Җәлилдә булган юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара

23 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 16:45 сәгатьтә ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм укучы баланы бәрдерә. Бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә укучы бала уң аяк буынын имгәтә һәм Җәлил хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта әлеге юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара. Юл һәлакәтенең шаһитлары булса, район...

23 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 16:45 сәгатьтә ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм укучы баланы бәрдерә. Бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган була.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә укучы бала уң аяк буынын имгәтә һәм Җәлил хастаханәсенә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта әлеге юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара. Юл һәлакәтенең шаһитлары булса, район ЮХИДИ бүлекчәсенә 8(85559) 2-59-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләре сорала. ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе бу яңалыкны күрсә яки аңа хәбәр итсәләр, аның Сарман авылы, Профсоюзная урамы, 19 нчы йорт адресы буенча район ЮХИДИ бүлекчәсенең 10 нчы кабинетына килүе таләп ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?