САРМАН
  • Рус Тат
  • Яр Чаллы – Сарман юлында үлемгә китергән юл һәлакәте булды

    19 гыйнварда 22:25 сәгатьтә Яр Чаллы - Сарман юлының 38 нче километрында юл һәлакәте була. ВАЗ-111130 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы якка чыга һәм ВАЗ-21061 автомобиле белән бәрелешә. ВАЗ-111130 автомобиле йөртүчесе транспорт чаралары белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. Юл һәлакәте...

    19 гыйнварда 22:25 сәгатьтә Яр Чаллы - Сарман юлының 38 нче километрында юл һәлакәте була. ВАЗ-111130 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы якка чыга һәм ВАЗ-21061 автомобиле белән бәрелешә. ВАЗ-111130 автомобиле йөртүчесе транспорт чаралары белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-21061 автомобиле йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән Сарман район үзәк хастаханәсендә вафат була. ВАЗ-111130 автомобиле йөртүчесе Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, ә ике автомобильнең дә паccажирлары - Сарман район үзәк хастаханәсенә озатылалар.

    Шулай ук укыгыз:

    Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр Сарман район үзәк хастаханәсенә озатылдылар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: