САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Үрчем булса, ит-сөт була

«Район соңгы елларда тотрыклы үсештә. Якындагы дүрт-биш елда күрсәткечләр тагын да куанычлырак булырына да нигез бар», - диде 20 мартта районда узган зона семинар-киңәшмәсендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Терлекләрнең сакланышын тәэмин итү һәм кабат җитештерү мәсьәләләренә багышланган бу чара «Сарман» агрофирмасында үтте. Семинар-киңәшмәгә Актаныш, Минзәлә,...

«Район соңгы елларда тотрыклы үсештә. Якындагы дүрт-биш елда күрсәткечләр тагын да куанычлырак булырына да нигез бар», - диде 20 мартта районда узган зона семинар-киңәшмәсендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Терлекләрнең сакланышын тәэмин итү һәм кабат җитештерү мәсьәләләренә багышланган бу чара «Сарман» агрофирмасында үтте.
Семинар-киңәшмәгә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Зәй, Түбән Кама һәм үзебезнең районнан зоотехниклар, ветеринария табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары чакырылган иде. Алар - үрчем алу һәм аның сакланышын тәэмин итүдә җаваплы, турыдан-туры эшләүче белгечләр. Бер яктан, алардан тиешле дәрәҗәдә эш соралса, икенчедән, аларның эше өчен шартлар булдырылырга тиеш. Моңа терлекләрне дәвалауга һәм профилактика өчен ветеринария препаратлары белән тәэмин ителеш тә, белгечләрнең хезмәт хаклары да, кызыксындыру чаралары да керә. Нәҗип Нәкыйпович семинар дәвамында боларны кат-кат искәртте. Нәрсәгәдер ирешер өчен, иң элек аның нигезен булдыру шарт, терлекне дә тәрбияләми генә югары продукция алуга өмет итәргә кирәкмидер.
Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров семинар-киңәшмәдә катнашучыларны кыскача гына райондагы үзгәрешләр, авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре белән таныштырды. Терлекләрнең баш саннары кимүгә юл куелмау, сөт һәм ит җитештерү күләме арту, сөтнең сыйфаты яхшыру, игенчелектә дә күрсәткечләрнең югары булуы куанычлы. Ел йомгаклары буенча рентабельлелек 10 проценттан дә ким булмас, дип көтелә.
«Сарман» агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов узган елны үзләре өчен уңышлы булды, диде. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача - 34, 4 центнер, шикәр чөгендеренекеннән 242 центнер уңыш алынган, ике елга җитәрлек терлек азыгы запасы булдырылган. Башка комплекслардагы кебек, биредә дә терлекләр ел әйләнәсе фермада асрала һәм бертөрле ашатыла. 4541 баш мөгезле эре терлек булып, узган елдагыга карата 101 процент тәшкил итә. Быел ике айда 1124 тонна сөт савылган, 71 тонна ит җитештерелгән. Директор киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.
Табышлы эшлим дисәң, азыкны да нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Ә бу - аны әзерләү чыгымнарын киметү дә, сыйфатлы итү дә дигән сүз. «Биопрепараты» фәнни-тикшеренү берләшмәсе, азык өстәмәләре фәнни-җитештерү үзәге белгечләре, республика ветеринария лабораториясе директоры Ф.Әхмәтов шуларга ирешү юллары турында сөйләделәр, киңәш-тәкъдимнәр белән чыктылар. Нәҗип Хаҗипов районның соңгы елларда тотрыклы үсүен билгеләп үтте. Республикада да терлекчелектә зур үзгәрешләр күзәтелүен, тармакның 72 процентын заманча технологияләр биләвен әйтте. Биш-алты ел элек сөтнең 15-20 проценты югары сорт белән сатылса, бүген ул 60 процент тәшкил итә. Узган елгы күрсәткечләр дә 2010 ел белән чагыштырганда югары. Шулай да моны бик куанычлы дияргә ашыкмады министр урынбасары. Чөнки корылыклы ул елда артка чигенү бар иде. Ел башыннан җитештерелгән ит, сөт, үрчем алу, сакланыш, көтү яңартуны анализлап, Нәҗип Нәкыйпович кайберәүләрне тәнкыйть утына да алды. Бүген бер сыердан 8 килограмм сөт савып, бик ерак китеп булмый, диде ул. Таналарның тәүлеклек үсешләре түбән булу аларны, сыер иткәнче, өч-дүрт ел асрауга китерә. Үрчемнең сакланышын тәэмин итә алмау сәбәпләренә дә тукталды ул, начар эшләүчеләрне исемләп атады. Бу юнәлештә әйбәт күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар эшен үрнәк итәргә чакырды. Нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илсур Закиров таналарны юнәлешле тәрбияләү, аларны каплатуга һәм учет эшенә җитди карау кирәклеген ассызыклады, технологлар алдына бурычлар куйды.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше агрофирманың Кәүҗияк комплексында дәвам итте. «Агрокөч төркеме» ЯАҖнең баш зоотехнигы Ленар Ситдыйков кыскача гына җәмгыятьнең эшчәнлеге турында сөйләгәч, кунаклар комплекстагы эшләрнең торышы белән таныштылар: савым, бозаулату һәм бозау торакларында, ясалма орлыкландыру пунктында, азык цехында, терлекчеләр йортында булдылар, белгечләрнең чыгышларын тыңладылар. Семинар-киңәшмәдә «Агрокөч төркеме» ЯАҖ генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илсур Сабирҗанов һәм башка белгечләр катнашты. Ә кунаклар комплекста малларның көрлеген дә, азык цехының эшен дә, торакларның, утарларның төзек һәм чиста булуын да, аеруча бозаулар торагының торышын һәм аларны тәрбияләү технологиясен ошаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев