Сарман белән күрше районда студент яңа туган баласын үтергән

Зәй шәһәрендә ташландык йорт янындагы юынтык су чокырында яңа гына туган кыз бала мәете табылган. Бала сөлгегә төрелеп, полиэтилен капка салынган булган. Хәзергә ачыкланганча, 19 яшьлек Зәй кызы көмәнлелегенең 7нче аенда бәдрәфкә барып, баласын тапкан, аннары сабыйны төреп, әшәке сулар җыела торган чокырга ташлаган. Соңыннан хокук саклау органнарына телефоннан шалтыратып...

Зәй шәһәрендә ташландык йорт янындагы юынтык су чокырында яңа гына туган кыз бала мәете табылган. Бала сөлгегә төрелеп, полиэтилен капка салынган булган.

Хәзергә ачыкланганча, 19 яшьлек Зәй кызы көмәнлелегенең 7нче аенда бәдрәфкә барып, баласын тапкан, аннары сабыйны төреп, әшәке сулар җыела торган чокырга ташлаган. Соңыннан хокук саклау органнарына телефоннан шалтыратып хәбәр иткән һәм кылган гамәлен сөйләп биргән. Хәзер ул хастаханәдә дәвалана.

Баланың үлү сәбәбен ачыклауга корылган суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

"Мәйдан" журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • “Нечкәбил” иң нечкә хисле әниләрне җыйды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар