САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда “Аеклык ноктасы” быел да дәвам иттереләчәк

“Точка трезвости”-“Аеклык ноктасы” – Россиянең әйдәүче фәнни учреждениеләре галимнәре тарафыннан эшләнгән алкогольгә каршы программа шулай дип атала.

 Аның максаты – алкоголь бәйлелегендә булган авыруларга, аларның якыннарына ярдәм итү, социаль ятимлекне кисәтү. 
Бу программага безнең республикада 2015 елда старт бирелгән иде. Социаль яктан әһәмиятлелеген, республикада уңышлы тормышка ашырылуын искә алып, республика Президенты аны быел да дәвам итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. Кичә республикада шушы программаны гамәлгә ашыру буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. 
Әлеге программа безнең районда да гамәлдә. Бүгенге көндә аны тормышка ашыручы комиссиядә алкоголь бәйлелегендә булган берничә әти-әни исәптә тора.

Зөлфия Шәрипова язмасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев