$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Мәдәният
Мәдәният

Мәдәният (1090)


18 сентябрь көнне “Сарман” кинотеатрында үзәк китапханә коллективы һәм авыл китапханә хезмэткәрлэре  “Айсылу” нәфис фильмын карадылар. 

Гарасат Фирдус Тямаевның Нурлаттагы хуҗалыгына зыян салган (ВИДЕО)

     Кичә Республикабызның көнчыгыш районнарында ураган булып узган дигән хәбәр ут тизлеге белән таралды. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган фото һәм видеолар аркылы гарасатның никадәр көчле булуын, кешеләрнең йорт-җирләренә күпме зыян килүен күреп куркуга төшәсең. Әлеге ураган Фирдүс Тямаевның Нурлаттагы хуҗалыгына зыян салган. 
 
     Җырчы: "Сак булыгыз Нурлатта көчле генә ураган булып үтте. Безгә дә кереп, зыян салып чыккан. Кайгы-хәсрәт китермәсен. Аллам сакласын!"  - дип, инстагарам битендә видео белән дә бүлеште.http://sahne.ru/kheberler/2154

 

Иртәгә, 16 сентябрь көнне, 18.55 сәгатьтә ТНВ-Планета телеканалында күрсәтеләчәк “Кичке аш” тапшыруы күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдиновага багышланачак. Анда райондашыбыз – җырчының төркеме җитәкчесе - Карашай Саклау авылы кызы Гүзәл Кәрәмиева да катнаша.

Шунысын да искәртеп үтәбез: уникаль җырчы 6 ноябрь көнне Сарманга концерт белән килергә җыена. Аның иҗатын хөрмәт итүчеләрне, җырларын яратучыларны, райондашларыбызны күрергә теләүчеләрне район мәдәният йортында көтәләр.      

Укучылар өчен “Сарман гимназиясе”ндә төрле чаралар, очрашулар еш булып тора. Кичә, ягъни 14 нче сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәният йортында күңелле тамаша күрсәтелде. Минзәлә дәүләт театры артистлары алар өчен “Как стать богарытем» (рус телендә) дигән спектакль белән чыгыш ясадылар. Тамаша ахырына укучылар белемнең кирәклеге, тәртипле һәм тәрбияле булуның никадәр әһәмиятле сыйфатлар икәненә тагы бер тапкыр инандылар.

Музей хезмәткәрләре кунаклар кабул итте. Екатеринбург, Смоленск, Тверь, Казан якларыннан кайткан кунаклар музей белән генә танышып калмадылар, ә Сарманның тирә-юнен дә карап чыктылар. Илек Ял паркларында булганнан соң Кара-каршы чишмәгә, бакыр базына, шулар янындагы күл янына алып бардык. Кунакларыбыз соклануларын яшермичә Сарман авылын бик матур диделәр, бик күп сорауларына җавап алдылар.

 Сарман радиосын яратып тыңлаучылар игьтибарына ! Һәр атнада тапшырулар вакыты : дүшәмбе:12.00-12.30; сишәмбе:12.00-12.30; чәршәмбе:12.00-12.30; пәнҗешәмбе: җомга:12.00-13.00 сәгатьләрдә.Рәхим итеп тыңлагыз!

Данир Сабиров инстаграм аккаунтына кызы Мәрьямнең биегәнен видеога төшереп урнаштырган.

 Өйдә көндә менә шулайрак биибез. Курәсең атасыннан кучкән ана бу талант, мин дә кечкенә булганда гел өйдә бии идем... - дип язган Данир. http://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/danir-sabirovny-kyzy-tisen-d-uzdyra-ze-yrlyy-ze-bii/

Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула. Шул уңайдан, атказанган артистны тамашачылары флешмоб белән искә алачак. Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов хәбәр итте.

"Флешмоб 7 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак. Атна уртасы булуга да карамастан, Хәния Фәрхинең кызы Алсу белән нәкъ шул көнне үткәрергә булдык. Баштан Əлдермеш авылында үткәрербез дигән идек. Əмма анда күп кеше бара алмаячак. Шуңа Камал театры янын сайладык", - диде Ринат. Аның сүзләренчә, театр каршына ничә кеше килүгә дә карамастан, флешмоб барыбер узачак.

Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды.

http://tatar-inform.tatar

Замана үзгәрә.Халыкны мәдәни чараларга тарту көннән-көн кыенлаша. Шундый заманда яшибез,интернет белән шөгыльләнмәгән,"триколор" антенналары куйдырмаган кешеләр сирәк. Шуңа күрә мәдәни-чаралар үткәрүнең яңа алымнарын эзләргә туры килә.
Без Азалак, Юлтимер, Сөлек, Чураш, Карашай-Саклау, Иске Имән, Өчиле, Әхмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре Тәкермән авылы клубында семинар киңәшмә үткәрдек, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Мәдәният йортына халыкны җәлеп итүнең яңа ысулларын эзләдек. Безгә бигерәк тә Чураштан Хайруллина Эльвираның, Азалактан Габдрахманова Эльмираның эш алымнары охшады. Очрашуыбызны чәй өстәле артында дәвам иттек.
Тәкермән мәдәният йортындагы тәртипкә сокландык. Капкадан килеп кергәч тә шау-чәчәкле түтәлләргә, алмагач, кара миләшләренә хәйран калдык. Бина эчендә зәвык белән бизәлгән стендлар, гөлләр, чисталык күзгә ташланды.
Семинарда катнашучылар зур канәгатьлек белән,эшкә дәрт алып таралыштылар.
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 109

Сегодня 20.09.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Сентябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS