Путин хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә 10 ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыйды

Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш....

Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла.

Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш.

Русия президенты каршындагы хәрбиләр хокукларын яклау даими комиссиясе җитәкчесе Сергей Кривенко әлеге канунны хокук бозу дип атады. "Ун ел калдырсалар да, биш ел, хәтта бер ел яки бер ай дисәләр дә, әлеге канун хокукны боза. Аны гамәлдән чыгарырга кирәк", диде Кривенко "Эхо Москвы" радиосына. Комиссия җитәкчесе сүзләренчә, армиягә барудан качучылар дип хат килгәннән соң хәрби комиссариатка бармаучы һәм чакырылыш комиссиясенең карарыннан соң гаскәргә китмәүчеләрне генә атарга кирәк. Ә нинди дә булса сәбәпләр белән комиссариаттан хат алмаучылар "качучы" дип саналмаска тиеш, ди Кривенко. Аның фикеренчә, гаскәрдән чынлап та качучылар меңнән артмый, алар өчен административ яки җинаять җаваплылыгы каралган.

2013 елда мәҗбүри хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун кабул ителгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде