$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Хәбәрләр

05.12.2013 08:31 | Рубрики Радио на татарском Печать

 

Хәбәрләр. “2013 ел – экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы” кысаларында Татарстан Министрлар Кабинеты “Кеше һәм табигать” дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Анда “Сарман” радиосы да катнашты һәм республика масса-күләм мәгълүмат чаралары арасында  “Яхшы радиосюжет” номинациясендә өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 10 декабрь көнне Казанның “Корстон” мәдәни күңел ачу үзәгендә үтәчәк.

 "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре булган  гаиләләр арасында бәйге узды. Анда дүрт  – Фирдания һәм Өлфәт Габделхаковлврның “Чисталык” ,  Мөнәвәрә һәм Раушан Султановларның "Сәләтлеләр" , Гөлнара, Лениза һәм Данияр Газизовларның "Бердәмлек",  Суфия  һәм Рамил Латыйповларның "Булдыклылар” командалары катнаштар. Командалар  кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Хәрефләре алышынып куелган сүзләрне дөрес атау, махсус җайланмага боҗралар кертү һәм "балык" тоту буенча көч сынаштылар. Турлар арасында концерт номерлары күрсәтелде. Командаларның барысы да тигез очколар җыйды. Аларга истәлекле бүләкләре һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.   

Бу көннәрдә  үзәктә күрү буенча инвалидлык алганнарның да очрашуы үтте. Аны Яр Чаллы шәһәренең сукырлар җәмгыяте  үткәрде. Аның рәисе Әнвәр Гәрәев күрү буенча инвалидларга булган ташламалар белән таныштырды, булган сорауларга җаваплар бирде.  Инвалидлар өчен аудиокитаплар саклау  җайланмалары, тонометр, термометр, юл күрсәтүче этләр, таяклар турында мәглүмат бирде, сукырлар өчен чыгарылган кәрәзле телефоннарның мөмкинлекләре хакында сөйләде. Очрашуда Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Салават Фәретдинов та катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Ахырда сәнгать мәктәбе укучыларының концерты булды.

 

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 24.02.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ. 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»