САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Алар – иминлек сагында

Моннан 60 ел элек СССР Министрлар Советы тарафыннан Эчке эшләр органнары каршында Ведомстводан тыш сакчылык бүлеге оештыру турында карар кабул ителгән. Аңа кайбер промышленность предприятиеләрен, сәүдә, хәтта аеруча мөһим объектларны саклау бурычы йөкләнгән. Район эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомстводан тыш сакчылык бүлеге хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр. Бу...

Моннан 60 ел элек СССР Министрлар Советы тарафыннан Эчке эшләр органнары каршында Ведомстводан тыш сакчылык бүлеге оештыру турында карар кабул ителгән. Аңа кайбер промышленность предприятиеләрен, сәүдә, хәтта аеруча мөһим объектларны саклау бурычы йөкләнгән.
Район эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомстводан тыш сакчылык бүлеге хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр. Бу датага багышланган тантананы эчке эшләр бүлеге начальнигы Ленар Хәйруллин ачып җибәрде, ведомстводан тыш сакчылык бүлеге хезмәткәрләрен, ветераннарны коллектив исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде, аларның халык, оешма-предприятиеләр мөлкәтен саклаудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Тырыш хезмәтләре өчен полиция өлкән лейтенанты Рамил Вәлиевка, полиция өлкән сержанты Раушан Гайнемөхәммәтовка Почет грамоталары тапшырды.
Тантанада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Ведомстводан тыш сакчылык идарәсенең штаб начальнигы Рөстәм Нәбиуллин да катнашты. Бүлек хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләп, аларның мөһим хезмәт башкаруларын әйтте, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, иң уңганнарга идарәнең бүләкләрен тапшырды. Хезмәт вазифаларын үрнәк башкарулары һәм һөнәри осталыклары өчен сакчылык бүлеге начальнигы Айдар Халиков - "За верность долгу", сакчылык бүлеге полиция бүлекчәсе өлкән полицейские Илнур Зыятдинов "Отличник милиции" күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр, 2 нче үзәкләштерелгән сакчылык пункты начальнигы Раушан Бадыйковка Рәхмәт белдерелде. Алар, шулай ук 2 нче үзәкләштерелгән сакчылык пункты дежурные Равис Әһлиев, сакчылык бүлегенең полиция бүлекчәсе полицейские Рубис Дубинин, өлкән полицейский Азат Мирасов, полицейскийлар Илнур Сәлахов, Лениз Мәҗитов, 1 нче үзәкләштерелгән сакчылык бүлегенең пульт белән идарә итү пункты дежурные Гөлфирә Хәкимова "ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Ведомстводан тыш сакчылык бүлеге" федераль дәүләт казна учреждениесенә 60 ел" медаленә дә ия булдылар. Тырыш хезмәтләре өчен һәм сакчылык бүлегенең 60 еллыгы уңаеннан Гөлфирә Хәкимовага Идарәнең Почет грамотасы да тапшырылды, полицейский Илшат Дәүләтхуҗинга Рәхмәт белдерелде.
Идарә хезмәткәрләре гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү юлларын да тапкан. Р.Нәбиуллин инвалид бала тәрбияләүче Р.Бадыйков һәм Р.Әһлиевка матди ярдәм тапшырды.
Айдар Халиков та, хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрикләп, Илнур Камалетдинов, Марс Исхаков һәм Алексей Кашаповны бүләкләп үтте.
Районда исә ведомстводан тыш сакчылык бүлегенә 1982 нче елда нигез салына. Аның белән иң элек Миргасыйм Гыймаев, соңрак Рәис Ибраһимов, Рәхим Таишев, Ленар Хәйруллин, Радик Госманов, Илшат Латыйпов җитәкчелек итәләр. 2011 нче елның июненнән бу вазифа Айдар Халиковка тапшырылган. Оештырылган чорда 5 милиционер белән эшли башлаган бүлектә бүген 42 кеше хезмәт куя. Объектлар һәм фатирларны саклаудан тыш, бүлек аларга заманча саклык, янгын һәм тревога сигнализациясе урнаштыра, кыйммәтле йөкләрне озатуны тәэмин итә, барлык төр саклык чараларына техник хезмәт күрсәтә һәм ремонтлый, видеокүзәтү, домофон урнаштыра. Бүлек хезмәткәрләре шулай ук җәмәгать тәртибен саклауга һәм җинаятьчелек белән көрәшкә дә зур өлеш кертәләр. Җинаятьчелекне кисәтүдә, "Мәк", "Алкоголь", "Эзләү", "Арсенал" кебек төрле профилактик чараларда, район халкының иминлеген тәэмин итүдә актив катнашалар.
Бүгенге көндә бүлек - заманча техник чаралар белән җиһазланган, соңгы техник казанышлар нигезендә эш алып баручы оешма. Республикада беренчеләрдән булып, бүлектә узган ел өр-яңа "Струна-5 GSM" системасы урнаштырылган. Ул чит районнардагы оешмаларны да сакларга мөмкинлек бирә. Әйтик, Мөслим районы объектлары да - Сарман сакчылык бүлеге карамагында. Бүлек барлыгы 223 объект һәм 134 фатирны саклый.
Бүлек начальнигы - полиция майоры Айдар Халиков җитәкчелек эшенә күптән түгел генә алынса да, биредә ул 1997 нче елдан бирле эшли. Ә хезмәт юлын ул 1993 нче елда район эчке эшләр бүлегендә башлаган. Тырыш хезмәте өчен II һәм III дәрәҗә "За отличие в службе" медале һәм башкалар белән бүләкләнгән. Шушы тармакта ике дистә ел эшләү дәверендә хезмәттәшләренең дә, җитәкчелекнең дә ихтирамын, ышанычын казанган. "Ә безнең өчен иң мөһиме - халыкның, аның һәм оешма-предприятиеләр карамагындагы мөлкәтнең иминлеге", - ди ул үзе. Бәйрәм уңаеннан ул хезмәттәшләренә дә иминлек, гаилә бәхете, хезмәттә тагы да зуррак уңышлар тели.
Рәсемдә: Р.Нәбиуллин (сулдан беренче) һәм Р.Бадыйков; Г.Хәкимова биредә 1988 нче елдан - үзәкләштерелгән пульт ачылуның беренче көннәреннән бирле эшли. "Үз эшен яратып башкара, төгәл", - ди аның хакында бүлек җитәкчесе; Р.Әһлиев (уңнан беренче) гаиләсенә бәйрәм икеләтә шатлык алып килде - Р.Нәбиуллин һәм А.Халиков (уртада) хуҗага гына түгел, кызлары Сөмбелгә дә бәйрәм бүләген тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев