САРМАН
  • Рус Тат
  • Техника төзеклек ярата

    21 мартта оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыклардагы тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм арбаларга техник караулар башлана. Бу чара әлеге төр техника турында төгәл мәгълүмат булдыру, алардан файдаланганда хокук бозуларны кисәтү максатыннан уздырыла. 14 мартта "Благоустройство" ҖЧҖдә күргәзмә техник караулар оештырылачак. Техник караулар "Россия Федерациясендә автотранспорт чараларына һәм башка үзйөрешле техникага дәүләт теркәве турында"гы...

    21 мартта оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыклардагы тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм арбаларга техник караулар башлана.
    Бу чара әлеге төр техника турында төгәл мәгълүмат булдыру, алардан файдаланганда хокук бозуларны кисәтү максатыннан уздырыла. 14 мартта "Благоустройство" ҖЧҖдә күргәзмә техник караулар оештырылачак.
    Техник караулар "Россия Федерациясендә автотранспорт чараларына һәм башка үзйөрешле техникага дәүләт теркәве турында"гы 938 нче (12.08.1994) һәм "Россия Федерациясендә үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтүче дәүләт органнары тарафыннан рәсмиләштерелгән тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарга, аларның арбаларына дәүләт техник каравы үткәрү турында"гы 117 нче (19.02.2002) карарларга нигезләнеп үткәрелә. Техник карауны уңышлы үтәр өчен, аңа тулы әзерлек белән килергә кирәк. Бу - гамәлдән чыккан техникалар учеттан төшерелгән, яңалары учетка алынган, трапеция формасындагы һәм сары төстәге дәүләт теркәве билгеләре, 2000 елның 1 январена кадәр бирелгән һәм 10 еллык сроклары (гамәлдә булу срогы) чыккан трактор йөртү таныклыклары алыштырылган булырга тиеш дигән сүз. Тракторлар, арбалар - төзек, чиста, тракторчының аны йөртүгә таныклыгы, медицина белешмәсе булу шарт. Бу урында шуны да әйтергә кирәк, элекке А категориясенә (кар автомобильләре) кергән транспорт чаралары хәзер дүрткә бүленеп, АI - AIV категориясе буларак билгеләнә.
    Техник карау үткән трактор, арбаларга талон бирелә, ә үтмәгәннәрендә йөрү тыела. Бу таләп үтәлмәсә, Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, штрафка тарту һәм техниканы штраф мәйданчыгына кую кулланыла. Районда техник караулар Башкарма комитет җитәкчесе белән килешенеп төзелгән план-график нигезендә үткәрелә. 14 мартта техникаларын карауга, инде әйтелгәнчә, "Благоустройство" ҖЧҖ куя. Сарман аграр көллиятендә техник караулар 21 мартта була."Сарман" агрофирмасында бу чара 22-24 мартта, "Нөркәй" агрофирмасында 26-28 мартта, "Җәлил" агрофирмасында 29-31 мартта үтәчәк. Аларда барлыгы 309 техника техник карауга куелырга тиеш. "Татсал" ҖЧҖендәге техникалар 28 мартта тикшереләчәк. "Туклык" ҖЧҖендә булган техникаларны - 2 апрельгә, "Кузнецов М.Н." һәм "Латифуллин В.Д." фермер хуҗалыклары 3 апрельгә әзерләп куярга тиешләр. Алардан соң техник карауларны "Юмарт" ҖЧҖ (09.04), Сарман торак-коммуналь хуҗалыгы (10.04), "Татавтодор"ның район участогы (11.04), "ПМК Мелиорация" ҖЧҖ (12.04),"Җәлил җылылык-электр челтәре" предприятиесе, Җәлил җылылык челтәре - "Водоканалсервис" филиалы, Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (13.04), бакчачылар ширкәте, Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты, Җәлил урманчылыгы (16.04), Сарман урманчылыгы (17.04), Җәлил технологик транспорт идарәсе (18.04-20.04), Ләке урманчылыгы (20.04), Сарман гимназиясе (12.04), район электр элемтәсе үзәге (25.04) үтәчәкләр. Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардагы техникаларга техник карау уздыру өчен, аларны түбәндәге көннәрдә сәгать 9га административ бина янына алып килү сорала: Азалак - 15.05., Карашай Саклау - 16.05, Александровка - 17.05, Ләшәү Тамак, Илексаз - 18.05, Мортыштамак - 21.05, Югары Чыршылы - 23.05, Ләке - 24.05, Яңа Имән - 25.05, Иске Кәшер - 28.05, Чукмарлы - 29.05, Петровка Завод - 01.06, Рангазар - 04.06, Кәүҗияк - 08.06, Әлмәт - 11.06, Иске Имән - 13.06, Саклаубаш - 14.06, Янурыс - 15.06, Җәлил - 18.06, Шәрләрәмә - 19.06, Зур Нөркәй - 20.06, Иске Минзәләбаш - 21.06.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим