Штрафны әкрен йөрсәң дә түләтәләр

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин әкрен баручы транспорт чаралары белән бәйле законны имзалады. Яңа закон нигезендә тиздән җиңел машиналарга юл бирергә теләмәүче әкрен баручы машина хуҗаларына махсус штраф сала башлаячаклар. Бу торак пуктлардан читтә урнашкан юлларга кагыла. Әлеге юлларда трактор, үзбушаткыч машина, комбайн кебек сәгатенә 30 километрдан әкренрәк хәрәкәт...

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин әкрен баручы транспорт чаралары белән бәйле законны имзалады. Яңа закон нигезендә тиздән җиңел машиналарга юл бирергә теләмәүче әкрен баручы машина хуҗаларына махсус штраф сала башлаячаклар.

Бу торак пуктлардан читтә урнашкан юлларга кагыла. Әлеге юлларда трактор, үзбушаткыч машина, комбайн кебек сәгатенә 30 километрдан әкренрәк хәрәкәт итүче техника үз артыннан тизрәк баручы башка транспорт чараларын үткәрергә тиеш. Моның өчен алар юл читенә чыгарга яки инде машиналарны авария утларын кабызып туктаган хәлдә үткәрергә тиеш.

Әлеге законны бозган йөртүчеләргә административ штрафлар каралган. Штрафның күләме 1-1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Закон чыгаручылар фикеренчә, әлеге яңалык зур юлларда әкрен баручы техника артыннан сөйрәлеп барырга мәҗбүр машиналар бөкеләрен бетерергә тиеш.

Әйтергә кирәк, әкрен йөрүче машиналар закон нигезендә элек тә артларында җыелган автомобильләрне үткәрергә тиеш булган. Ләкин моны эшләмәгән өчен аларга бернинди дә җәза каралмаган иде. Хәзер әлеге җитешсезлек бетерелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • “Нечкәбил” иң нечкә хисле әниләрне җыйды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар