САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Пенсияләр арта

1 нче апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалтканлык буенча хезмәт пенсияләре, шул исәптән югары күләмдәгеләре дә, - 1,0341, ә социаль пенсияләр 1,141 коэффициентына индексацияләнә. Шулай ук өстәмә матди тәэмин итү һәм күләмнәре социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнә торган түбәндәге түләүләр дә 1,141 коэффициентына арта: 21 нче федераль закон (04.03.2002) нигезендә...

1 нче апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалтканлык буенча хезмәт пенсияләре, шул исәптән югары күләмдәгеләре дә, - 1,0341, ә социаль пенсияләр 1,141 коэффициентына индексацияләнә.
Шулай ук өстәмә матди тәэмин итү һәм күләмнәре социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнә торган түбәндәге түләүләр дә 1,141 коэффициентына арта: 21 нче федераль закон (04.03.2002) нигезендә РФ хөкүмәте алдындагы аеруча зур казанышлар өчен билгеләнгән өстәмә айлык түләүләр; Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына өстәмә түләүләр; вафат булган Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы әгъзаларының гаиләләренә айлык пособиеләр; РФ атом-төш оешмаларында эшләүчеләргә өстәмә түләүләр. 122 нче санлы Федераль закон (22.08.2004) нигезендә айлык акчалата түләүләр алучыларга, Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына һәм аларның гаилә әгъзаларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 6 процентка арта. Социаль хезмәтләр җыелмасы өчен түләүләргә юнәлдерелә торган акчалар да 6 процентка индексацияләнә. Шулай итеп, 1 нче апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасы 795,88 сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән дарулар белән тәэмин итү өчен каралган акча - 613, санатор-курорт дәвалануы үтү өчен - 94,83, тимер юл транспорты өчен - 88,05 сум. Айлык акчалата түләүләр күләме үзгәргәнлектән, пенсияләргә федераль социаль өстәмәләр күләме дә кире каралачак.
Инвалидлар, 80 яшькә җиткән өлкәннәрне тәрбияләүче эш яшендәге эшләмәүче гражданнарга 1200 сум күләмендә түләнә торган компенсацион түләүләр артмый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X