САРМАН
  • Рус Тат
  • Милкең теркәлгәнме?

    Гражданнарның төзелеш объектларына хокукларын теркәтүне, шулай ук төзелеп беткән йортларын файдалануга тапшыруны аңлы рәвештә сузып йөрү очраклары еш күзәтелә башлады. ТР буенча Россия теркәү идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр биш меңнән артык шундый очрак теркәлгән. Аларның күпчелеген җирле үзидарә органнары тарафыннан бүлеп бирелгән җир участокларын милек итеп теркәтмәү тәшкил итә. ТР...

    Гражданнарның төзелеш объектларына хокукларын теркәтүне, шулай ук төзелеп беткән йортларын файдалануга тапшыруны аңлы рәвештә сузып йөрү очраклары еш күзәтелә башлады. ТР буенча Россия теркәү идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр биш меңнән артык шундый очрак теркәлгән. Аларның күпчелеген җирле үзидарә органнары тарафыннан бүлеп бирелгән җир участокларын милек итеп теркәтмәү тәшкил итә. ТР буенча Россия дәүләт реестры идарәсе җитәкчесе Артем Костин чыгышы әлеге темага кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертергә булышыр, дип уйлыйбыз.
    - Теркәү эшен сузып йөрүчеләргә иң "йомшак җәза" - штраф. Физик затлар өчен аның күләме - 500 сумнан башлап 1000 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 1000 сумнан алып 2000 сумга, юридик затлар өчен 10000 сумнан 20000 сумга кадәр тәшкил итә. Катырак чара - җир участогын гамәлдән чыгару. Законда каралганча, 2008 елның 1 мартыннан соң кадастр теркәве үткән җирләр кадастрда вакытлыча гына исәпләнәләр. Ул җирләргә хокук ике ел дәвамында рәсмиләштерелмәсә, кадастр исәбе органы, закон нигезендә, бу җир участогы турындагы мәгълүматны Дәүләт милек кадастрыннан төшереп калдырырга бурычлы.
    Күпләр элек кадастр исәбендә торган участок, аның турында мәгълүмат юкка чыгарылса да, тиешле органга бер мәртәбә мөрәҗәгать итүгә үк һәм бушлай яңадан исәпкә куелачак, дип уйлый. Тик алар ялгыша. Җир участогын теркәтү эшләрен яңадан башларга туры киләчәк. Бу - сату-алу аукционы аша да, межалау аша да, башка процедуралар аша да үтү, дигән сүз. Димәк, документларны яңадан җыярга һәм акча да түләргә туры киләчәк.
    Хәзерге вакытта ТР буенча Дәүләт милек кадастрында вакытлыча характердагы һәм юкка чыгарылырга тиешле 60 мең җир участогы бар. Моннан тыш, милек теркәлмәгән икән, аны сату-алу, бүләк итү, мираска калдыру белән бәйле эшләрдә, һичшиксез, проблемалар килеп чыгачак. Йортка һәм җир участогына хокук теркәлмәгән очракта, аны сатып та, аның белән башка гамәл кылып та булмый. Мондый объектка ия булучыга аңа үзенең хокукын суд аша дәлилләргә туры киләчәк. Мәсьәләнең тагын да четереклерәк ягы бар: милкен теркәтмәгән кеше үлеп китсә, ул милек белән ни булачак? Дәүләт теркәвенең гариза нигезендә генә башкарылуын исәпкә алсак, бу бик яхшы аңлашыла.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим