САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Эш бирүчегә дә җаваплылык каралган

Ноябрь аенда район прокуратурасына мәшгульлек үзәгеннән “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында”гы 1032 санлы федераль законның бозылу очрагы турында мәгълүмат керде.

Законда каралганча, эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек үзәгенә үзләрендәге вакансияле эш урыннары турында мәгълүмат биреп барырга тиешләр. Ләкин, тикшерү барышында ачыкланганча, Җәлил поселогындагы кайбер кибет хуҗалары ел дәвамында берничә тапкыр бушаган урыннарга яңа хезмәткәрләр алганнар һәм бу турыда нигездә җирле социаль челтәрләрдә генә белдерү биргәннәр. Ә менә мәшгульлек үзәгенә вакансияле эш урыннары турында мәгълүмат бирмәгәннәр. Алар үз гаепләрен тулысынча таныдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча өч кибет хуҗасына карата административ хокук бозулар турында эш кузгатылды.
Ленар Рахматуллин, район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев