САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлылар Корбан гаетен билгеләп үтәләр

Бүген сарманлылар Корбан гаетен билгеләп үтәләр

Бу уңайдан район мәчетләрендә гает намазлары укылды. Район үзәгенең "Җәмигъ" мәчетендә дә иртәдән үк Коръән сүрәләре яңгырады. Сарманлыларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, һәр йортка шатлык, иминлек, бәрәкәт, кылган изге гамәлләр һәм гает намазларының кабул булуын теләде. Район мөхтәсибе Сәед хәзрәт бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең котлау сүзләрен һәм үз исеменнән дә иң изге теләкләрен җиткерде. Соңыннан гает намазы укылды, вәгазьләр сөйләнде. Алар тәмамлангач, барысы да бәйрәм коймагыннан һәм кайнар чәйдән авыз иттеләр.
Бәйрәм чаралары көндезге 13.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданында дәвам итәчәк. Анда мөселман кардәшләребез өчен кызыклы уеннар, спорт ярышлары оештырылачак. Аларда барлык теләүчеләр катнаша ала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X