САРМАН
  • Рус Тат
  • Табигать куйган сынау

    "Быел яз буламы соң инде?" - ди Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә гидрометеоүзәк җитәкчесе С.Захаровка Татарстан Премьер-министры урынбасары Р.Моратов, уенын-чынын бергә кушып. Әйтерлек тә шул. Бүген көн кояшлы, дияргә өлгермисең, көчле җил белән бергә дулый-дулый, карлы яңгыр яварга керешә. Яз быел гадәттәгедән соңарып килә, ди С.Захаров та. Аның бит әле...

    "Быел яз буламы соң инде?" - ди Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә гидрометеоүзәк җитәкчесе С.Захаровка Татарстан Премьер-министры урынбасары Р.Моратов, уенын-чынын бергә кушып. Әйтерлек тә шул. Бүген көн кояшлы, дияргә өлгермисең, көчле җил белән бергә дулый-дулый, карлы яңгыр яварга керешә. Яз быел гадәттәгедән соңарып килә, ди С.Захаров та. Аның бит әле ташу дигәне дә бар. Анысын исән-имин үткәрә алырбызмы? Бу уңайдан нинди хәстәрлек чаралары күрелә? Киңәшмәдә күтәрелгән әлеге мәсьәләләр буенча җаваплы оешма җитәкчеләре хисап тотарга ашыкты.
    Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу куркынычы булган торак пунктларны өч төркемгә бүлде. 7 авыл районы су басу куркынычы югары булган территория дип билгеләнде, 24е - уртача, 17 се - түбән. Бүленеш буенча карта да төзелгән. Республикадагы 44 дежур-диспетчерлык хезмәте 2011 елның маеннан "Глонасс+112" эш режимында эшли. Ашыгыч ярдәм, эчке эшләр бүлеге, янгын сүндерү, коткаручылар машиналары спутник аша мониторинглау җиһазлары белән тәэмин ителгән, гидротехник корылмалар ремонтланган, елгаларны чистарту, тирәнәйтү эшләре башкарылган. Төп игътибар муниципаль берәмлекләрнең язгы ташуга әзерлеген билгеләүче паспортлаштыруга юнәлдерелгән. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы, медицина оешмаларының, юлчылар, энергетикларның уртак хезмәте чагылыш таба. Бу төр бердәм документ аварияләр була калганда, аны кыска срокларда төзәтергә мөмкинлек бирә. Татарстан гидрометеоүзәге фаразлавынча, ташу апрельнең беренче декадасы ахырында башланыр, дип көтелә.
    1 апрельдән республикада вакытлыча күзәтү системасы эшли башлады. Барысы 221 гидрологик пост булдырылган. Кышын һава торышының кискен үзгәреп торуы нәтиҗәсендә, елгадагы бозлар калын булып каткан. Шуңа аларның тыгылу ихтималы бар. Моны булдырмау өчен, буаларны шартлату эшләре алып барыла. Әлбәттә, бу гына җитми, елгалардагы бозны кисәргә дә кирәк булачак.
    Яз соңарып килә, дисәк тә, көн кадагындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - чәчү. Республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында җәен - яңгыр, кышын кар яумыйча тилмертте. Кайбер елда гел киресе була. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтовның һава торышы турында болай зурдан сөйләве, әлбәттә, юкка түгел. Январь ае салкын булуы белән истә калды. Көннәр бер җылытты, бер салкынайтты. Бу уҗым культураларына куркыныч тудырды. Узган ел республикада 615 мең гектар көзге культуралар чәчелгән иде. Кышкы салкыннарның нәкъ менә көньяк-көнчыгыш зонадагы район кырларына зыян китерүе ачыкланды. Зыян килгән басулар яңадан эшкәртеләчәк. Басуларны буш калдырмас өчен, иминиятләштерү фондындагы ашлык запасын орлык буларак хәзерләү хәстәренә керешмәкчеләр. Татарстанда үзебезнең сортларга өстенлек бирергә тырышалар. Чөнки чит илләрдән кертелгән сортлар безнең климатка яраклашмаган. Уңыш алуның, иң беренче чиратта, табигать шартларына бәйле икәнлеген исәпкә алсак, бүген төп бурыч - салкынга һәм корылыкка чыдам орлыклар булдыру. Бу юнәлештә эшләр бара, ди министр. Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калды. Быел 1 миллион чамасы гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү планлаштырыла. Инде 365 мең тонна орлык әзерләнгән. Тикшерелгән орлыкның 97 проценты стандартларга туры килә. Министр прогноз ясаган хәвефле зонага кергән районнарның берсе - Сарман. 5800 гектар чәчүлек җирен салкын алган булуы ихтимал. Ул яңадан чәчеләчәк. Орлык җитәрлек, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты И.Салихов. Минераль ашламалар белән тәэмин ителеш тә - игътибар үзәгендә: быел ул 1500 тонна кайтартылды, ягъни 1 гектарга исәпләгәндә, 19 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән әзерләнде. Ашлама кайту дәвам итә. Аның бер өлеше бюджет хисабыннан финанслана, калганын инвестор күтәрә.
    Бүгенге көндә язгы чәчүдә катнашачак агрегатларны комплектлап бетерү эшләре бара. Аны республика комиссиясе бәяли. Кабул итү 5 апрельдә була.
    Әйе, эшнең иң тыгыз чорына кердек: табигать куйган сынауларны үтәсе, билгеләнгән бурычны да уңышлы хәл итәсе бар. Сынатмасак иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: