САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда патруль торулар көчәйтелә

Коронавирус таралуны кисәтү максатларында, илдә, шул исәптән районда да, үзизоляция режимына күчтеләр. Әлеге режимны бозуларны күзәтү буенча патрульләр эшли. Бүгеннән тикшерүләр тагын да көчәйтелделәр.

- Районда берничә экипаж чыкты. Көндез дә, кичләрен дә Сарманда, Җәлилдә, авылларда патрульләр эшли. Тәртип бозучылар, хокук бозучылар тикшерелә, - диде район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Михаил Тюрин.
Эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары катнашында районда эш, гомумән, тәүлек буе бара, һәм аларда халыкның саклану чаралары күрүе дә тикшерелә. Маскалар, перчаткалар кигәннәрме, кулларында маршрут күрсәтелгән белешмәләре бармы – болар контрольгә алына. Беренче тапкыр режим бозып тоткарланганнарны кисәтсәләр, аннан соң “эләккәннәр” штрафка тартылачаклар.
- Патрульгә без дә чыгабыз, халыкның иминлеге өчен без дә җаваплы, - диде ведомстводан тыш саклык бүлекчәсе инспекторы Раушан Бадыйков.
Аларны “росгвардиячеләр” дип тә атыйлар хәзер. Хөрмәтле райондашлар, саклык чараларын күрик. Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк, сәламәт булыйк.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев