САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Салымны яңача түләүгә күчәбез

.

2021 елның 1 гыйнвареннан башлап, Россиядә аерым эшчәнлек төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы тулысынча гамәлдән чыгарыла. Киләсе елдан салым салуның гадиләштерелгән системасына күчәргә теләүче оешмалар һәм эшмәкәрләр бу хакта быелның 31 декабреннән дә соңга калмыйча оешмаларының урнашу яки яшәү урыны буенча салым органына хәбәр итәргә тиешләр. Хәбәрне оешманың урнашу, шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны буенча кулдан, шулай ук электрон имза кулланып, электрон юл белән яки почта аша да җибәрергә була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел ахырына кадәр сайламаган эшмәкәрләр автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев