САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
выборы

"Сайлаулар - изге эш", - ди Дамир абый

Районыбызда яшәүче Россия Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, академик, галим, язучы һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин бер генә сайлаудан да читтә калмый.

- Бу сайлауларда да беренче көнне үк – 11 сентябрьдә үзебезнең участокта беренчеләрдән булып үз тавышымны бирдем, участок әгъзаларына һәм сайлаучыларга китапларымны бүләк иттем, - ди ул.
Ә район сайлаучыларына ул шигъри сәламен җибәрде.

Көн тудымы, безне көтә
Кырыкмаса-кырык эш.
Бүген сайлап, тавыш бирү -
Барчабызның олуг эш.
Сайлау саен таңга таба
Ачыладыр тәрәзә.
Татарстан! Сайлау саен
Күтәрелә дәрәҗәң.
Бөтенебез бер дулкында,
Ныгый бара җилкәннәр.
Хәер-фатихабыз белән
Матурая ил-көннәр.
Бүген салабыз бергәләп
Киләчәкнең нигезен.
Гамәлебез – изге гамәл,
Кызартмабыз ил йөзен.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев