Шулай ук укучылар ясап килгән рәсемнәрдән күргәзмә ясап куелды.

 

2010 елдан алып, аның күләмен, закон нигезендә, субъектлар билгели.

 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). 2018 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы билгеләнде. 2010 елдан алып, аның күләмен, закон нигезендә, субъектлар билгели. Бу пенсияләргә федераль өстәмәләр күләмен ачыклау өчен башкарыла, дип аңлатты ТР Дәүләт Советы депутатларына республика икътисад министры Артем Здунов.

Аның сүзләренчә, 2017 елның 1 сенятбренә булган мәгълүматлар буенча, пенсияләренә федераль өстәмәләрне 88542 пенсионер ала. Бу барлык пенсионерларның 7, 8 процентын тәшкил итә. Шунысы да мәгълүм, федераль өстәмәләрнең уртача күләме 1614 сумны тәшкил иткән.

Әлеге максатларда федераль бюджеттан 8 айга 1,3 млрд сум күләмендә акча тотылган.
2018 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 8232 сум дип тәкъдим ителде.

Узган атнада Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Анда гимназиябез директоры Шамилова Ләйсән Хәниф кызы гимназиябез яңалыклары белән һәм гомуми тәртип белән таныштырды, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова М.И. узган уку елына нәтиҗә ясады һәм имтихан сайлауда киңәшләрен бирде, психолог Галялиева В.Н. имтиханнарга әзерләнүдә әти-әниләрнең роленә тукталып китте, Алиуллин Ф.Ф. җинәятьчелекне булдырмау өстендә эшне күрсәтте. Җыелыш бик эшлекле төстә узды. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Кулга-кул тотынышып эшләүнең нәтиҗәсе уңай. Укучыларны белемле һәм тәрбияле итеп күрергә теләү барлык ата-аналарның һәм укытучыларның да теләге. Шуңа күрә бу эштә бар кешегә дә сабырлык һәм тырышлык теләп калабыз.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман гимназиясе белән тыгыз бәйләнештә эшләп килә. Шушы көннәрдә алар 1 нче сыйныф укучылары белән берлектә “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйрәмен үткәрдәләр. Театральләшкән тамаша булып оештырылган әлеге бәйрәм укучылар күңелендә бары тик якты хатирәләр генә калдырыр.

 

Илдәге иң зур интернет-кибетләрнең берсе 20гә якын исемдәге китапны сатуга куйган.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 8 нче сентябрьдән Татарстан китап нәшрияты китаплары “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләрендә сатыла башлаган. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә китаплар сатылышы буенча куәтләрен елдан-ел арттырып, әлеге оешмалар лидерлар сафында.

Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе һәм “Белый дом” сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, Татарстан китап нәшрияты “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләре белән хезмәттәшлек буенча сүз куешуга ирешкән. Китап базарындагы көчле “уенчылар” күпләп сату бәясеннән 40 процентка кадәр ташлама бирә алган һәм башка отышлы шартлары булган эре нәшриятлар белән генә эш итүенә карамастан, Татарстан китап нәшрияты үз товарын берәмләп сату бәясеннән тәкъдим итү турында килешкән.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә республика нәшрияты китапларының “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләре белән хезмәттәшлекнең әһәмияте турында билгеләп узды.

“Безнең өчен иң мөһиме –  китапларыбызның иң популяр мәйданчыкта сатылуы. Милли нәшриятләрнең әле барысы да моңа ирешә алмый. Бу – зур уңыш, безнең уртак мөнәсәбәтләр нигезенә беренче кирпеч. Алга таба китап сөючеләр шушы танылган мәйданчыкларда безнең китапларны сатып алыр дип ышанам. Киләчәктә китапларның ассортиментын тагын да арттыру планнары бар. Төп эш бездән тора. Аның өчен безгә халык арасында ихтыяҗ булган китаплар чыгару кирәк. Соралган авторлардан кызыклы бизәлешле яхшы китаплар чыгарсак, сатып алучылар безнең арттан үзләре йөриячәк әле”, - дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

Сатуга куелачак китаплар исемлеген интернет-кибетләр үзләре сайлап алган. Алга таба алар китапларның кайсылары яхшырак сатылуын ачыклаячак. Әлегә 20гә якын исемдәге китап сатуга куелган. "Бу эш дәвам итә, туктап кала торган эш түгел. Алар тулысынча безнең ассортиментны өйрәнә”, - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.

“Лабиринт” интернет-кибетендә сатуда булган китаплар арасында, Нияз Халит, Наилә Әлмәнова-Халит язган “Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары”, Юныс Әхмәтҗановның “Татар милли ашлары”, “Давайте говорить по-татарски” уку кулланмасы (авторлары – Әлфия Йосыпова, Кадрия Фәтхуллова, Эльвира Динмөхәммәтова), “Татарский язык для начинающих. Интенсивный курс” (Л. Шәяхмәтова), “История татар” (Р.Фәхретдинов), “Татарское народное творчество в 15 томах. Том 6. Пословицы и поговорки” (редколлегия: К. Миңнуллин, И. Сәгъдәтшин, Д. Заһидуллина), “Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи” (Н. Максимов), “Татарская “Алифба”: история һәм и современность” (Алла Сальникова һәм Диләрә Галиуллина) һәм башкалар бар.

Китаплар Татарстан китап нәшрияты бәясеннән сатылмый, “Лабиринт”ның һәркайсына үз бәясе. “Бәя арттыру – алар эше. Алар үз бәяләрен үзе билгели, бу алар өчен нормаль бизнес”, - дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

Белешмә өчен. “Лабиринт” – илдәге иң зур китап интернет-кибетләренең берсе. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, китапларны онлайн-сату күләме 15-16 млрд сум булып бәяләнә, ягъни гомуми китап базарының 20 проценты тирәсе.”Лабиринт.ру” ҖЧҖ кереме 2015 елда 6,04 млрд сум тәшкил иткән, чиста табыш – 2,5 млн сум.

 

Сарманым- минем туган бишегем, 
Мәңге сайрар синдә былбыллар. 
Таң алдыннан сандугач җырына 
Тургайлары кушылып җырларлар. 
 
Җырлы,моңлы,эшчән халык яши 
Сарман дигән данлы төбәктә. 
Гармун моңнарына күмелеп, 
Сарман җыры яңгырый еракта. 
 
Гөлләргә тиң туган ягы белән 
Горурлана халкың,Сарманым! 
Чит-ят җирләрдән сагынып кайтып, 
Кочагыңа синең сарылырмын. 
 
Туган ягыма кайчан кайтсам да 
Зәңгәр таулар каршы алалар. 
Үр артыннан үрләр яула,Сарман, 
Матур таңнарыңны каршы ал.
 

Көзләрдә дә кояш чыга икән,
Көзем җитте диеп бер дә моңайма!
Көзләрнең дә үз язлары була икән,
Сөюләр дә көздә сынала.
Көзләрнең дә җылылыгы
Йөрәкләрдә хисләр уята,
Сөйгән ярың яннарыңда булса-
Син бәхетле әле ул чакта.
Гөлүсә Хәләлова.

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 60

Сегодня 21.11.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS