САРМАН
  • Рус Тат
  • Заман белән – иңгә-иң

    Узган ел пенсия системасы өчен пенсионерларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү, пенсия иминияте системасының финанс ягыннан тәэмин ителешен яхшырту өстендә эшләү елы булды. Пенсия фонды идарәсенең район бүлегендә узган ел нәтиҗәләренә багышланган зур сөйләшүдә шулар хакында сүз алып барылды. Башкарылган эшләр турында бүлек җитәкчесе А.Харисов сөйләде. 2011 нче елда Пенсия фонды бюджеты...

    Узган ел пенсия системасы өчен пенсионерларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү, пенсия иминияте системасының финанс ягыннан тәэмин ителешен яхшырту өстендә эшләү елы булды. Пенсия фонды идарәсенең район бүлегендә узган ел нәтиҗәләренә багышланган зур сөйләшүдә шулар хакында сүз алып барылды.
    Башкарылган эшләр турында бүлек җитәкчесе А.Харисов сөйләде. 2011 нче елда Пенсия фонды бюджеты турында федераль закон кабул ителгән иде. Аның нигезендә хезмәт, социаль, дәүләт пенсияләре, ай саен биреп барыла торган түләүләр индексацияләнде. Нәтиҗәдә хезмәт пенсияләре - 8,8, социаль пенсияләр - 14,27, айлык түләүләр 6,5 процентка күтәрелде һәм картлык пенсияләренең уртача күләме - 8557,8, ә пенсияләрнең гомуми күләме 8293,7 сум тәшкил итте. Узган ел барлыгы 1114266,1 сум күләмендә пенсия түләнде. Бу 2010 нчы елгыдан 105486 сумга артыграк.
    Җитештерү күләме һәм салым базасы кимегән вакытта, бюджетның керем өлешен тәэмин итү, мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте взносларын кертү буенча план күрсәткечләрен үтәү аеруча мөһим. Узган ел түләү дисциплинасын ныгыту буенча шактый эш башкарылган. Салым, суд приставлары, җирле үзидарә органнары белән берлектә иминият взнослары буенча әҗәтләрне эзләп алу һәм киметү буенча эзлекле эш алып барылган. Нәтиҗәдә мәҗбүри пенсия иминияте взнослары җыю планы - 99,73, мәҗбүри медицина иминиятенеке - 97,7 процентка үтәлгән. Документларны алдан әзерләү системасын гамәлгә керткәнлектән, пенсияләрне билгеләү сроклары шактый кыскарган - соңгы елларда алар 10 көн эчендә билгеләнгән. Әмма киләчәктә идарә алдында, пенсияләр билгеләнгәннән соң, аларны 10 көн эчендә түләү бурычы да тора. Узган ел бу эш бераз тоткарланган.
    Идарәнең икенче бер өстенлекле эш юнәлеше - клиентларны кабул итүдә уңай шартлар тудыру. Клиентларга ике белгеч хезмәт күрсәтә. Беренче тәрәзәдә мөрәҗәгать итүчеләр "тере" чират белән кабул ителсәләр, икенче тәрәзәдә - алдан язылу буенча. Җәлил поселогында пенсиягә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча консультация пункты эшли.
    Торак кредитын түләү узган ел да ана капиталын файдалануда иң популяр юнәлеш булган - 742 гаилә торак шартларын яхшырткан. Агымдагы елның 1 январена ана капиталына сертификат алу өчен мөрәҗәгать иткән 1048 кешенең ул барысына да бирелгән.
    Пенсия фонды идарәсе заман белән бергә атлый. 210 һәм 169 нчы федераль законнар нигезендә гражданнарга пенсия алыр өчен мөрәҗәгатьләрне Пенсия фондына электрон рәвештә юллау хокукы бирелде.
    Шул сәбәпле, идарә хезмәткәрләре башка дәүләт оешмаларыннан кирәкле документларны соратып алырга тиеш булачаклар. Моның өчен кешеләрне, бигрәк тә өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтергә кирәк. Идарә бу эшне Пенсионерлар союзы белән берлектә гамәлгә ашыра, "Интернет - озын гомер" республика проекты кысаларында, мәшгульлек үзәгенә пенсия һәм пенсия алды яшендәге өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтүне оештырырга ярдәм итә. Инде быел ук кайбер дәүләт хезмәтләре электрон рәвештә күрсәтеләчәк. Мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлер өчен, иминиятләнгән һәм иминиятләүче затлардан анкеталар, иминият таныклыклары дубликатларын бирү һәм алыштыру турындагы гаризалар электрон рәвештә кабул ителәчәк. Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият взнослары түләү максатыннан, хокукый мөнәсәбәтләргә керү өчен, иминиятләнгән, иминиятләүче затлардан, трансферагентлардан гаризалар кабул итүне дә шушы юл белән башкару күздә тотыла. Иминиятләнгән затлар да идарәче компанияне сайлау яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчү турындагы гаризаларны электрон рәвештә бирә алачак. Эш бирүче (иминиятләүче зат) Пенсия фондының территориаль органында электрон рәвештә теркәләчәк. Социаль хезмәтләр җыелмасы турында электрон юл белән танышу мөмкин булачак.
    56 нчы федераль закон нигезендә хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә өстәмә иминият взнослары күчерү һәм шул ук күләмдә дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге тудырылды. Бу уңышлы гына тормышка ашырыла. Узган ел, мәсәлән, финанслашу программасы буенча кергән түләүләр 3 миллион сумнан артыграк булган, ә мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокукый мөнәсәбәтләргә керү турындагы гариза 1075 кешедән кабул ителгән.
    Җыелышта шулай ук шәхси учет, иминият взнослары белән идарә итү, иминиятләүче затлар белән эшләү һәм әҗәтләрне эзләп алу бүлеге начальнигы Г.Әхмәдуллина, пенсия билгеләү, яңадан исәпләү, түләү һәм иминиятләнгән затларның пенсия хокукларын бәяләү бүлеге начальнигы К.Садертдинова, әйдәүче белгеч-эксперт Г.Рәхмәтуллина чыгышлары тыңланды.
    Җыелыш эшендә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенең бюджет бүлеге начальнигы урынбасары Г.Новодранова катнашты. Ул Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсенең Идел буе федераль округында алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте, район Пенсия фонды эшчәнлегендәге уңай һәм кимчелекле яклар турында әйтте. Гомумән алганда, бүлекчә эш нәтиҗәләре буенча республикада алдынгы - 6 нчы урында. Район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев та идарә эшеннән халыкның канәгать булуын, кайбер юнәлешләр буенча эшне яхшыртырга кирәклеген билгеләп үтте, коллективка тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: