САРМАН
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: мошенниклар

    Соңгы вакытта кешеләргә "Сезнең туганыгыз юл һәлакәтендә зыян күрде һәм аңа кичекмәстән акчалата ярдәм кирәк" дигән эчтәлектәге СМС-хәбәрләр килә, шалтыратулар була башлады. Шалтыратучылар үзләрен ЮХИДИ инспекторлары дип таныштыралар, кешеләрне "Бу хәлдән җиңел чыгып була", - дип ышандыралар. Әлбәттә, акча ярдәмендә. Мошенниклар ышандыруынча, алар әйткәнне эшләсәң, сезнең туганыгыз җаваплылыктан котылачак, имеш....

    Соңгы вакытта кешеләргә "Сезнең туганыгыз юл һәлакәтендә зыян күрде һәм аңа кичекмәстән акчалата ярдәм кирәк" дигән эчтәлектәге СМС-хәбәрләр килә, шалтыратулар була башлады. Шалтыратучылар үзләрен ЮХИДИ инспекторлары дип таныштыралар, кешеләрне "Бу хәлдән җиңел чыгып була", - дип ышандыралар. Әлбәттә, акча ярдәмендә. Мошенниклар ышандыруынча, алар әйткәнне эшләсәң, сезнең туганыгыз җаваплылыктан котылачак, имеш. Алар акчаны күпме күләмдә һәм кая салырга, кемгә бирергә кирәклеген әйтәләр. Берникадәр вакыт үткәннән соң, бернинди дә һәлакәт булмаганлыгы ачыклана. Тик инде соң - акчалар мошенниклар кулына күчкән була.
    Мондый очракларга мисалларны шактый китерергә мөмкин. Узган елның 27 нче ноябрендә Яр Чаллыда бер билгесез кеше, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, икенче бер кешенең телефонына шалтырата. Ул аңа: "Мин сезнең һәлакәткә юлыккан малаегызга ярдәм итәм. Моның өчен 100 000 сум акча кирәк булачак", - ди. Акчаларны зыян күргән кеше түләү терминалы аша берничә мобиль телефон номерына күчерә. Быелның 26 нчы гыйнварында Казанда билгесез кеше мобиль телефоннан 1959 нчы елгы хатын-кызның өй номерына шалтырата. Ул да үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм: "Сезнең юл һәлакәтенә эләккән малаегызга ярдәм итәм", - дип, бу хатыннан түләү терминалы аша абонент номерына 10 500 сум акча күчерттерә.
    ЮХИДИ идарәсе республикада яшәүчеләрне, телефоннан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә, бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Телефоннан алынган мәгълүматны, һичшиксез, тикшерергә, мошенниклар телгә алган туганнарыгыз яки алар әйткән оешма белән элемтәгә керергә һәм бу шалтырату турында кичекмәстән полиция органнарына хәбәр итәргә кирәк. Шуны да истә тоту зарур: автомобиль йөртүченең гаебе белән һәлакәт килеп чыккан икән, мондый очракта полиция хезмәткәрләре аерым бер тәртиптә эшли. Әгәр дә транспорт йөртүче административ штрафка тартуга сәбәпче булган кагыйдә бозу очрагы белән килешә икән, аңа карата карар чыгарыла. Ә инде транспорт йөртүче кагыйдә бозу очрагы белән килешми яки бу очракта бу төр кагыйдә бозу өчен автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган икән, административ кагыйдә бозу турында беркетмә төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә.
    Шуны да истә тотыгыз: штрафлар, карар чыккач, 30 көн эчендә түләнергә тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим