САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Райондашлар, белеп торыгыз: наркотик матдәләрне рекламалау тыела

1998 елның 8 январендә кабул ителгән “Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында”гы 3 Федераль закон нигезендә наркотик чараларны пропагандалау, аларны әзерләү һәм файдалану ысуллары турындагы мәгълүматны тарату тыела.

2006 елның 13 мартында кабул ителгән “Реклама турында”гы 38 Федераль законда язылганча, реклама – теләсә-кайсы юл белән теләсә-кайсы формада теләсә-кайсы чараны кулланып, реклама объектына игътибарны җәлеп итү һәм базарда рекламалау максатыннан бирелгән, билгесез затларга адресланган белешмә. Наркотик чаралар, психотроп матдәләр, составында наркотик матдәләр булган 
үсемлекләрне рекламалау тыела. Мондый матдәләрне законсыз рекламалаган өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җаваплылык каралган. Моның өчен гражданнарга 4000-5000 сум күләмендә штраф салына, реклама продукциясе һәм аны әзерләү җиһазы конфискацияләнә. Вазифаи затларга исә 40000-50000 сум штраф каралган. Юридик затсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга мондый гамәлләр өчен 40000-50000 күләмендә штраф салу белән бергә, реклама продукциясен һәм аны әзерләү җиһазын конфискацияләү яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору һәм реклама продукциясен һәм аны әзерләү җиһазын конфискацияләү каралган. Ә юридик затларга мондый хокук бозу өчен 800000-1 миллион штраф салынырга һәм реклама продукциясе һәм аны әзерләү җиһазы конфискацияләнергә яки эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатып торылырга һәм реклама продукциясе һәм аны әзерләү җиһазы конфискацияләнергә мөмкин. 
Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры урынбасары.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев