$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Тема дня Радио
Тема дня Радио

Тема дня Радио (259)

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 6 октябрьдә пенсионер хатын-кызлар арасында (55 яшьтән башлап) автотранспорт йөртү осталыгын һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, халыкны социаль яклау идарәсе, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте «Автоледи» бәйгесе уздыра. Бәйгедә катнашучыларның белемнәре  «В» категориясе билетлары буенча бәяләнә.Моннан тыш һәр катнашучы автошәһәрчектә үзенең транспорт чарасын фигуралы йөртү буенча үзара көч сынаша. Бәйге  6 октябр көнне – иске аэропорт территориясендә  иртәге 9.00 сәгатьтә башлана.Бәйгедә катнашырга теләге булганнарга алдан язылу һәм белешмәләр өчен телефоннар: 2-61-212-50-7.

Соңгы елларда районда шикәр чөгендере үстерүгә игътибар артты. Быел ул  9060 гектарда игелде. Бу көнгә инде шуның 5 мең гектарга якыны  казып алынды. Зәй шикәр заводына  125 мең тоннага якын татлы тамыр озатылган. Басу-кырларда  барысы тугыз  комбайн  эшли. Комбайнчылар эшенә һәр ун көн саен нәтиҗә ясала, алдынгылар барлана.Якшәмбе көнне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин басуларда булып, эшнең барышы белән танышты, икенче ункөнлек җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды.  Аерым алганда, «Нөркәй» агрофирмасыннан Василий Филимонов һәм Искәндәр Нигъмәтҗанов экипажы  ункөнлек нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулады. Икенче һәм өчнче урыннарда да “Нөркәй” агрофирмасы комбайнчылары. Руслан  Миңнемөхәммәтов белән Илдар Хуҗин  икенче булсалар, өченче урында -Наил Әхмәтшин һәм Рәмис Хәлиуллин экипажы.Чөгендер төяүчеләр арасында «Нөркәй» агрофирмасыннан Илфат Йосыпов белән Рамил Салиховка тиңнәр табылмады. Алар  узган ункөнлектә  18846 тонна татлы тамыр төяде.Икенче урында –  «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Муратов,  өченче урында - «Сарман» агрофирмасыннан Ринат Илдарханов.

24 сентябрь көнне бөтен мөселман дөньясы иң изге, иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен үткәрде. Аны сарманлылар да зурлап билгеләп үтте. Район үзәгендәге ике мәчеттә дә гает намазлары укылды. “Җәмигъ” мәчетендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты һәм барча  сарманлыларны бәйрәм белән  тәбрик итте, изге теләкләрен ирештерде.Район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков  бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан  Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт  Сәмигуллинның котлавын җиткерде. Бер уңайдан дин әһелләренә яшь буынны тәрбияләүдә, зиратларны карауда, яшәгән җирлегебезне тәртиптә тотуда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Гает хөтбәсен укыды. Соңыннан барысы да бәйрәм коймагыннан авыз иттеләр. Шул ук көнне көндезге сәгать өчтә “Җәмигъ” мәчетендә  корбан ашы үткәрелде . Бу көнне барлыгы 12 кеше корбан чалдырды.Һәр елдагыча Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин быел да корбан чалдырып, аны мәчеткә бирде. Бәйрәм табыны артына җыелганнар  корбан итеннән авыз иттеләр,бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Корбан ите  мохтаҗларга, ятимнәргә, өлкәннәргә, авыруларга да  таратылды.

Сөекле Мөхәммәд пәйгамбәребез бер  хәдисендә: “Чисталык – иманның бер өлеше”, - ди. Чыннан да, яшәгән җирнең чисталыгы һәркемнең үзеннән тора.Аны тәртиптә тоту һәркемнең изге бурычы. Сентябрь аеның җылы  матур көннәренең берсендә  Сарман авылының мәчеткә йөрүчеләре  М.Җәлил урамын  матурларга булдылар. Узган якшәмбе иртәсеннән өйләгә кадәр байтак кына эш башкарылды.“Икмәк” кибете почмагыннан алып “Тәмле” кибетенә кадәр булган мәйдан тәртипкә китерелде,  юллар себерелде. Тәҗрибәле өлкәннәр агачларның картайган, корыган ботакларын кистеләр, мәктәп балалары агач кәүсәләрен акка буядылар, яшьләр киселгән ботакларны, бордюр белән юл арасында җыелган пычрак балчыкны кырып алып арбага төяделәр. Аларны күреп, Җәлил урамында яшәүчеләрнең дә  кайберләре өмәгә кушылды. Әйе, элек-электән татар авыллары үзләренең чисталыгы белән аерылып торган. Мәчет әһелләренең бу изге  гамәле күпләргә үрнәк. Ни дисәң дә кемнәрнеңдер килеп урамны чистартуын көткәнче, тирә-ягыңны үзең кайгыртсаң, күпкә яхшырак шул инде.

30 сентябрь көнне, өлкәннәр декадасы уңаеннан, район үзәгендәге ял паркында “Җыр-моңнарым сезнең өчен” дип исемләнгән чара була. Ул көндезге сәгать унда башлана. Анда шахмат, шашка ярышлары үтә. Моннан тыш, кызыл балчыктан чүлмәк ясау, шулай ук бию буенча мастер класслар оештырыла. Үзешчәннәр чыгышы була, сәүдә нокталары эшли.

 

Район үзәгендәге “Восточное” кафесында Сарман авылы ветераннар оешмасы инвалид балалар өчен Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия чарасы   үткәрде. Чарага “Восточное” кафесы, “Һиләл” кибете, мәгариф бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хәйриячелек ярдәме күрсәтте. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен бик матур бәйрәм программасы әзерләде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, үз һөнәрләрен күрсәттеләр – җырладылар, биеделәр. Кафе хезмәткәрләре әзерләгән тәмле ашлар белән сыйландылар;

Узган атнада  урта мәктәп укучылары һәм көллият студентлары арасында «Бер­дәм пен­сия гра­мо­та­лы­лы­гы кө­не» уз­ды. Аның ба­ры­шын­да ра­йон пен­сия фон­ды ида­рә­се бел­геч­лә­ре пен­сия ими­ни­я­те ни­гез­лә­ре, бу­ла­чак пен­си­я­не арт­ты­ру юл­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Гим­на­зия уку­чы­ла­ры өчен ра­йон пен­сия фон­ды­на экс­кур­сия оеш­ты­рыл­ды;

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны спортка тарту, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 26 сентябрь  көнне сарманлылар да Россиякүләмендә үтә торган   – “Милләтләр кроссы” чарасына бердәм  кушылды. “Милләтләр кроссы” – илдәге иң массакүләм спорт чараларының берсе. Чөнки ул ел саен йөзәрләгән мең кешене берләштерә. Бу көнне әлеге чарада районда 500гә якын  кеше йөгерешкә чыкты.  Узышлар  берничә категория буенча  үткәрелде. Анда кечкенә балалардан алып, спорт ветераннарына кадәр үзләренең җитезлеген сынады. “Милләтләр кроссы” – көчлеләрне ачыклау ярышы гына түгел, ә барча халыкны берләштерүче бәйрәм булды.  Әлбәттә, бәйгедә һәр категория буенча  җиңүчеләр дә билгеләнде. Аларга  елдагыча истәлекле медальләр, кубок һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылды;

4 октябрь көнне “Яңа гасыр” телекомпаниясе турыдан-туры эфирда “Җылы көз” дип исемләнгән хәйрия марафоны оештыра. Ул  көндезге сәгать бердән кичке бишкә  кадәр “Яңа Гасыр” һәм “ТНВ-Планета” каналлары буенча барачак. Бу көнне телевидение студиясендә өлкәннәр үзләре, шулай ук Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ.б. дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Өлкәннәр декадасында башкарылачак изге гамәлләр турында мәгълүмат та биреләчәк.Мәглүм булганча, бүгенге көндә республикада 1 миллионнан артык өлкән буын вәкиле исәпләнә. Бу  барча халыкның  30 проценты дигән сүз. Татарстанда уртача пенсия күләме 11 мең сумны тәшкил итә.“Җылы көз” марафонының максаты - ялгыз картларга игътибарны арттыру, тормыш көзендә мохтаҗлык кичерергә мәҗбүр булганнарның хәленә керү, яшь буынга хәйриячелек дигән төшенчәнең асылын аңлату.

 Колмәт авылы мәдәният йортында фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидинең туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган чара үтте;

30 сентябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан “Җыр-моңнарым сезнең өчен” дип исемләнгән бәйрәм чарасы була. Ул көндезге сәгать 10да башлана;

2 октябрь көнне район үзәгендә үтә торган хезмәт коллективлары смотр-конкурсын мәдәният хезмәткәрләре башлап җибәрә. Концерт кичке сәгать 7дә башлана.

Физик затларның 80 проценты милек салымын түләү мәсьәләсенә  җаваплы карый. Үз бурычын вакытында үтәмәүчеләргә исә пенилар һәм штрафлар яный. Физик затларга мөлкәткә,  транспортка булган һәм җир салымын  1 октябрьгә  кадәр түләп өлгерергә кирәк, ди Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан  идарәсе белгечләре. Узган елларда салым түләүнең соңы срогы 1 ноябрьгә кадәр иде. Салым түләүчеләрнең 51 проценты инде үз бурычын үтәгән Калган гражданнарга салымны якындагы көннәрдә түләргә киңәш ителә. Моны банк һәм анда урнаштырылган терминаллар, “Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте” инфоматлары, Россия федераль салым хезмәте сайты сервисы аша эшләп була.Әгәр милек хуҗасына  салым түләү кирәклеген хәбәр итүче белешмәләр килмәгән булса, бу хакта салым органнарына барып, хәбәр итәргә кирәк. Хәбәр иткән кешегә генә  салымын түләү өчен 31 декабрьгә кадәр вакыт бирелә. Шуны да билгеләп үтәсе килә,  быел физик затларга милек салымы  инвентаризация бәясеннән чыгып исәпләнде. Киләсе елдан инде  салым кадастр бәясе нигезендә  алыначак. Әгәр милек салымы белән бәйле сорауларыгыз булса, федераль салым хезмәтенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефоннар:2-54-34; 2-43-19

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе даими рәвештә яшьләр күп җыела торган урыннарга рейдлар үткәрә. Төнге күңел ачу урыннары –  һәрвакыт күз уңында. Мондый рейдлар  күңел ачучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, яшьләр арасында наркотиклар таратылуны тыю максаты белән үткәрелә. Шунысын истә тотарга кирәк: наркотиклар кулланучылар  әйләнә-тирәдәге һәр кешегә куркыныч тудыра.Наркотик яки психотроп матдәләрне куллану Административ хокук бозулар кодексында теркәлгән. Ул 15 тәүлеккә кулга алуны яки административ штраф салуны күздә тота. Моннан тыш, суд наркотик кулланучыга мәҗбүри рәвештә диагностика, дәвалау яки тернәкләндерү курсын узуны таләп итәргә мөмкин.Әйтергә кирәк, “Наркотикларсыз клуб” проекты дәвамында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре даими рәвештә күңел ачу урыннары хезмәткәрләре белән семинарлар үткәрә. Алар наркотик кулланган кешене ничек ачыкларга икәнен аңлатылар. Моннан тыш, андый вакытта ни эшләргә кирәклеге дә өйрәтелә. Әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте Татарстан идарәсенең 273-43-45 ышаныч телефонына шалтырата аласыз, код номеры 8843. Хәбәр иткән кеше турында мәгълүмат сер итеп сакланачагы гарантияләнә.

Сентябрь аендагы  җылы, кояшлы көннәр,  урып-җыю эшләрен уңышлы алып барырга  мөмкинлек бирде. Район буенча бөртеклеләрне җыеп алу соңгы гектарларда  калып килә. Бу көнгә инде 98 процент мәйданның уңышы җыеп алынды. Һәр гектарның уңдырышлылыгы 20,1 центнерны тәшкил итте. Бөртеклеләрдән тыш, басу-кырларда шикәр чөгендере алу эшләре дә оешкан төстә алып барыла. Биредә район республика күләмендә алдынгылар сафында.  Инде 4973 гектар татлы тамыр казып алынды. Һәр гетардан алынган уңыш 340 центнерны тәшкил итә.  

24 сентябрь көнне барлык мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район үзәгендәге ике мәчеттә дә Гает намазлары уза. Иртән 7 сәгать 30 минутта Коръән укыла, дога кылына. 8.00 сәгатьтә Гает намазы була, вәгазьләр сөйләнә. 9.00 сәгатьтә бәйрәм коймагы белән чәй эчү оештырыла. 15.00 сәгатьтә “Җәмигъ” мәчетендә Корбан итеннән авыз итү була.

21 сентябрьдә Халыкара тынычлык һәм килешү көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казанда “Без -бер ил, без - бер халык” дигән республика форумы оештырыла. Форум делегатларына катлаулы чорда теге яки бу коткыларга ничек бирешмәскә, экстремизмга “юк” дияргә өйрәтәчәкләр. Яшьләрнең социаль проектларын тормышка ашыру серләре белән дә уртаклашачаклар. Республикада төрле милләт һәм дин вәкилләре яши.Форумның максаты да аларны тынычлыка чакыру, мәдәниятләрне якынайту, динара дуслыкны ныгыту, үзара хөрмәт булдыру.

19 сентябрь көнне Җәлил поселогында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Анда агрофирмалар, фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр үзләрендә җитештерелгән продукция белән сәүдә итә.

22 сентябрь көнне  район үзәк больницасында донор көне үткәрелә.Ул иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 12гә кадәр үтә. Кан бирүчеләр өчен буфет эшли. Көндезге аш өчен өстәмә 582 сум акча түләнә һәм үзең теләгән вакытка бер көнлек ял бирелә. Кан бирергә килгәндә үзең белән паспорт булу шарт. 

Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Бүген бар көч шикәр чөгендерен үзвакытында җыеп алуга юнәлдерелгән.Район Башкарма комитеты карары нигезендә эшкә һәр ун көн саен нәтиҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә, аларга премияләр тапшырыла. Аерым алганда, татлы тамыр җыюны агротехник срокларда, югары сыйфат белән башкарган, беренче урын алган комбайн экипажына -3, икенче урынга-2, өченчегә-1мең сум, төягечтә хезмәт куючы механизаторларга беренче урынга- мең ярым, икенчегә-бер, өченчегә 500 сум күләмендә премия бирү каралган. Инде беренче ункөнлек нәтиҗәләре барланды. Биредә “Җәлил” агрофирмасыннан Альберт Мөхәммәдиев белән Илнур Вәлиев, төягечтә эшләүчеләрдән “Сарман” агрофирмасыннан  Ринат Илдарханов беренче урынны яулады, аларга акча сертификатларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин үзе тапшырды.

Август ахырларында Кырымда “Алтын мәйдан-Кырым” дип исемләнгән фестиваль конкурс үтте. Анда безнең район делегациясе дә катнашты. Россиянең 20 дән артык регионыннан һәм чит илләрдән килгән 600ләп конкурсант арасында безнең “Жасмин” бию коллективы өченче урынга лаек булды һәм кубок белән бүләкләнде. “Эстрада- вокал” номинциясендә Рада һәм Камил Латыйповлар 10 яшькә кадәрге балалар арасында җиңүче булды. 16 яшькә кадәргеләр арасында “Халык- вокал” номинациясендә Лиана Антонова-икенче, “Милли костюм, курчаклар» номинациясендә Илмира Әскарова өченче булдылар.

16 сентябрь көнне Иске Кәшер авылында полиция йортын ачу тантанасы булды. Анда Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, эчке эшләр бүлеге начальнигы Ленар Хәйруллин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Иске Кәшер территориясендә участок инспекторы булып Айрат Могыйнов эшли. Яңа полиция йортында эшләү, яшәү, халыкны кабул итү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Бу көнне участок инспекторына өр-яңа машина ачкычы да тапшырылды.

Теманы дәвам итеп,Россия эчке эшләр министрлыгында “Халык участковые” дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы старт алды. Бәйге иң элек муниципаль турда үтә. Анда безнең район буенча 5 участок инспекторы, аерым алганда, Сарман авылы һәм Җәлил поселогы буенча участок инспекторлары, полиция капитаннары Розалия Авзалова, Азат Вәлиуллин, район авыл җирлекләре белән эшләүче полиция майоры Валерий Алексеев, полиция капитаннары Илназ Бадиков белән Радик Шәмсиев катнаша. Муниципаль турда җиңү яулаганнар республика турына үтә. Муниципаль тур 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Үз участок инспекторларын яклап тавыш бирергә теләгәннәр электрон почта аша Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript   адресы буенча кереп, үз участок инспекторының исем фамилиясен күрсәтә ала.

 «Забота –Кайгырту» дип исемләнгән инвалид-балаларның ата-аналары җәмәгать оешмасы, Татарстан  Министрлар кабинеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкиле һәм Татарстан Фотографлар Берлеге «Особое детство-Үзенә бертөрле балачак » дип исемләнгән фотобәйге игълан итә.Ул  инвалид балаларга һәм аларның тормыш мәшәкатьләренә игътибарны арттыруга, проблемаларын хәл итәргә булышуга юнәлдерелгән. Фотопроект балаларның көндәлек тормышын: авыру белән көрәшү, бертуктаусыз авырту хисен җиңү һәм башка  җиңүләрен күрсәтәчәк. Фотобәйгегә җибәрелгән иң яхшы эшләр «Особое дество -Үзенә бертөрле балачак» фотокүргәзмәсендә һәм республикабызның төрле мәйданнарында урын алачак.Бәйгегә аерым төр  номинацияләргә туры килә торган эшләр җибәрергә мөмкин. Аерым алганда,  әйләнә-тирә мохит белән аралашудан мәхрүм балалар тормышын яктырткан,транспортта йөрү вакытын, балаларның уку процессын, аралашуда туган авырлыкларын, хастаханә, реабилитацион үзәкләрдә төшерелгән, туклану, беренче адым ясау күренешләрен, тренажерларда шөгыльләнү вакытларын, балаларның төрле хис-кичерешләрен, борчуларын, зур уңышларга ирешү мизгелләрен  сурәтли торган, шулай ук гаилә кочагында төшкән фотоларны җибәрергә була.Фотобәйгегә эшләр 15 нче октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә  1нче декабрьдә ясала.

Корбан гаете көнне, ягъни 24 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр" телеканалы белән берлектә хәйрия чарасы оештыра."Сөючеләр фида кыла" дип исемләнгән мондый чара Татарстанда өченче мәртәбә уза. Проект авторлары мәгълүматларына  караганда, телемарофон инвалид-ятимнәр приютында яшәүче  балаларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.Телемарафон 6 сәгат 30 минутта Кол Шәриф мәчетендә уза торган  гает намазыннан турыдан-туры трансляция тәмамлану белән башланып китә һәм сәгать 9.00 га кадәр дәвам итә.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  барча кешене дә  марафонда катнашырга һәм хәйрия эшенә үз өлешен кертергә чакыра!Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "Нур" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк, шул да билгеле булсын, телефон хисабыннан инвалид-ятим балалар приюты  үзәге счетына 50 сум акча алыначак. Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк.Әгәр сез зуррак сумманы күчерергә телисез икән, "Нур" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны язарга кирәк. Иң мөһиме – аны расларга онытмагыз, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге.

 

14.09.2015 09:34

Выборы

Автор Редактор

ЛЕГИТИМНОСТЬ ВЫБОРОВ В ТАТАРСТАНЕ ОЧЕНЬ БОЛЬШАЯ – МАКСИМ ГРИГОРЬЕВ
Голосование в Татарстане - это показатель доверия к действующему Президенту РТ. Об этом заявил на брифинге в Едином информационном центре ЦИК РТ член Общественной палаты РФ, первый заместитель председателя комиссии по гармонизации межнациональных и межрелигиозных отношений Максим Григорьев.«Легитимность очень большая", - заключил эксперт. Максим Григорьев также добавил, что выборы Президента РТ по своей организации напоминали проводимые в стране выборы Президента России, сообщил Максим Григорьев. Как рассказал член ОП РФ, он специально попросил, чтобы была возможность выехать в ближайшие к Казани средние населенные пункты. И он своими глазами наблюдал, как проходит голосование.«У нас появилась возможность сравнить, как проходят выборы, как люди голосуют. И вот у меня лично возникло ощущение не просто хорошей организации выборов. Мне вспомнились выборы Президента России. Когда на таком же высоком уровне, как это было организовано в Татарстане, были организованы выборы Президента РФ. Та часть, которая была связана с выборами Президента РТ, продемонстрировала очень высокий, хороший уровень организации», - отметил Григорьев.По его словам, ему приходилось бывать на самых различных выборах – начиная от выборов Президента России, заканчивая выборами глав других зарубежных государств.Говоря об избирательной явке, эксперт подчеркнул, что довольно-таки большое количество людей приходило сегодня на свои избирательные участки в действительно приподнятом настроении.«Действительно очень большое количество людей, которые пришли на выборы, были с таким эмоционально позитивным настроением. Вообще настроение на избирательных участках было приподнятое, - отметил Григорьев. - Это очень важный момент. Вы же знаете, что РФ достаточно очень сильно критикуют на международной арене. Одно из обвинений, которое против нас выдвигают, заключается в том, что люди не участвуют в политической жизни страны, что это неинтересно для граждан РФ. И вот этот результат, вот эта явка по Татарстану как раз показывает, что это людям интересно. Они с удовольствием реализуют свое право».В частности, представитель Общественной палаты России отметил, что на прошедших сегодня выборах в республике приняли участие все парламентские фракции. Это показывает, что политическая система Татарстана сильно развита, так как такое в настоящий момент не везде регистрируется.

 

Сергей Марков: «Межконфессиональные и межнациональные отношения в Татарстане являются идеальными»

С этой точки зрения роль Татарстана в мире выше, чем многих стран, считает политолог. Межконфессиональные и межнациональные отношения в Татарстане являются идеальными, считает один из ведущих российских политологов, член Общественной палаты РФ, директор Института политических исследований Сергей Марков. «Многие считают, что межконфессиональные и межнациональные отношения в Татарстане являются идеальными не только для страны, но и для мира. То, как живут друг с другом вместе православные и мусульмане, – сюда нужно привозить со всего мира, чтобы изучать этот опыт. Отчасти это было сделано в рамках Валдайского клуба, но надо больше показывать. Во всем мире сегодня есть такая потребность: каковы же инструменты, чтобы христиане и мусульмане жили лучше друг с другом? Здесь накоплен великолепный опыт в этом отношении. С этой точки зрения, можно сказать, что роль Татарстана в мире выше, чем многих стран», - сказал Марков. 

ИЛЬДАР ГИРФАНОВ: ВЫБОРЫ В ТАТАРСТАНЕ ПРОШЛИ ЧИСТО, ЧЕСТНО И ЛЕГИТИМНО

 

Контроль за соблюдением закона на участках следили наблюдатели  корпуса «За чистые выборы» по Республике Татарстан.Голосование в Татарстане прошло в соответствии с нормами избирательного права и каких-либо нарушений выявлено не было за исключением некоторых недочетов, устраненных на месте. Об этом  сообщил координатор Корпуса наблюдателей «За чистые выборы» по Республике Татарстан председатель Татарстанского отделения общероссийской общественной организации «Ассоциация юристов России» Ильнар Гирфанов.«Как координатор корпуса наблюдателей могу ответственно заявить по общим итогам, что выборы в Республике Татарстан прошли чисто, честно и легитимно», - сообщил он журналистам.

 Гирфанов подчеркнул, что как таковых нарушений, «влияющих на избирательный процесс или нарушающий избирательные права, выявлены не были». По словам спикера, в течение дня выявлены «мелкие недочеты», которые касались организационной работы и нарушениями их назвать нельзя, поскольку устранять их удавалось на месте «путем подсказок».В общей сложности было выявлено не более десятка недочетов. В основном это касалось районов и заключались в том, что в кабинку для голосования пытались пройти по два человека. «Например, по «старой традиции» могли зайти бабушка и дедушка. Наши наблюдатели делали им замечание, потому что в рамках законодательства запрещено присутствие более одного лица в кабине для голосования», - пояснил он.

 И.Гирфанов также отметил,  в Татарстане работало 150 наблюдателей татарстанского корпуса «За чистые выборы». Отбор наблюдателей и их обучение состоялось в июне. «Мы единственная не ангажированная организация и не представляем ни политические партии, ни кандидатов. Представлены были по всей республике, в основном в крупных городах: Казань, Набережные Челны, Нижнекамск и Альметьевск», - пояснил спикер.

 

13.09.2015 17:13

Выборы

Автор Редактор

В избирательном штабе «ЕДИНОЙ РОССИИ» за выборами следят в режиме реального времени

Накануне единого дня голосования штаб перешел на круглосуточный режим работы. По информации Секретаря ТРО ВПП «ЕДИННАЯ РОССИЯ», Председателя Госсовета РТ Фарида Мухаметшина, штаб работает в максимально насыщенном режиме. «Мы находимся на связи со штабами наших местных отделений – городами и районами Татарстана. Каждые 2 часа мы получаем информацию об участии жителей нашей республики  в этой избирательной кампании. Штаб, суммируя эти показатели, передает их в Москву. Мы находимся на связи. К счастью, пока инцидентов и провокаций, по нашим данным, не зафиксировано. Избирательная кампания идет организованно», - отмечает Мухаметшин.  Информацию о ходе голосования в районах Татарстана сотрудники регионального исполкома получают в режиме он-лайн. В полдень на связь вышли представители Агрыза, Лениногорска, Нижнекамска, Нурлата, Мензелинска и Менделеевска. «Голосование идет без нарушений, явка достаточно высокая», - докладывают представители местных штабов.Вечером татарстанские единороссы планируют принять участие в общероссийской видеоконференции, которую проведет Председатель партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ», премьер-министр РФ Дмитрий Медведев

ИЛЬДАР ГИЛЬМУТДИНОВ: «ЗА ВЫБОРАМИ ПРЕЗИДЕНТА РТ СЛЕДЯТ И В РОССИИ, И ЗА ЕЕ ПРЕДЕЛАМИ»

 По словам депутата Государственной Думы РФ, нынешние выборы Президента РТ – особенные для татарстанцев и самые важные за последние годы.Нынешние выборы Президента РТ – особенные для жителей Татарстана и самые важные за последние годы. Об этом сказал сегодня на брифинге в Едином информационном центре ЦИК РТ депутат Государственной Думы РФ, председатель Совета Федеральной национально-культурной автономии татар Ильдар Гильмутдинов.«Сегодняшние выборы - Президента РТ, думаю, самые важные за последние годы. Пост президента республики сохранен только в Татарстане. Поэтому к нашим выборам приковано внимание всей России и всех татар, живущих за пределами Татарстана и страны», - уверен Ильдар Гильмутдинов. По его словам, всем интересно, как пройдут выборы в республике, кого выберут, сколько человек придет на избирательные участки и многие другие моменты.Он отметил, что выборность высшего должностного лица в Татарстане позволит избранному всеобщим народным голосованием Президенту Республики укрепить доверие как в кругах власти, так и в глазах всего населения.Говоря о выборах депутатов представительных органов муниципальных образований РТ, И.Гильмутдинов подчеркнул их значимость. «Решение многих вопросов мы отдаем и будет отдавать в органы местного самоуправления. Многие люди в деревнях, районах со своими проблемами в первую очередь приходят именно к местных органам власти. Поэтому архиважно, чтобы в местной власти были те люди, которые могут решать эти вопросы», - отметил депутат Госдумы РФ.На вопрос о том, успел ли сегодня проголосовать сам И.Гильмутдинов, он ответил: «Конечно! Надо воспользоваться своим правом. Я ни разу в жизни выборы не пропускал».

 

ЯВКА НА ВЫБОРАХ В ТАТАРСТАНЕ НА 15 ЧАСОВ СОСТАВИЛА БОЛЕЕ 57 ПРОЦЕНТОВ

«Все избирательные комиссии республики работают четко, организованно», - подчеркнул председатель ЦИК РТ.На выборах в Татарстане на 15 часов проголосовало 57,7 процента избирателей. Об этом на брифинге в Едином информационном центре ЦИК РТ сообщил председатель Центральной избирательной комиссии РТ Экзам Губайдуллин.Э.Губайдуллин напомнил, что с начала работы избирательных участков прошло 9 часов. «Все избирательные комиссии республики работают четко, организованно, с соблюдением законодательства», - подчеркнул председатель ЦИК РТ.«По состоянию на 15 часов в Татарстане проголосовало 1 млн. 677 тыс. 385 избирателей, что составляет 57,7 процента. Темпы голосования опережают прошлогодние показатели на выборах в Госсовет РТ, когда на 15 часов явка составляла 54,2 процента», - сказал он. В числе самых активных Э.Губайдуллин назвал Атнинский (93 процента), Кайбицкий (94,4 процента) и Черемшанский (88,1 процента) районы. В Авиастроительном районе Казани проголосовало 49,5 процента избирателей, в Вахитовском – 51,5, в Кировском – 45,3, в Московском – 49,1, в Ново-Савиновском – 42,3, в Приволжском – почти 50 процентов, в Советском – 42,8 процента.Напомним, в Татарстане по состоянию на 12 часов дня проголосовало 1 млн. 102 тысячи 147 избирателей, что составляет 37,97 процента.Э. Губайдуллин напомнил, что организовано голосование на дому, заявки принимались до 14 часов. «Все заявки выполняются», - отметил председатель ЦИК РТ.«Активность хорошая. Влияет на это и погода, и организация выборов», - считает Центральной избирательной комиссии РТ Экзам Губайдуллин. Председатель ЦИК РТ также сообщил, что по последним данным в Татарстане зарегистрировано 4385 наблюдателей от кандидатов и партий и 3911 членов комиссии с правом совещательного голоса.Отвечая на вопросы, Э. Губайдуллин отметил, что есть избирательные участки, на которых голосование уже завершено, например, в Атнинском, Кайбицком, Апастовском районах.

 

ИГОРЬ БИКЕЕВ: АКТИВНОСТЬ ИЗБИРАТЕЛЕЙ ЯВЛЯЕТСЯ ВАЖНЕЙШИМ КРИТЕРИЕМ ЗРЕЛОСТИ ГРАЖДАНСКОГО ОБЩЕСТВАУровень понимания жителяли РТ того, что происходит в регионе и стране находится на высоком уровне,  заявил Президент РОО РТ «Гражданское общество».Первые за долгое время прямые выборы Президента РТ, налагают очень большую ответственность на кандидатов, считает Президент РОО РТ «Гражданское общество», первый проректор Института экономики, управления и права, доктор юридических наук  Игорь Бикеев.Об этом он заявил на брифинге, состоявшемся в Информационном центре «Единый день голосования в Республике Татарстан – 13 сентября 2015 года».«Победитель будет отвечать за свои обязательства перед всеми гражданами Татарстана, перед всеми проголосовавшими. Для каждого из кандидатов важно мобилизовать и мотивировать именно своего избирателя. После подсчета голосов мы поймем, кто смог мобилизовать своего избирателя, и в какой мере», - сказал Бикеев.Восстановление прямых выборов Президента РТ – демонстрация укрепления демократических механизмов, подчеркнул он.«Следует помнить, что участие в выборах – право гражданина РФ, а не обязанность. Соответственно, если мы видим большое количество голосующих, то это говорит о том, что кандидаты сумели привлечь к себе внимание, сумели мотивировать людей, чтобы они пришли к урнам», - отметил Бикеев.Он считает, что муниципальным образованиям республики повезло, что выборы в местные органы власти проходят в один день с выборами Президента Татарстана,«Если мы возьмем статистику по всей РФ, традиционно выборы в муниципальных образованиях вызывали меньше внимания», - сказал Бикеев.  При этом он отметил, что активность избирателей является важнейшим критерием зрелости гражданского общества.«То, что в Татарстане значительное большинство избирателей принимает участие в голосовании свидетельствует о том, что уровень активности людей, их понимания того, что происходит в регионе, стране, муниципальном образовании находится на достаточно серьезном  положительном уровне», - подчеркнул  Президент РОО РТ «Гражданское общество».«Для действующих руководителей и депутатов выборы  - это серьезный тест на доверие избирателей, оценка эффективности их деятельности. Для тех людей, кто впервые идет на выборы или продолжает свою политическую  деятельность, участие в них является обязательным элементом их результативности», - сказал также Игорь Бикеев.

 

 

13.09.2015 15:16

Выборы

Автор Редактор

РАФАИЛЬ ГИЛЬМАНОВ: «ОБЩЕСТВЕННЫЙ ПОРЯДОК НА ВЫБОРАХ НЕ НАРУШАЛСЯ»

 Начальник полиции РТ отметил, что в связи с выборами весь личный состав приведен в усиленный вариант несения службы. Общественный порядок за время проведения выборов Президента РТ и депутатов представительных органов муниципальных образований РТ не нарушался. Об этом на брифинге в Едином информационном центре ЦИК РТ рассказал заместитель министра внутренних дел по РТ, начальник полиции Рафаиль Гильманов.«Общественный порядок за время проведения выборов не нарушался, все идет хорошо, по плану», - сказал Р.Гильманов. Он отметил, что в связи с выборами весь личный состав приведен в усиленный вариант несения службы. «Вчера, 12 сентября, с 18 часов все избирательные участки были взяты под круглосуточную охрану, было задействовано 1660 сотрудников ОВД, 410 сотрудников частных охранных организаций, 241 член народной дружины. Перед заступлением сотрудников органов внутренних дел были обследованы все избирательные участки и прилегающие территории с использованием собак и технических средств».Он отметил, что для оказания практической помощи сформированы сводные отряды в количестве 200 сотрудников и направлены в сельские районы республики, где не хватает личного состава. Так, среди районов Р.Гильманов назвал Спасский, Алькеевский, Камско-Устьинский, Тюлячинский, Атнинский, Аксубаевский.Сегодня для охраны общественного порядка и безопасности задействовано 3982 сотрудника органов внутренних дел, 150 слушателей Казанского юридического института, 688 сотрудников частных охранных организаций, 849 членов ДНД и 95 сотрудников «Форпост».Р.Гильманов рассказал, что для обеспечения правопорядка и содействия продуктивной работе избирательных комиссий работает специально созданный оперативный штаб. Он обратил внимание на то, что после подсчета голосов и составления протоколов сотрудники полиции сопроводят все документы в территориальные избирательные комиссии.Кроме того, представитель МВД напомнил, что в 5 городах Татарстана вечером пройдет праздничный концерты с участием звезд эстрады. Более 700 сотрудников полиции будут обеспечивать охрану общественного порядка.«Мы работу проводим в соответствии с нашими планами. Пока серьезных инцидентов не возникло. Думаю, что охрана общественного порядка пройдет на достойном уровне», - резюмировал Р.Гильманов.

 

 

 

13.09.2015 15:01

Выборы

Автор Редактор

37, 97 ПРОЦЕНТА ИЗБИРАТЕЛЕЙ ПРОГОЛОСОВАЛИ В ТАТАРСТАНЕ НА 12 ЧАСОВ
 

 В Татарстане по состоянию на 12 часов дня проголосовало 1 млн. 102 тысячи 147 избирателей, что составляет 37,97 процента. Об этом сообщила сегодня секретарь ЦИК РТ Надежда Борисова в ходе время брифинга в Информационном центре ЦИК РТ.«Избирательные комиссии работают в штатном режиме, жалоб не зарегистрировано, - подчеркнула Н.Борисова. – Работа ведется в четком соответствии с действующим законодательством». По ее словам, голосование в республике идет очень активно, явка избирателей растет.На данный момент времени свой выбор сделали 1 млн. 102 тысячи 147 избирателей, что составляет 37,97 процента. Лидерами по явке избирателей являются по Татарстану: Кайбицкий район (80 процентов); Апастовский район (76 процентов); Аксубаевский раййон (73 процента). По Казани лидируют Кировский, Ново-Савиновский и Авиастроительный районы. Самая маленькая явка отмечается на данный момент в Чистопольском и Кукморском районах Татарстана.

 

13.09.2015 14:20

Выборы

Автор Редактор

Президент Академии наук РТ отметил исключительную важность сегодняшних выборов

Мякзюм Салахов проголосовал на выборах Президента Татарстана. Президент Академии наук Татарстана, депутат республиканского Госсовета Мякзюм Салахов проголосовал на выборах Президента РТ и депутатов представительных органов муниципальных образований республики на избирательном участке №57.Ученый отметил исключительную важность сегодняшнего политического события. По словам Салахова, необходимо сделать осознанный выбор, чтобы закрепить успех татарстанской науки в России и на международной арене.«Выбирая Президента, мы избираем пути развития Татарстана. Так что ответственность каждого из нас велика. Мы можем сделать все, что задумали, только совместными усилиями», - подчеркнул глава татарстанской Академии наук.

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 26

Сегодня 24.09.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Сентябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS