$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Хәбәрләр 28 сентябрь

28.09.2015 15:58 | Тема дня Радио Печать

Район үзәгендәге “Восточное” кафесында Сарман авылы ветераннар оешмасы инвалид балалар өчен Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия чарасы   үткәрде. Чарага “Восточное” кафесы, “Һиләл” кибете, мәгариф бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хәйриячелек ярдәме күрсәтте. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен бик матур бәйрәм программасы әзерләде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, үз һөнәрләрен күрсәттеләр – җырладылар, биеделәр. Кафе хезмәткәрләре әзерләгән тәмле ашлар белән сыйландылар;

Узган атнада  урта мәктәп укучылары һәм көллият студентлары арасында «Бер­дәм пен­сия гра­мо­та­лы­лы­гы кө­не» уз­ды. Аның ба­ры­шын­да ра­йон пен­сия фон­ды ида­рә­се бел­геч­лә­ре пен­сия ими­ни­я­те ни­гез­лә­ре, бу­ла­чак пен­си­я­не арт­ты­ру юл­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Гим­на­зия уку­чы­ла­ры өчен ра­йон пен­сия фон­ды­на экс­кур­сия оеш­ты­рыл­ды;

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны спортка тарту, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 26 сентябрь  көнне сарманлылар да Россиякүләмендә үтә торган   – “Милләтләр кроссы” чарасына бердәм  кушылды. “Милләтләр кроссы” – илдәге иң массакүләм спорт чараларының берсе. Чөнки ул ел саен йөзәрләгән мең кешене берләштерә. Бу көнне әлеге чарада районда 500гә якын  кеше йөгерешкә чыкты.  Узышлар  берничә категория буенча  үткәрелде. Анда кечкенә балалардан алып, спорт ветераннарына кадәр үзләренең җитезлеген сынады. “Милләтләр кроссы” – көчлеләрне ачыклау ярышы гына түгел, ә барча халыкны берләштерүче бәйрәм булды.  Әлбәттә, бәйгедә һәр категория буенча  җиңүчеләр дә билгеләнде. Аларга  елдагыча истәлекле медальләр, кубок һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылды;

4 октябрь көнне “Яңа гасыр” телекомпаниясе турыдан-туры эфирда “Җылы көз” дип исемләнгән хәйрия марафоны оештыра. Ул  көндезге сәгать бердән кичке бишкә  кадәр “Яңа Гасыр” һәм “ТНВ-Планета” каналлары буенча барачак. Бу көнне телевидение студиясендә өлкәннәр үзләре, шулай ук Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ.б. дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Өлкәннәр декадасында башкарылачак изге гамәлләр турында мәгълүмат та биреләчәк.Мәглүм булганча, бүгенге көндә республикада 1 миллионнан артык өлкән буын вәкиле исәпләнә. Бу  барча халыкның  30 проценты дигән сүз. Татарстанда уртача пенсия күләме 11 мең сумны тәшкил итә.“Җылы көз” марафонының максаты - ялгыз картларга игътибарны арттыру, тормыш көзендә мохтаҗлык кичерергә мәҗбүр булганнарның хәленә керү, яшь буынга хәйриячелек дигән төшенчәнең асылын аңлату.

 Колмәт авылы мәдәният йортында фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидинең туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган чара үтте;

30 сентябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан “Җыр-моңнарым сезнең өчен” дип исемләнгән бәйрәм чарасы була. Ул көндезге сәгать 10да башлана;

2 октябрь көнне район үзәгендә үтә торган хезмәт коллективлары смотр-конкурсын мәдәният хезмәткәрләре башлап җибәрә. Концерт кичке сәгать 7дә башлана.

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 21.01.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ. 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»