Күтәмәледә булган вакыйганы күзәтү дәвам итә

Вакыйганың ничек дәвам итүе белән кызыксынуыбызны туктатмыйбыз. Хастаханәдән мәгълүмат ала алмадык, ә авыл фельдшеры безгә түбәндәгеләрне әйтте: - Үсмернең ярасы зур түгел. Миңа хәбәр булуга ук өйләренә бардым һәм беренче ярдәм күрсәттем: ярасын эшкәртеп, стериль бәйләгеч салдым, авыртуны баса торган укол ясадым. Аны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән үзәк хастаханәгә озаттык....

Вакыйганың ничек дәвам итүе белән кызыксынуыбызны туктатмыйбыз. Хастаханәдән мәгълүмат ала алмадык, ә авыл фельдшеры безгә түбәндәгеләрне әйтте:

- Үсмернең ярасы зур түгел. Миңа хәбәр булуга ук өйләренә бардым һәм беренче ярдәм күрсәттем: ярасын эшкәртеп, стериль бәйләгеч салдым, авыртуны баса торган укол ясадым. Аны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән үзәк хастаханәгә озаттык. Ул кан күп югалтмаган, ярасы тормышына куркыныч янарлык түгел.

Кыйналган укытучы сүзләренә караганда, алар укучы белән сүзгә килмәгәннәр, ул егетнең ни сәбәпле үзенә сугуын аңлый алмый. Укытучының кыйнау нәтиҗәсендә баш мие селкенгән, тик ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Аны авыл фельдшеры дәвалый.

Кибет хуҗасы ут төртүдән килгән зыянның күпме булуын төгәл генә әйтмәде. Кибетнең, чистартып, тәртипкә китергәннән соң, ике-өч көннән яңадан эшли башлаячагын хәбәр итте.

Участок инспекторы җитәкче рөхсәтеннән башка мәгълүмат бирмәвеннән башка сүз әйтмәде.

Шулай ук укыгыз:

Күтәмәледә булган хәл зур яңгыраш тапты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле сарманлылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
    9 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • 15 июнь 2021 - 11:24
    Атлар чабышында иң өлгерләре кемнәр булды?
    Нәселле юртаклар арасында I урында – “Карагуль” кушаматлы ат (Вилдан Юнысов, “Сарман” агрофирмасы), II урында – “Генетик” (Иван Карманов, Рамил Хафизов крестьян-фермер хуҗалыгы), III урында – “Боливия” (Таһир Мөхәммәтов, “Нөркәй” агрофирмасы).
    252
    0
    0