САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү вакытын озайттылар

“Аналог”тан “цифрлы”га бөтенләй күчеп бетү 2019 елның 14-15 гыйнварында көтелә.

Аналог тапшыруларны туктату вакытын ике атнага озайттылар. Озайту киләсе елның 14-15 гыйнварына кадәр була. Бу хакта РТРСның Татарстан филиалы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“2019 ел башыннан Россиядә федераль каналлар аналог тапшыруларын туктатмый мөмкин түгел. Алар урынына цифрлы тапшырулар килә. Яңа елга кадәр кулланучылар эфирда “цифрлы” тапшыруларны кабул итә торган приставка һәм телевизорлар сатып алмасалар, аларны 2019 елның 14-15 гыйнварына кадәр аналог тапшырулардан өзми торалар”, - диелгән хәбәрдә.

Яңа елдан башлап, шәһәр, шулай ук авыл халкы түләсез РТРС-1 пакетының 20 гомумроссия мәҗбүри телеканаллары (Беренче канал, «Россия 1+ГТРК Татарстан», «Матч», НТВ, «Пятый», ОТР, ТВЦ, «Карусель», «Россия 24», «Россия Культура», шулай ук өч радиоканал: «Радио Россия + ГТРК Татарстан», «Маяк», «Вести FM»), РТРС-2 пакеты (Рен ТВ, СПАС, СТС, «Домашний», ТВ3, «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, Муз ТВ) сигналларын кабул итә ала.

Татарстанда хәзерге вакытта цифрлы телевидение тапшыруларының 87 станциясе эшли.

Реклама

РТРС-1 пакеты Татарстан халкының 99,3 проценты, ә РТРС-2 пакетын 81,5 проценты куллана. Киләсе ел ахырына кадәр ул тулы күләмдә эшләп китәчәк.

Барлык каналлар телевизор караучылардан абонент түләве алмыйча, түләүсез трансляцияләнә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/23/173922/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X