$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Хәбәрләр

29.02.2016 12:15 | Рубрики Радио на татарском Печать

Узган атнада район мәдәният йортында "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этабы үтте. Анда Татарстанның көняк-көнчыгыш районнарында урнашкан көллият һәм техникумнарда белем алучы студентларның җыр-моңга булган сәләтләре бәяләнде. Студентлар үз көллият һәм техникумнарын якларга тиеш иде. Алар уку йортлары әзерли торган белгечлек юнәлешләрен эченә алган музыкаль композицияләр дә күрсәттеләр.Фестивальдә катнашучыларны  Татарстан  Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм  район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләделәр, командаларга уңышлар теләделәр. Фестивалдә Сарман аграр көллияте командасы да уңышлы чыгыш ясады, үзләрен ныклы әзерлекле итеп күрсәтте.Бу көнне шулай ук фестивальдә катнашучы коллективлар  кцллият һәм техникум эшчәнлеген, уңышларын чагылдырган күргәзмә дә оештырган иде. 

 

“Мә­га­риф объ­ект­ла­ры­на ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү” рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы кысаларында  быел  ра­йон үзә­ген­дә­ге “Ко­яш­кай” ба­ла­лар бак­ча­сын­да һәм  Нөр­кәй ур­та мәк­тә­бен­дә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү үт­кә­ре­лә. Һәр ике объ­ект­та да эш дәвам итә.

 

Февраль башында  Рангазар авылда  китапханә эшли башлавына 75 ел тулды. Шул унайдан  анда  очрашу кичәсе үткәрелде. Анда китап соючелэр, һәм  1945 елның июль-ноябрь айларында китапханәдә эшләгән сугыш ветераны Мехаматхан ага  Ситдыков белән 1964 елдан алып 1991 нче елга, ягъни лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйган  эшләгән Гиная апа  Хөсәенова  чакырылган иде. Алар үзләренең хатирәләре, сугыш, аннан соңгы елларда халыкка китапханә хезмәте күрсәтүнең торышы хакында сөйләделәр. Очрашу истәлекләргә бай булды.

Янурыс авылы өлкәннәре район үзәгендәге  Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар  Сугышчан дан, район тарихы, авыл тормыш-көнкүрешенә багышланган   экспонатлар  белән таныштылар, район тарихы турында кинофильм карадылар. Экскурсия  ял паркындагы мемориал комплекста дәвам итте. Анда , Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салынды. Авыл мәчете имам-хатибы Зәйнетдин  Шәмсетдинов әрвахлар рухына һәм исәннәр иминлегенә дога укыды.

Җәлил поселогында мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия спартакиадасының зона ярышлары үтте. Анда республиканың 10 район мәктәпләреннән килгән кызлар һәм егетләр командалары катнашты. Ярыш киреренке шартларда барды. Шулай да безнекеләр сынатмады. Безнең егетләр һәм кызлар командалары да икенче урынга лаек булды.

26 февральдән 28енә кадәр Чирмешәндә бокс буенча Бөтенроссия турниры үтте. Анда Россиянең 13 шәһәреннән килгән 110 спортчы катнашты. Район данын тренеры Артур Манукян булган  Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары яклады. Нәтиҗәдә Сарман мәктәбеннән Динар Зиатдинов 46 килограмм үлчәү авырлыгында – беренче, Әлмәт мәктәбеннән Вилдан Юнысов 43 килограммга кадәр авырлыкта икенче булдылар.

 

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 24.11.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS