САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Техник карауга җитди кара

Хуҗалыклардагы тракторларга, үзйөрешле техникага һәм аларның арбаларына техник караулар башланды. 16 мартта "Благоустройство" ҖЧҖендә, район оешмаларының баш инженерлары катнашында, үрнәк техник караулар уздырылды. Әлеге чараның нәкъ менә шушы оешмада уздырылуы юкка түгел. Биредә техниканың төзеклегенә җитди карыйлар. Соңгы елларда ул аеруча сизелә. Моны Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Артур...

Хуҗалыклардагы тракторларга, үзйөрешле техникага һәм аларның арбаларына техник караулар башланды. 16 мартта "Благоустройство" ҖЧҖендә, район оешмаларының баш инженерлары катнашында, үрнәк техник караулар
уздырылды.
Әлеге чараның нәкъ менә шушы оешмада уздырылуы юкка түгел. Биредә техниканың төзеклегенә җитди карыйлар. Соңгы елларда ул аеруча сизелә. Моны Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Артур Кузьмин да билгеләп үтте. Кышын район үзәге халкы йокысыннан торып, урамга чыкканчы, оешма тракторчылары юлларны чистартып узган була инде. Алар Сарман эчендәге 64 километр машина юлын көнгә өчәр-дүртәр тапкыр үтәләр. Моннан тыш, 12 километр озынлыкта тротуарлар бар. Сарманның матурлыгы турыдан-туры аларга бәйле, дию дә һич арттыру түгел. Урам себерү, куакларны кисүдән башлап, юл йөрү билгеләрен кую, яңартып торуга кадәр алар вазифасына керә. Хәзер, язгы сулар китәр алдыннан, юллар аша салынган торбаларны чистарталар. Район үзәгеннән тыш, Яңа Әхмәттә, Илексаз һәм Морбашта, авыл җирлекләре белән төзелгән килешү нигезендә, чүп җыялар.
"Тракторчыларның берсен мактап, икенчесен калдыра торган түгел, бар да үзләренә тапшырылган техникага җаваплы карыйлар", - диләр бертавыштан оешма җитәкчесе Наил Сафин һәм механик Айзат Хәертдинов. Шулай булмаганда, чирек гасыр хезмәт иткән "Т-150"ләр сәгать кебек эшләмәсләр иде. Техникаларны яңарту буенча да эшләнми түгел: ике "МТЗ-82"ләре бер-ике ел элек кенә алынган. Былтыр декабрьдә берсен алырга ярдәм иткәне өчен, алар район башлыгы Нәфис Закировка рәхмәтлеләр.
Техник карауга барлык тракторлар һәм арбалар куелган иде. Артур Кузьмин һәм аның урынбасары Альберт Сәлахов техник караудагы таләпләр, соңгы үзгәрешләр белән таныштырганнан соң, техникаларны карау башланды. Таләпчән инспекторлар күзеннән берни дә читтә калмады: двигательнең, ягулык аппаратының "көйле" эшләве дә, яктылык һәм тавыш сигналлары да, тормозлау юлы да, таныклык, страховка, аптечка һәм башкалары да. Техникаларның төзеклегенә эш күрсәткечләре генә түгел, беренче чиратта, хезмәт куркынычсызлыгы да бәйле. Моны "Благоустройство" җәмгыятендә яхшы аңлыйлар һәм аңа җитди карыйлар. Техник караулар да шуны күрсәтте. Барлык тракторлар һәм арбалар аны уңышлы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев