САРМАН
  • Рус Тат
  • “ИГЪТИБАР – ЯЗГЫ КАНИКУЛЛАР!”

    2011 елда Россия Федерациясе юлларында балалар катнашында 20 251 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 23 баланың гомере өзелгән һәм 620се җәрәхәтләр алган. Юл һәлакәтләрендә үлгән балаларның 12се - автотранспорт пассажирлары, 11е - җәяүлеләр. Пассажир-балалар белән булган ситуацияләр аеруча борчу тудыра. Январь-февральдә 23 һәлакәт булды, нәтиҗәдә автотранспорт салонында булган 31 бала зыян...

    2011 елда Россия Федерациясе юлларында балалар катнашында 20 251 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 23 баланың гомере өзелгән һәм 620се җәрәхәтләр алган. Юл һәлакәтләрендә үлгән балаларның 12се - автотранспорт пассажирлары, 11е - җәяүлеләр.
    Пассажир-балалар белән булган ситуацияләр аеруча борчу тудыра. Январь-февральдә 23 һәлакәт булды, нәтиҗәдә автотранспорт салонында булган 31 бала зыян күрде. Мартның беренче көнендә үк 2 юл-транспорт һәлакәтендә 8 һәм 11 яшьлек 2 бала үлде.
    Казан-Оренбург юлының 146нчы километрында «ДЭУ-Нексия» машинасын йөртүче көчле буранда машина белән идарәне югалта һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыга, нәтиҗәдә автобус белән бәрелешә. «ДЭУ-Нексия»дагы 8 яшьлек пассажир һәлакәт булган урында ук үлә. 9 һәм 8 яшьлек пассажирлар һәм машинаны йөртүче тән җәрәхәтләре алалар. Транспорт чарасында балалар өчен махсус утыргыч берәү дә булмый. Берничә сәгатьтән Азнакай районында да шундый ук трагедия була. Азнакай-Актүбә юлының 1нче километрында «ВАЗ-2109» автомобилен йөртүче, тизлекне арттырып, идарәне югалта һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, «КИА» машинасы белән бәрелешә. «ВАЗ-2109» машинасының 11 яшьлек пассажиры, алган тән җәрәхәтләреннән, ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Машинаны йөртүче һәм аның 8 яшьлек пассажир кызы, төрле тән җәрәхәтләре белән, больницага озатылалар. Транспорт чарасында шулай ук махсус утыргычлар булмый.
    ЮХИДИ 12 яшькә кадәрле балалар йөртүче барлык транспорт ияләренә дә балалар өчен махсус утыргычлар кулланырга тәкъдим итә. Бу креслолар балаларны транспорт чараларында йөртүнең иң ышанычлы чарасы булып торалар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, балалар өчен махсус утыргычлар куллану, юл һәлакәтләрендә балалар үлеме очракларын - 54% ка, тән җәрәхәтләре алу куркынычын - 76% ка, авыр тән җәрәхәтләре алу куркынычын 92% ка киметә.
    Быелның 2 аенда Республика территориясендә җәяүле балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 1 бала үлде һәм 28 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Мондый һәлакәтләрнең сәбәпләре булып автотранспорт йөртүчеләрнең кагыйдә бозулары гына түгел, ә җәяүлеләрнең, шул исәптән балаларның, кагыйдәләрне санламаулары да тора. 19 мартта Кече Бөгелмә авылында "ПАЗ" автобусын йөртүче куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм 2011 елгы җәяүлене бәрдерә, ул кинәт кенә каршы якта юл кырында торучы машина артыннан килеп чыккан була. Малай, алган тән җәрәхәтләреннән, Бөгелмә үзәк больницасында үлә.
    Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны каникуллар вакытында бермә-бер арта. Чөнки балалар күп вакытларын урамда һәм зурлардан башка гына уздыралар.
    Машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен катгый үтәүләре, бигрәк тә тизлек режимын саклаулары, балалар учреждениеләре, җәмәгать транспорты тукталышлары янында аеруча игътибарлы булулары сорала. Җәяүлеләр дә юлны аркылы чыгу, бигрәк тә балалар белән булганда, махсус билгеләнгән урыннарда гына, алдан транспорт килмәгәнлегенә ышангач кына рөхсәт ителүен исләреннән чыгармасыннар иде. Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары, һәм моның турында беренче чиратта аларның әти-әниләре онытмаска тиеш.
    Балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, язгы каникуллар вакытында 23 марттан 1 апрельгә кадәр мәгариф бүлеге белән берлектә төрле чаралар үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре, юл кагыйдәләренең 12.23.1. маддәсен бозып, балаларны транспорт салонында махсус утыргычтан башка яки куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөртүчеләрне, җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт йөртүчеләрне (12.18 матдә) ачыклаячаклар.
    Балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр белән берлектә яшь юл кагыйдәләрен бозучыларны (велосипед, мопед, скутер йөртүчеләр һ.б.) ачыклау буенча рейдлар да үткәрелә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим