18 февральда 14:10 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлының 37 километрында ВАЗ-111730 автомобиле йөртүчесе "Узу тыела" ("Обгон запрещен") дигән знак зонасында чикләнгән күренүчәнлек булган юлда, каршы як юлга чыгып, алдыннан барган машинаны уза һәм Chevrolet Klan автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-111730 автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры төрле җәрәхәтләр белән "Татнефть" җәмгыятенең Әлмәт...
18 февральда 14:10 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлының 37 километрында ВАЗ-111730 автомобиле йөртүчесе "Узу тыела" ("Обгон запрещен") дигән знак зонасында чикләнгән күренүчәнлек булган юлда, каршы як юлга чыгып, алдыннан барган машинаны уза һәм Chevrolet Klan автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-111730 автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры төрле җәрәхәтләр белән "Татнефть" җәмгыятенең Әлмәт шәһәрендәге медсанчастенә озатылалар. Чит ил машинасы йөртүчесе күкрәк читлеге җәрәхәте белән Җәлил хастаханәсенә озатылалар.
Шулай ук укыгыз:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз