$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз! (535)


Җәлил бистәсендә гомер итүче кадерле туганыбыз Гыйльфанова Рәзинә Мөҗәһит кызының 17 январьда гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. 
Ачык йөзле, туган җанлыклы Рәзинә апабыз! Сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлап, шатлыкның зурысын, саулыкның ныклысын, бәхетнең чиксезен телибез. Наил абый белән тигез озын гомер кичерегез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.
Сине яратып, энең Булат-Алсу, Тимур һәм әниебез.

 

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районыбыз прокуратурасында эшләүче барлык хезмәткәрләргә сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык, эшләрендә уңышлар телибез. 

Фото:https://vk.com/pozdravik алынды.

Бүген –13 ян­варь­да Рос­сия мат­бу­га­ты кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Жур­на­лист­лар­дан баш­ка без дөнья ва­кый­га­ла­рын, ил хә­бәр­лә­рен, яңа­лык­лар­ны бел­мәс идек. Жур­на­лист сү­зе­нең ха­лык­ка йо­гын­ты ясау кө­че зур, тик ул сүз­нең дө­рес, га­дел бу­луы да со­ра­ла. Ра­йон га­зе­та­сы ту­ган тө­бә­ге­без­дә­ге һәр яңа­лык­ны, тор­мы­шы­быз­ның һәр тар­ма­гын, бул­ган проб­ле­ма­лар­ны да­и­ми як­тыр­тып ки­лә. Ре­дак­ци­я­дә үз эше­нә чын кү­ңел­дән би­рел­гән ка­ләм ия­лә­ре хез­мәт куя, алар­га ки­лә­чәк­тә дә һө­нә­ри ос­та­лык, га­зе­та уку­чы­лар­ның хөр­мә­тен то­еп эш­ләр­гә яз­сын.

Хөр­мәт­ле жур­на­лист­лар, мат­бу­гат ве­те­ран­на­ры, хә­бәр­че­ләр һәм яшь ка­ләм ия­лә­ре! Сез­не их­лас­тан Рос­сия мат­бу­га­ты кө­не бе­лән тәб­рик итә­без. Исән­лек-сау­лык, яңа иҗа­ди уңыш­лар, кү­тә­рен­ке кә­еф те­ли­без.

Альбина Сабирова,

«Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» җитәкчесе

фото:https://pixabay.com/ru/photos/

5 январьда Урта Кәшер авылында гомер итүче сөйгән ярым,хәләл җефетем Харисова Рәйсә Рашат кызының гомер бәйрәме 50 яшьлек юбилее.
Кадерлем сине шушы гүзәл бәйрәмең белән тәбрик итәм.
Тәкъдирләрдә язган бәхетебез озын гомерле булсын. Тигез тормышта игелекле гомер кичереп,картлык көннәрдә бер-беребезгә терәк,кирәк булып,сөеп- сөелеп яшәргә язсын.
Шушы шигъри юллар сиңа бәйрәм бүләге булып барып ирешсен.
Ут чәчәге кебек әллә кайдан
Нур сибәсең якты дөньяга.
Тынгы белмәс бөтерчек җан син
Суыктамы әллә туганга?
Сабырлана гына барасың син,
Түзем җанга сыя барсы да.
Тигез картлык,балаларның бәхете
Өмет булып көтә каршыда.
Булганыңа шөкер кылып яшик,
Тигез сүтик гомер йомгагын.
Куанычлар тулы поезд булып
Килсен синең туар елларың.
Тормышыбыз матур син булганга,
Син терәгем минем,таянычым.
Төннәремдә- балкып янган йолдыз,

Борчуларда- бетмәс юанычым.

Сине яратып, тормыш иптэшен Айдар.

Бүген 5 январьда безнең иң дә кадерле апабыз Харисова Рәйсә Рашат кызының туган көне 50 яшьлек юбилее. Ул Мамадыш районы Югары Сөн авылында туып үсеп бүгенге көндә Сарман районы Урта Кәшер авылында җизнәбез Харисов Айдар Котдус улы белән гомер кичерәләр.
Киң күңеленә дөньяның барлык изге сыйфатларын сыйдырган,ачык йөзле,ярдәмчел булуы белән сокландырып яшәүче Апабызны бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Киләчәктә дә көчле рухыңны сындырмый,тормышның һәр мизгелен кабатланмас җыр итеп яшә. Күңелеңнең нечкә кылларына тиеп үткән заман җилләренә бирешмә. Һәрвакыт шулай мөләем,сабыр булып кал. Сәләмәтлек беркайчан да ташламасын үзеңне.
Елап түгел,көлеп тугансыңдыр,
Йөзеңдә кояш елмая.
Синдәй кызлар үзгә бер ямь өсти
Балкып торган нурлы дөньяга.
Пакъ җаның борчу кичерсә дә
Югалтмыйча рух ныклыгын.
Син яшисең ут чәчәге булып
Сикелтәле шаулы тормышның.
Бәхет сине читләп үтеп китмәс,
Сабырлыкка ул да баш ия.
Кояш кебек дөньяга нур сибеп
Балкып яшә гүзәл,Апабыз!

Иң изге теләкләр белән сеңлеләрең: Роза,Равия .

Мамадыш районы Югары Сөн авылында туып,хәзерге көндә Сарман районы Урта Кәшер авылында гомер итүче,безнең өчен яшәү өлгесе,тормыш маягы булган иң газиз кешебез,сөекле Әниебез Әхмәтҗанова - Харисова Рәйсә Рашат кызының туган көне- 50 яшьлек юбилее.
Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә күңел матурлыгын саклап,җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне дә үзе кебек итагатьле,сабыр һәм түзем булырга,туганнарның,тормыш кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безнең төпле киңәшче,җаныбызны җылытучы,гайлә учагын сүндерми саклаучы иң изге,иң кадерле илаһи зат.
Кадерле Әниебез сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Җир йөзендә синнән дә рәхимле,мәхәббәтле,синнән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Син безнең өчен Әни дә,шул ук вакытта Әти дә булдың. Ходай Тәгалә сине саулык - сәламәтлектән,озын гомердән,бәхет- куанычлардан аермасын. Барлык безгә кылган яхшылыкларың изгелек булып меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсын.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, безгә яшәү нурын биргән өчен. Без сине бик нык яратабыз,озын гомер,саулык сәламәтлек,яшәү дәрте телибез
Бәхетле һәм гомерле бул.
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Ни сорасаң,Ходай бирсен,
Күңел үзе сорар кирәген.
Гомерләрең озын булсын синең,
Белеп яшә,безнең өчен җирдә,
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән балаларың: улың Ренат,кызың Фәридә һәм дә аларның гаиләләре.

6-7 декабрь көннәрендә район үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда район балалар бакчаларыннан 12 тәрбияче “Мин һәм минем караш”, “Мин йөрәгемне балаларга бирәм”, “Түгәрәк өстәл” номинацияләрендә үзара көч сынашты. Аларга бәяне мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рузилә Әхмәтшина җитәкчелегендәге жюри бирде.

I урынга – Җәлил поселогының 1 нче санлы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, II урынга – Җәлил поселогының 7 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Нургалиева,  III урынга район үзәгенең 3 нче санлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Фәсхетдинова лаек булды. Ә Җәлил поселогының 6 нчы санлы “Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сәлимгәрәева “Мин йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңүче дип танылды.

Гөлчәчәк Нигъмәтуллина һәм призерлар район данын зона этабында яклаячак.

Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Фото һәм язма авторы Зөлфия Шәрипова

 

 

 

Кечкенә кызым Динә Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә 28 ноябрьдә уздырылачак Әниләр бәйрәменә чакыру алып кайтты. Мин кызымнан бәйрәмдә ниләр эшләячәкләрен сораштырып карадым. Тик 5 яшьлек Динә җитди генә итеп: “Это секрет!”-диде.

Чыннан да, Әниләр бәйрәме әниләр һәм әбиләр өчен көтелмәгәнчә һәм шаккатыргыч булды. Балалар бәйрәмне тәрбияче апалары Ландыш Сираева һәм кече тәрбияче Гөлнара Фәттахова үз куллары белән теккән татар кызлары , егетләре күлмәкләре кигән килеш башлап җибәрделәр. Бәйрәм буеннан-буена татар халык йолалары, гореф-гадәтләре белән үрелеп барды. Балалар “Әбинең сандыгы”ннан чыккан йөзек белән “Йөзек салышлы” уйнадылар, ”Кулъяулык” биюе биеделәр, табышмаклар әйтештеләр, түбәтәй , калфак , чулпы һәм билбау турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Шул ук вакытта матур җырлар башкарып, эчтәлекле шигырьләр сөйләп, әниләр һәм әбиләрне бәйрәм белән котларга да онытмадылар. Бик оста һәм үзенчәлекле итеп башкарылган “Катюша” рус халык биюе чарага үзенчәлекле ямь өстәде. Кечкенәләребез кигән аллы-гөлле күлмәкләр шулай ук тәрбияче апалары тарафыннан тегелгән иде. Оештырылган уеннарда әниләрнең дә катнашуы балаларны чын күңелдән шатландырды. Бәйрәм ахырында үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып, безне бик тә сөендерделәр.

Бәйрәмнән без зур канәгатьлек һәм сөенеч белән таралдык. Әни-әбиләр һәрберсе үзенең кечкенәсе өчен горурлык хисләре кичереп кайтып киттеләр.

Бу бәйрәмне шундый бай эчтәлекле итеп оештыручы тәрбиячеләргә әти-әниләр рәхмәтле калдылар, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Әти-әниләр исеменнән, Күтәмәле мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Фәйзрахманова.

Фото һәм материалны Сираев Ильназ җибәрде

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 54

Сегодня 23.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS