САРМАН
  • Рус Тат
  • Кодекска үзгәрешләр кертелде

    2011 нче елның 7 нче декабрендә "Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 420 нче санлы Федераль Закон кабул ителгән иде. Ул җинаятьләр политикасын гуманлаштыруга юнәлдерелде. РФ Җинаятьләр кодексының гомуми генә түгел, аерым бүлегендәге кайбер маддәләр дә үзгәрде. Мәсәлән, элеккеге ике ел урынына хәзер,...

    2011 нче елның 7 нче декабрендә "Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 420 нче санлы Федераль Закон кабул ителгән иде. Ул җинаятьләр политикасын гуманлаштыруга юнәлдерелде.
    РФ Җинаятьләр кодексының гомуми генә түгел, аерым бүлегендәге кайбер маддәләр дә үзгәрде. Мәсәлән, элеккеге ике ел урынына хәзер, күп дигәндә, өч елга иректән мәхрүм итү каралган аңлы рәвештә һәм саксызлык нәтиҗәсендә кылынган гамәлләр авыр булмаган җинаятьләр рәтенә керә. Элеккеге ике ел урынына хәзер өч елдан да артык вакытка иректән мәхрүм итү каралган саксызлык нәтиҗәсендә кылынган гамәлләр уртача авырлыктагы җинаять булып саналалар.
    Судларның, җәзаны йомшартырлык сәбәп булганда һәм катыландырырлык сәбәп булмаганда, җинаять кылынуның фактик хәлләрен һәм җәмгыять өчен куркынычлылык дәрәҗәсен искә алып, аның категориясен үзгәртү һәм җиңелрәк җинаятьләр рәтенә кертү мөмкинлекләре булдырылды.
    Экономик сферадагы җинаятьләр буенча да үзгәрешләр бар. Бюджетка килгән зыян тулысынча капланган һәм кеше җинаять юлына беренче тапкыр баскан очракта (физик затларга, оешмаларга салым һәм җыемнарны түләүдән читләшү, салым агенты йөкләмәләрен үтәмәү), аны җинаять җаваплылыгыннан азат итү каралган. Штраф салынган һәм ул төп җәза булган очракта, аны түләүдән явызларча читләшкән өчен каралган җәза башкасы белән алыштырылырга мөмкин, ләкин моның өчен иректән мәхрүм итү кебек җәза кулланылмый.
    Җәзаның яңа - "Мәҗбүри эшләр" төре кертелде. Ул хөкем ителүчене җәза үтәтү системасы органнары һәм учреждениеләре тарафыннан билгеләнгән урыннарда хезмәткә җәлеп итүне күздә тота. Мондый җәза төзәтү үзәкләрендә тормышка ашырылачак, ә алар 2013 нче елда барлыкка киләчәк.
    РФ Җинаятьләр кодексының яңа 82.1 маддәсе барлыкка килде. Аның нигезендә кодексның 228 нче һәм 231 нче маддәләренең 1 нче бүлекләрендә һәм 233 нче маддәсендә каралган җинаятьне кылган, җинаять юлына беренче тапкыр баскан, наркомания белән авыручы һәм дәваланырга, реабилитация үтәргә теләүчегә суд иректән мәхрүм ителүне, дәвалау һәм реабилитация беткәнче, кичектереп торырга да мөмкин, ләкин 5 елдан да артык вакытка түгел.
    Җәмгыятькә авыр зыян салмаучы яла, кимсетү кебек гамәлләр өчен дә җәза йомшартылды. Болар өчен хәзер административ җаваплылык каралды.
    Болар белән беррәттән, 20 дән артык маддәнең санкцияләрендә җәза сроклары төзәтү һәм мәҗбүри эшләр белән алыштырылды. Җинаятьләр кодексының күп маддәләре тулыландырылды. Аларның санкцияләре яңа редакциядә язылды.
    Ә менә законсыз рәвештә шәхесне раслаучы документ кулланган, шулай ук финанс операцияләре, акча килешүләре һәм башка мөлкәт белән бәйле җинаять эшләү максатыннан, юридик зат төзү өчен законсыз юл белән алынган шәхси мәгълүматларны куллану яки булдырган өчен җинаять җаваплылыгы кертелде. Ялган затлар аша юридик зат төзегән, булдырган яки үзгәртеп корган өчен ("бер көнлек фирмалар") хәзер 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү кулланыла.
    Җинаятьләр кодексындагы кайбер маддәләрнең составлары да үзгәрде. Шул исәптән, 28 нче бүлектә каралган "компьютер мәгълүматлары сферасындагы җинаятьләр" турындагы маддәнең составы да. Яшерен рәвештә мәгълүмат алу өчен кулланыла торган техник чараларны законсыз җитештерү, алу яки сату өчен беренче тапкыр җинаять җаваплылыгы кертелде.
    Шунысын да әйтергә кирәк: барлык үзгәрешләр дә үз көченә берьюлы керми. Читкә чыгуны чикләү, наркомания белән авыручы кешеләргә җәзаны кичектерү быелның 1 нче январеннан кертелде, ә мәҗбүри эшкә җәлеп итү - 2013 нче елның 1 нче январеннан.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим