$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Хәбәрләр

11.11.2015 16:20 | Рубрики Радио на татарском Печать

 Бу көннәрдә  Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарындагы юл хәрәкәте дәүләт иминлеге инспекцияләренә һәм полициянең  дежур частьләренә барлыгы 33 “ Lada Priora” һәм 13 “УАЗ” машиналары ачкычларын тапшырды.  ЮХИДИның район  бүлекчәсе дә өр-яңа “Lada Priora”лы булды.

 9 ноябрьдән “Куркынычсыз юл” дип исемләнгән Бөтенроссия интернет-олимпиадасына старт бирелә. Анда барлык мәктәп укучылары  катнаша алалар. Тик чикләүләр бар: укучылар 14 яшьтән зуррак булырга тиеш. Олимпиадада катнашу өчен,калмыйча, www.дорога.дети сайтында15 ноябрьгә кадәр теркәлергә кирәк. Катнашкан һәр укучыга сертификатлар тапшырыла.

Бу көннәрдә Янурыс авылы мәчетенә Мөхәммәтхафиз Шәрипов исемендәге исемле такта беркетү тантанасы узды. Тантанада катнашучылар  "Тәүфыйк" мәчете имам-хатыйбы Малик хәзрәт Садыйков вәгазьләрен тыңладылар. Аннан намаз укылды. Авылда мәчет салуга зур өлеш керткәннәрнең һәм барлык әрвахларның рухына, гомумән,  мәчет төзелешенә ярдәме булган һәркемгә атап дога кылдылар. Тантана мул сыйлы  табын артында  дәвам итте.

Узган атнада , республиканың база мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар беренче тапкыр диагностик тест үттеләр. Укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыргандагы кебек үк, укытучыларга да аудиториягә паспорт һәм гельле ручка белән генә керергә рөхсәт ителде. Тапшырыласы имтихан фәннәре исемлегендә рус, татар, инглиз, немец, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология бар.

Газета-журналларга, шул исәптән «Сар­ман» га­зе­та­сы­на, 2016 ел­ның бе­рен­че яр­ты­сы­на язы­лу дәвам итә. 

Га­зе­та­га поч­та бү­лек­чә­лә­рен­дә язы­лу­ның яр­ты­ел­лык бә­я­се – 549 сум, ре­дак­ци­я­гә ки­леп язылучылар өчен ул– 300 сум.

 

Тер­рор­чы­лык – ке­ше­лек­кә янау­чы иң кур­кы­ныч афәтләрнең берсе. Ра­йон­ тер­рор­га кар­шы ко­мис­си­я­ уты­ры­шын­да да  ха­лык күп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да сак­лык  ча­ра­ла­ры кү­рү, го­му­мән, көн­дә­лек тор­мыш­та үзе­без­нең имин­ле­ге­без­не кай­гыр­ту юл­ла­ры ту­рын­да сүз бар­ды. Та­ныш бул­ма­ган шик­ле ке­ше­ләр күр­гән­дә, шик­ле пред­мет­лар­га тап бул­ган­да, 02 яки 2-49-02 те­ле­фон­на­ры бу­ен­ча ра­йон эч­ке эш­ләр бү­ле­ге­нә, я булмаса 8855 587469, 89179398620 те­ле­фон­на­ры бу­ен­ча Фе­де­раль кур­кы­ныч­сыз­лык хез­мә­те­нең рес­пуб­ли­ка­ ида­рә­се­нең Зәй бүлекчәсенә хә­бәр итәр­гә ки­рәк. 

Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Әлеге үзгәрешләр Россиянең Эчке эшләр министрлыгында яклау тапкан. Хәтерләсәгез, машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү белән бәйле реформа Россиядә  ике ел элек башланып киткән иде. Аның максаты – юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.Үзгәрешләргә килгәндә, алар имтиханның теория өлешенә генә түгел, гамәли өлешенә дә кагыла. Яңа кагыйдәләр нигезендә тесттагы дөрес булмаган һәр җавап өчен өстәмә биш  бирем чишәргә туры киләчәк.Махсус мәйдандагы имтихан да катгыйлана.Моннан тыш, машина йөртү таныклыгының тышкы кыяфәтен дә үзгәртергә җыеналар. Анда махсус тамгалар да куелачык. Ягъни әгәр машина йөртүче автомат күчергеч тартмасында гына хәрәкәт итә белә икән, бу турыда аның машина йөртү таныклыгына да билге куелачак. Машина йөртүченең сәламәтлеге белән бәйле үзенчәлекләр дә документта чагылыш табачак.

 

Казанда “Иң яхшы абыстай-2015” республика конкурсы уздырылды. Конкурста Татарстанның мәчет-мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимәләр, ислам дине кыйммәтләрен таратуда илас хезмәт иткән мөслимәләр катнашты. Программага дини белем бирүчеләрнең имиджын үстерү һәм абруен күтәрү, җәмгыятьтә мәдәни традицияләрне яңарту, республика яшьләрен рухи-әхлакый яктан сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән тәҗрибәне системага салу , хатын-кызлар арасында әхлакый климатны үзгәртү кебек мәсьәләләр кертелгән иде. Бәйге барышында традицион мөнәҗәтләр әйтүгә, татар гореф-гадәтләрен саклауга, өлкәннәргә ихтирам тәрбияләүгә, кул эшләренә, аш-суга осталыкка да басым ясалды. Катнашуларның халык алдында оста сөйләү сәләтенә, ислам дәресләрен укыту методикасына да игътибар иттелде. Татар халкында абыстайлар элек-электән мөһим роль үтәгән. Тирән дини белемле абыстайлар мәхәллә халкын Коръән һәм намаз укырга, аларга ислам нигезләрен өйрәткән. Шул ук вакытта алар хатын-кызлар өчен төрле мәсьәләләр буенча киңәшче, остаз һәм теләсә нинди сорауга җавап бирә алырлык алыштыргысыз олпат зат та була белгән.

ТАТМЕДИА” АҖ абунәчеләр арасында  “Басма матбугатка язылган өчен – Ipad” дигән акция игълан итә.  . Газета-журналга язылу турындагы квитанциянең күчермәсен җибәргән абунәчеләр цифрлы фотоаппаратлар Кукмара  заводы житештергэн  савыт-саба һәм төп бүләк – Ipad уйнатуда катнаша ала. Моннан тыш, Татарстанның һәр районында “ТАТМЕДИА”  басмаларына иң зур суммада язылган абунәчеләрне дә бүләкләр көтә.Акциянең төп шарты буенча  2015 елның 30 декабренә кадәр “ТАТМЕДИА” нең ким дигәндә өч басмасына язылу кирэк.
Акциядә катнашучы басмаларның исемлеге, шулай ук бәйгенең шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.
 

 

18-23 ноябрьдә Казанда Мөселман лидеры мәктәбе узачак. Анда мөселман яшьләрен  социаль проектларны тормышка ашырырга өйрәтәчәкләр.Дин әһелләре  фикеренчә, мондый проектларның,  террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә әһәмияте зур.Алар мөселман яшьләрен яхшыны яманнан аерырга, акыл белән эш йөртергә өйрәтә, яшерен оешмаларга җәлеп ителүдән саклап кала.

 

Мәгълүм булганча, 2015 ел - Россиядә Әдәбият елы. 11-13 ноябрь көннәрендә Татарстанда “Зур китап - провинцияләрдә очрашу”дип исемлэнгэн федераль чара  үтә.Ул инде   Россиянең 27 төбәгендә узган. Анда танылган язучылар, “Зур китап” милли әдәби премиясе финалистлары катнаша. Алар арасында “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхина, Алексей Толстой биографиясен һәм  “Уйлы бүре” романын язган Алексей Варламов, “Мотя апа” романы авторы Майя Кучерская да бар.Исегезгә төшереп узабыз, “Зур китап” премиясе 2005 елда гамәлгә кергән иде. Анын  төп максаты – Россия әдәбиятына саллы өлеш кертә алырдай авторларны барлау, ачыклау. яшь авторларның әсәрләренә игътибарны арттыру, шулай ук язучы һөнәренең дәрәҗәсен, абруен күтәрү, талантларга ярдәм итү

 

Кышкы чорда республика юлларын тәртиптә тоту белән кыенлыклар булмаячак. Һава торышы бозылган очракта да кар көртләрен тиз арада җыештыру өчен техника җитәрлек, моның өчен җаваплы кешеләр дә билгеләнгән.  Татарстанда 38 111 километр озынлыкта машина юллары бар. Шуларның 1 мең километрдан артыгы - федераль, 13 меңнән артыгы - төбәк, 23 667 километры җирле юллар. Алар кышкы чорга тулысынча әзер, - ди Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вәкилләре. Подряд оешмалар  әзерлек эшләрен  7 октябрьдә үк башлаган.

Аерым алганда, машина юлларын кышкы сезонга әзерләү кысаларында каты өслекле юлларга ямаулар салынган, грунт һәм өслеге үзгәрә торган юлларның профилактикасы үткәрелгән. Һава торышы үзгәрешләре турында хәбәрдар булып тору өчен республика трассаларында 26 метеостанция булдырылган. Җирле юлларны тәртиптә тоту исә җирле бюджетларга йөкләнгән

 


.

 

 

 

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 24.02.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ. 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»