САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Булмаган каравылчы өчен Татарстанда мәктәп директоры ике ел буе хезмәт хакы алган

Татарстанда мәктәп директоры "ялган" каравылчы өчен ике ел буе хезмәт хакы алып яшәгән.

Ир-ат, үз вазифасыннан файдаланып, танышын мәктәпкә эшкә "урнаштырган" һәм аның өчен хезмәт хакы алып барган.

Татарстан прокуратурасы хәбәренә сылтанып "Татар-информ" язуынча, 2015 елның октябрендә Апас районының Иске Йомралы урта мәктәбе директоры, каравылчыны вазифасыннан азат итеп, аның урынына үз танышын эшкә урнаштырган. Ике ел дәвамында ул аның өчен хезмәт хакы алып яшәгән.

Директорның бу законсыз гамәлләре җирле бюджетка 140 мең сумнан артык зыян салган.

 

Реклама

Директор үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата ике маддә буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.

 

Фото:https://pixabay.com

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев