САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Здравоохранение

Алданмагыз

Соңгы вакытларда кешеләрне алдап, аларның милкен урлау, акчаларын алу очраклары ешайды. Без бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларыннан да укып, ишетеп торабыз. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, ялгыз яшәүчеләр һәм башка шундый социаль яктан аз якланган категория кешеләр җинаятьче корбанына әйләнәләр. Алар матур кыяфәтле, итәгатьле итеп сөйләшүче кызлар һәм егетләргә тиз ышаналар....

Соңгы вакытларда кешеләрне алдап, аларның милкен урлау, акчаларын алу очраклары ешайды. Без бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларыннан да укып, ишетеп торабыз.
Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, ялгыз яшәүчеләр һәм башка шундый социаль яктан аз якланган категория кешеләр җинаятьче корбанына әйләнәләр. Алар матур кыяфәтле, итәгатьле итеп сөйләшүче кызлар һәм егетләргә тиз ышаналар. Ә соңгылары, андыйларны алдап, арзан товарларын меңнәрчә сумнарга сатып йөриләр. Югарыда әйтелгәнчә, алар, гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрне "аулыйлар". Моның сәбәпләре дә бар. Беренчедән, күпчелек пенсионерлар акчаларын өйдә саклыйлар, икенчедән, аларны алдавы да җиңелрәк. Шунлыктан, бүгенге көндә савыт-саба, электр приборлары кебек киң кулланылышта булган товарларны сатып алып алданучы өлкәннәр саны артты. Аларга "каты авырудан терелтәбез", "якыннарыгызны бәладән коткарабыз" дип вәгъдә бирүчеләр дә очрап тора. Үзләрен почта хезмәткәре итеп таныштырып, ялган юл белән пенсионерлардан зур суммада акча алып чыгып китү очраклары да бар. Мондый алдау корбаны булмас өчен, үзен газ, электр, почта, социаль яклау идарәсе һәм башка оешма хезмәткәре дип таныштыручылардан сак булырга кирәк.
Соңгы вакытларда кәрәзле телефоннарына СМС-хәбәрләр алып алданучылар артты. Мәсәлән, бер ханымга малаеның бәлагә юлыгуы һәм күрсәтелгән телефон номерына 3000 сум акча күчерергә кирәклеге турында хәбәр килеп ирешә. Баласы хакында авыр хәбәр ишеткән кайсы ана гына битараф кала алыр икән? Әлбәттә, әлеге ханым да тиз арада банкоматка барып, таләп ителгән сумманы күрсәтелгән телефон номерына сала. Ләкин алдаучылар моның белән генә канәгатьләнеп калмыйлар, ханымның әлеге номерга тагын 3000 сум салуын таләп итәләр. Нәтиҗәдә ул 6000 сумлык зыян күрә. Мондый эчтәлектәге СМС-хәбәрләр алсагыз, акчагызны чыгарып салырга ашыкмагыз, якыннарыгызга шалтыратыгыз. Кайберәүләргә "Сез машина оттыгыз", "Чит илгә юллама белән бүләкләнәсез", "Викторинада катнаштыгыз һәм приз оттыгыз, тик иң элек 13 процент салым түләргә кирәк" кебек хәбәрләр дә килә. Тик халык мәкален исегездән чыгармагыз: "Түләүсез сыр капкында гына була". Өй телефонына "табиб" та шалтыратырга мөмкин: янәсе, якын туганыгыз каты авыруга дучар булган һәм аны дәвалау өчен зур суммада акча кирәк. Соңгы вакытта күрәзәчеләр, бозымны алучылар да күбәеп китте. Җинаятьчеләр, гадәттә, икәү йөриләр һәм яки чегәннәр, яки башка регион кешеләре булалар. Аларның берсе корбанының ышанычын яуларга тырыша, соңыннан каты авырганлыгы яки бозым ясалганлыгы һәм аны дәвалау яки бозымын бетерү өчен, күп акча кирәклеге турында әйтә. Тиз ышанучан, шикләнүчән кеше мондый капкынга тиз эләгә һәм җинаятьчегә соңгы акчаларын биреп чыгара. Алдаучылар арасында тиз арада югары банк процентлары вәгъдә итүчеләр дә була.
Алдау корбанына әйләнмәс өчен, сак һәм уяу булыгыз. Өегезгә таныш түгел кешеләрне кертмәгез. Газ, электр, почта, социаль яклау яки башка оешмадан килдек, дип ишек каксалар, вакытыгызны кызганмагыз, шунда ук әлеге оешмага шалтыратып белешегез. Туганыгызның бәлагә юлыкканлыгы турында хәбәр итсәләр, якыннарыгызга шалтыратыгыз. Урамда сезгә килеп сүз кушучы чегәннәр һәм башка таныш түгел кешеләр, үзләрен күрәзәче, дәвалаучы дип таныштыручылар белән сүз куертмагыз. Зур отыш һәм аны алу өчен акча салырга кирәклеге турындагы СМС-хәбәрләргә ышанмагыз.
Әгәр мондый алдауга тап булсагыз яки шикле кешеләр белән очрашсагыз, 02, 2-49-02, 2-47-30 телефоннары аша кичекмәстән полиция бүлегенә яки үзегезнең участок инспекторына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев