САРМАН
  • Рус Тат
  • Социаль иминиятләүгә – заман яңалыкларын

    Дәүләт социаль иминияте системасында якын киләчәктә зур үзгәрешләр көтелә. Кайбер юнәлешләрдә алар бара да инде. Болар, нигездә, дәүләт хезмәте күрсәтүгә кагылышлы функцияләрне электрон рәвештә башкаруга күчүдә чагыла. Фонд инде бүген үк электрон цифрлы имзасы булган иминиятләүчеләргә 4 нче форма (Форма-4 ФСС) отчетларын, исемлектәге эшче-хезмәткәрләренең санына карамастан, тәүлек әйләнәсе тапшыру мөмкинлеге...

    Дәүләт социаль иминияте системасында якын киләчәктә зур үзгәрешләр көтелә. Кайбер юнәлешләрдә алар бара да инде. Болар, нигездә, дәүләт хезмәте күрсәтүгә кагылышлы функцияләрне электрон рәвештә башкаруга күчүдә чагыла.
    Фонд инде бүген үк электрон цифрлы имзасы булган иминиятләүчеләргә 4 нче форма (Форма-4 ФСС) отчетларын, исемлектәге эшче-хезмәткәрләренең санына карамастан, тәүлек әйләнәсе тапшыру мөмкинлеге тудырды. 2010 елда районда әлеге электрон хезмәттән 32 иминиятләүче файдаланган булса, 2011 елда андыйларның саны 112дән артты. Бүгенге көндә районның эшче-хезмәткәрләре 50дән артык барлык иминиятләүчеләре 4нче форма отчетларын электрон цифрлы имза кулланып тапшыралар. Бу аларга вакыт һәм көчләрен кимрәк сарыф итү мөмкинлеге бирә. Алар үрнәгендә эшчә-хезмәткәрләре саны 50 кешедән ким булган 81 иминиятләүче дә отчетларын шушы рәвешле тапшыруга кереште. Аеруча бюджет оешмалары аңа актив кушылдылар. I кварталда 166 бюджет оешмасының 81е отчетларын электрон цифрлы имза белән тапшырдылар.
    Фонд тарафыннан дәүләт хезмәтен электрон рәвештә күрсәтүнең - 19 һәм дәүләт функциясен башкаруның 1 административ регламенты эшләнде. Алар фонд филиалларында һәм бүлекчәләрендә «тере» чиратларны бетерү, архивларда өелеп ятучы кәгазь документларның күчермәләрен киметүне күздә тота. Болар иминиятләүче һәм иминиятләнгән затлар арасында мәгълүмат алышуның яңа принципларына күчү адымнары булып торалар. Яңа проектның Россия Федерациясе территориясендә кертелү нәтиҗәсе иминиятләүчеләрнең үзгәрешләргә ни дәрәҗәдә әзер булуларына һәм аларны кабул итә алуларына бәйле. Бу юнәлештә беренче адым булып дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу, аерым алганда, отчетларны электрон цифрлы имза белән тапшыруга күчү тора. Моңа бәйле рәвештә, иминиятләүчеләрне укытулар оештырыла. Районда 250 иминиятләүче (оешма) исеменнән эш йөртүче 98 бухгалтер шундый семинар-укуларда булдылар.
    Социаль иминият фонды Интернет-портал да булдырды. http://fz122.fss.ru/. порталы отчетларны мөмкин кадәр тизрәк төзергә, аның дөреслеген тикшерергә һәм электрон рәвештә тапшырырга мөмкинлек бирә. Социаль иминият мәсьәләләренә, шул исәптән отчетларны электрон цифрлы имза белән тапшыруга кагылышлы үзгәрешләр, яңалыклар фондның региональ бүлекчәсенең http://www.fss16.ru/ cайтында урнаштырыла. Сораулар белән фондның 10 нчы санлы филиалының район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сарман авылы, Ленин урамы, 33 нче йорт.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим