САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Планлы эш – көйле эш

Дүшәмбе район Советында чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов алып барды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча сүз башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Г.Солтангалиевага бирелде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүлек тарафыннан узган ел документларның сакланышын, кулланылышын, исәбен алып бару һәм комплектлаштыру буенча күләмле эш башкарылган. Ел башына...

Дүшәмбе район Советында чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов алып барды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча сүз башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Г.Солтангалиевага бирелде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүлек тарафыннан узган ел документларның сакланышын, кулланылышын, исәбен алып бару һәм комплектлаштыру буенча күләмле эш башкарылган. Ел башына 19460 берәмлек идарә документлары, 10261 берәмлек шәхси состав, 150 берәмлек шәхси чыгыш буенча һәм 159 берәмлек фотодокументлар - барлыгы 30030 берәмлек сакланышка куелган. Узган ел җирлекләрдән, оешмалардан 692 берәмлек документ архивка кабул ителгән, 203 эш описьләнгән, расланган. 9 фондта (1324 эш) документлар сакланышын тәэмин итү максатыннан тикшерүләр уздырылган. Архив документларының күплеге өстәмә саклау бүлмәләре ихтыяҗы тудырган иде. Бу мәсьәлә район башлыгы Нәфис Закиров ярдәме белән уңай хәл ителеп, бүгенге көндә ремонт эшләре бара. Шәхси состав буенча иң күп документлар элеккеге колхозларга, авыл хуҗалыгы оешмаларына, РайПО, "Сельхозтехника", МСО, "Агропромсервис" ААҖләренә туры килә. Соңгы 2007-2011 еллар аралыгындагы иҗтимагый-хокукый характердагы запрослар буенча динамиканы карасак, узган ел ул 2,78 тапкырга артыграк булган. Халык эш стажы, хезмәт хакы, пай җирләре, җир участогы бирелү буенча карар копияләре, оешма исеме үзгәрүе хакында төгәллек кертү буенча мөрәҗәгать иткән. Пенсия фонды идарәсеннән запрослар күбәйгән. Эш вакытында проблемалар белән дә очрашырга туры килә. Аларның күбесе кешеләрнең исем-фамилияләре дөрес язылмау, хаталы булуы, паспорт мәгълүматлары белән туры килмәве һ.б. аркасында килеп чыккан. Белешмә биргәндә, архив хезмәткәрләренең төзәтмә кертеп, дөресләп язарга хокуклары юк, ничек бар, шулай гына яза алалар. Димәк, оешмаларның документ әйләнеше өчен җаваплы хезмәткәрләренең игътибарлы булулары, җаваплы карап, грамоталы итеп эшләүләре таләп ителә. Гөлшат Рафаэловна шулай ук бүлекнең киләчәккә планнары белән дә таныштырды.
Икенче булып мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова узган ел бу өлкәдә районда башкарылган эшләр турында сөйләде. (Газетаның узган санында җитәкче белән әңгәмә бастырылды).
Кәүҗияк авыл җирлегендә эшләр торышына җирлек башлыгы Ф.Әхмәтгәрәев тукталды. 294 хуҗалыкны берләштергән 3 авылда - Кәүҗияк, Бикмәт, Петровка б/кда 651 кеше яши. Җир, милек салымнарын җыю буенча планлы эш алып барыла, исемлекләр барлана. Шәхси хуҗалыкларын үстерү максатыннан, 13 гаилә ЛПХ кредиты алган. Җирлектә тугызъеллык мәктәп, 1 мәдәният йорты, 1 китапханә, 1 балалар бакчасы, 3 торак пунктта да фельдшер-акушерлык пункты эшли. Халыкка 3 кооператив кибете, 2 шәхси кибет хезмәт күрсәтә. Барлык чаралар, өмәләр авыл халкының ярдәме, бердәмлеге, тырышлыгы белән үтә. Туган проблемаларны район җитәкчелеге ярдәме белән хәл итеп киләләр. Мәдәният йортын ремонтлауга күп көч куелган, зур ярдәм күрсәтелгән. Җирлектә киләчәктә дә планлы эш алып баруга йөз тоталар. Киңәшмә ахырында Ләис Һадиевич күтәрелгән сораулар буенча үзенең фикер-тәкъдимнәрен кертте, җитәкчеләр алдында бурычлар куйды. Ул һәрбер башкарыласы эшне планга салып, вакытында эшләргә кирәклеккә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев