Яшь ярымлык баланы үтергән һәм аның әнисен дә үтерергә теләгән
Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтерүдә шикләнелә, дип хәбәр итә "Российская газета". Элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат үзенә туган булган яшь ярымлык кыз балага һәм аның әнисенә пычак белән берничә тапкыр җәрәхәт ясаган.
Әни кеше хастаханәгә озатылган, бала үлгән, дип яза Татар-информ.
Әлеге кешене тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләре...
Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтерүдә шикләнелә, дип хәбәр итә "Российская газета". Элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат үзенә туган булган яшь ярымлык кыз балага һәм аның әнисенә пычак белән берничә тапкыр җәрәхәт ясаган.
Әни кеше хастаханәгә озатылган, бала үлгән, дип яза Татар-информ.
Әлеге кешене тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләре корал кулланырга мәҗбүр булган.
Нәтиҗәдә, ир-ат яраланган. Хәзер аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Булган хәл буенча өстәмә мәгълүматлар ачыклана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз