САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлылар өчен Хокукый көн үткәрелә 

1 июньдә Казан шәһәрендә Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) 09.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча уполномоченный республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә “Детский вопрос” дигән исем астында Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк. 

Әлеге чараның максаты – гражданнарга яшүсмерләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балаларның хокукларын тәэмин итү тармагында аерым вәкаләтләрне тормышка ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау, прокуратура, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашуы планлаштырыла. Бу көнне түбәндәге мәсьәләләр буенча консультация алырга мөмкин булачак: 
- баланың тормышка, рәхимсез мөнәсәбәттән, көчләүдән яклануга һәм иминлеккә хокукын яклау; 
- сәламәтлеген һәм сәламәт үсешен саклау; 
- гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукын яклау, шул исәптән, опека һәм попечительлек мәсьәләләре буенча; 
- Баланың белем алу, социаль, торак һәм башка мөлкәти хокукларын яклау. 
Алдан язылу кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев