Миңнеханов газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга кушты

ТР Президенты «Татарстанда Кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бер хуҗалыгында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде. Бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте түбәнрәк булыр дип көтелә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«ТР Президенты «Татарстанда кыр көне-2019» күргәзмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына республикадагы бер хуҗалыкта тест режимында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде», - диде Галимова.

Ул искәртеп узганча, яңа техника Рөстәм Миңнехановка экспозиция белән танышу барышында тәкъдим ителгән. Презентациядә әйтелгәнчә, бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте, гадәти комбайннарны куллануга караганда, өч мәртәбә арзанрак булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында ачылган «Татарстанда кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189118/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде