«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео

Яңа чыгарылыш даруханәдә булган хәл турында.

«Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» YouTube проекты – хәрефләр, иҗекләр, сүзләр өйрәтүдән тыш, балаларда кешелеклелек сыйфатларын үстерә, ничек ярый һәм ярамый икәнлеген дә күрсәтеп, тәрбия бирә торган проект ул. Яңа чыккан видео исә балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә тәрбияли, аларга үзләренә читтән карарга мөмкинлек бирә.

Видеодан күренгәнчә бер әби, даруханәгә килеп, булган һәм булмаган зарларын сөйли. Ә хезмәткәр кыз аның һәр сүзен тыңлап, итәгатьле итеп җавап кайтарырга тырыша, ярдәм кулы сузмакчы була. Нәтиҗәдә күпме начар сүз ишетеп кала. «Әлеге күренеш тормыштан алынды. Өлкән буын вәкилләре безгә үрнәк булса иде. Без аларга карап өйрәнәбез бит», – ди  проектны әзерләүчеләр.

«Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» YouTube проекты бик күп балаларга, әниләргә зур ярдәмлек булып тора. Проект видеолары балаларны кызыксындырып, сабыйларга белем бирә, күңелләренә шәфкатьлелек орлыкларын сала. Сез дә «Күңелле әлифба» YouTube каналына язылыгыз, видеоларны күзәтеп барыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?