САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды

Бүген районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Аңа авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре дә чакырулы иде.

Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә районда Ватан сакчылары көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында иде. Аның буенча эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Валерий Алексеев, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов чыгышлары тыңланды. Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Раушан Бадыйков райондагы сәүдә объектларын паспортлаштыруның торышын яктыртты.  Көн тәртибендәге өченче һәм дүртенче мәсьәләләр – “аерым игътибар таләп иткән” категория кешеләр белән профилактик эш алып баруның торышы һәм комиссия тарафыннан каралучы сорауларны, алар буенча карарларны әзерләү сыйфатын һәм аны күтәрү турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, комиссия секретаре Гөлнара Әлмөхәммәтова чыгыш ясады. Югары Чыршылы, Илексаз авыл җирлекләре башлыклары Илсур Камалетдинов, Флер Гыйльфанов җирлекләрдә террорчылыкка каршы тору буенча эшнең торышы белән таныштырдылар. Утырышта РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Зәй бүлекчәсе хезмәткәре, комиссия рәисе урынбасары Рамил Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Реклама

Энҗимә Габдрахимова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X