САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Электрон акча ришвәт санала

Россия Федерациясе Югары суды Пленумы карары белән ришвәт төшенчәсе киңәйтелде.

Россия Федерациясе Югары суды Пленумының 2019 елның 24 декабрендә кабул ителгән 59 санлы Карары нигезендә РФ Югары суды Пленумының “Ришвәтчелек  һәм башка коррупцион җинаятьчелек турындагы эшләре буенча суд тәҗрибәсе турында”гы 24 санлы һәм “Вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану һәм аларны арттырып куллану турындагы эшләр буенча суд тәҗрибәсе турында”гы 19 санлы (16.10.2009) Карарларына үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә электрон кошелекка кергән электрон акчалар һәм цифрлы хокуклар шулай ук ришвәт булып саналалар. Ришвәтләр рәтенә ташламалы кредит алу, түләүсез ял, фатирны ремонтлату һәм башка хезмәтләр дә керәләр. Арадашчылык аерым состав булып санала. Ул акча тапшыруга гына кагылмый, чиновник белән очрашу оештыру да ришвәтчелеккә керә. Ришвәт алуга ният оперативэзләү чараларына бәйсез рәвештә формалашырга тиеш, шуңа күрә суд аның законлылыгын тикшерергә бурычлы. Моннан тыш, коррупционерның ришвәтне килешенгәнчә тулы күләмдә алу-алмавы әһәмияткә ия түгел. Кылынган гамәл алдан килешенгән бәя буенча квалификацияләнә. Әгәр чиновник акчаны үзе хәл итә алмый торган эш өчен алса, бу мошенниклык була. Бу очракта ришвәт бирүче зыян күрүче булып исәпләнми һәм акчасын кире кайтаруны таләп итә алмый. Әгәр ният ришвәт бирә яки алучыга җиткерү өчен юнәлдерелсә, мондый ният өчен кеше хөкемгә тартыла.

Айрат Рәхимҗанов .

Реклама

ФОТО: HTTPS://PIXABAY.COM/RU/ IMAGES/SEARCH/ВЗЯТКА/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев