САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Җиргә хокукың теркәлгәнме?

Җир алу, теркәү кебек мәсьәләләрдә һәрдаим үзгәрешләр, өстәмәләр булып тора, алардан вакытында хәбәрдар тору кирәк. Газета битләрендә, радиотапшыруларда алар хакында мәгълүматлар бирелеп барыла. Муниципаль район Советында узган чираттагы киңәшмәдә дә сүз әнә шулар хакында барды. Беренче булып чыгыш ясаган ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең җирле...

Җир алу, теркәү кебек мәсьәләләрдә һәрдаим үзгәрешләр, өстәмәләр булып тора, алардан вакытында хәбәрдар тору кирәк. Газета битләрендә, радиотапшыруларда алар хакында мәгълүматлар бирелеп барыла. Муниципаль район Советында узган чираттагы киңәшмәдә дә сүз әнә шулар хакында барды.
Беренче булып чыгыш ясаган ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең җирле бүлеге начальнигы, ТР дәүләт теркәүчесе Р.Таишев узган елда башкарылган эшләргә тукталды, агымдагы елга планнары белән уртаклашты. 2011 елда барлыгы 9601 теркәү хәрәкәте булган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 54%ка күбрәк. 6770 хокук теркәлгән, шуларның 2771е - җир участокларына, 3716ы - торак җирләргә, 283е - торак булмаган биналарга, корылмаларга. Уртак 12 теркәү пакеты кабул ителгән. Теркәлү эшләренең әзер булуы хакында мөрәҗәгать итүчегә SMS аша җиткерелә. Шулай ук 29 дәүләт теркәве туктатылган, бердәм дәүләт хокук реестрыннан 4770 мәгълүмат бирелгән, 1252 ипотека теркәлгән. Җирләрне куллану һәм саклауны күзәтү буенча 6273 гектар мәйданда 231 планлы тикшерү уздырылган. Җир законнарын бозуның 99 очрагы теркәлгән, шуларның 34е төзәтелгән, 45 административ беркетмә төзелгән. Штрафлардан кергән акча җирле бюджетны тулыландырган. 2010 елдан экстерриториаль кабул итү һәм ТРда урнашкан объектларга бердәм дәүләт хокук реестрыннан күчермәләр бирү тәртибе кертелгән. Моның нигезендә район кешесе бүлеккә мөрәҗәгать итеп, 5 көн эчендә үзенә кирәкле мәгълүматны ала ала. Шулай ук бүлектә хәзер гражданнарга җир участокларын кадастр учетка кую һәм хокукларын теркәү мөмкинлеге дә бар. Шуны да искәртеп китәргә кирәк: 2008 елда учетка куелган, ләкин теркәлмәгән җир участоклары ике елдан соң автомат рәвештә программадан төшеп калалар. Теманы ТР Җир кадастр палатасының Сарман филиалы начальнигы Г.Фәйзрахманова дәвам итте. Бүлек үткән елда да хокукларга дәүләт теркәве уздыру буенча документлар кабул итү һәм тапшыру, бердәм дәүләт хокук реестрыннан мәгълүмат бирү экспериментында катнашуны дәвам иттергән. Барлыгы 2484 документ кабул ителгән, мәгълүмат алу өчен 1407 запрос ясалган, җир участокларына 2345 белешмә, 1623 кадастр паспорты бирелгән, 1955 үзгәреш кертү очрагы булган. Агымдагы елда палата эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, капиталь төзелеш объектларын учетка алу тора. Бу икътисадны үстерү министрлыгының боерыгына нигезләнеп башкарыла. Шул рәвешле бу өлкәдә яңалыклар да бар. 2012 нче елның 1 апреленнән дәүләт кадастр учетына бары тик техник планнар гына кабул ителәчәк. Аларны кадастр инженерлары да әзерли алачак. Объектны учетка кую буенча аңа хокукка ия кеше үзе мөстәкыйль рәвештә дә мөрәҗәгать итә ала. Учетка кую срокларында да үзгәрешләр бар. Бу процедура 20 көн вакытны алачак (элек 10 көн иде). Мәгълүмат бирү срогы үзгәрешсез калган - 5 көн. Бүгенге көндә бүлек алдында барлык хезмәт күрсәтү эшләрен дә сыйфатлы итеп башкару бурычы тора.
Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары хакында иде. Бу турыда чыгыш ясаган 131 нче янгын бүлеге начальнигы И.Гыйззәтуллин сөйләде. Бәла-казаларны кисәтү, булдырмау буенча районда "Язгы ташу-2012" оператив чаралар планы төзелгән. Район Башкарма комитетының махсус карары чыккан. Илдар Мәгъсүмҗанович оешма җитәкчеләренә дә куркынычсызлык чаралары күрү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Рангазар авыл җирлегендә узган ел башкарылган һәм планлаштырылган эшләр белән җирлек башлыгы А.Нуриәхмәтов таныштырды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды. Ул һәр күтәрелгән сорау буенча үзенең фикерләрен әйтте, хезмәтләрне оператив, сыйфатлы күрсәтү буенча тәкъдимнәрен кертте, киләсе эш атнасына чаралар планы белән таныштырды, районда узачак республика семинарлары хакында әйтеп узды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X