САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Яңа закон гамәлгә керде

Суд татулаштыручылары исемлеге расланды.

Узган ел ахырында закон тарафыннан татулаштыруның яңа төрләре каралды. Аларның берсе – суд татулаштыруы.

Әлеге процедура суд татулаштыручысы катнашында үтә. Ул бәхәскә кергән якларга бәхәсне көйләргә, татулашу юлы белән үзара аңлашуга килергә ярдәм итә. Суд татулаштыруын үткәрү регламенты Россия Федерациясенең Югары Суды Пленумы тарафыннан расланды. Яклар суд татулаштыруында ирекле рәвештә катнашалар һәм суд татулаштыручысын Россия Федерациясенең Югары Суды Пленумы тарафыннан расланган махсус исемлектән ике якның да ризалыгы буенча сайлыйлар. Ләкин суд татулаштыручысы, авыру, өйдә булмау сәбәпле, бу тәкъдимнән баш тарта ала. Судлашучы яклар, суд татулаштыруына риза булып, татулаштыручыны сайлый алмасалар, мондый кандидатураны суд тәкъдим итә һәм аны яклар килешүе нигезендә раслый. Шунысын да истә тотарга кирәк: РФ Югары судында карала торган эшләр буенча суд татулаштыручысы сыйфатында РФ Югары суды, РФ Югары арбитраж судының отставкадагы судьялары гына чыгыш ясый алалар.

Айрат Рәхимҗанов, прокурор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев