САРМАН
  • Рус Тат
  • Җиргә хокукың булса

    2011 нче елның 26 нчы декабрендә ТРның "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы 90 нчы санлы законы үз көченә керде. Ул күп балалы гаиләләргә түләүсез җир участогы бирүне күздә тота. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг шушы мәсьәләгә багышланды. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары А.Нуретдинов җир участоклары...

    2011 нче елның 26 нчы декабрендә ТРның "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы 90 нчы санлы законы үз көченә керде. Ул күп балалы гаиләләргә түләүсез җир участогы бирүне күздә тота. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг шушы мәсьәләгә багышланды.
    ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары А.Нуретдинов җир участоклары бирү тәртипләренә тукталды. Югарыда телгә алынган закон нигезендә, җир участоклары республика территориясендә даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә. Балалар дигәндә, уллыкка, кызлыкка, сроксыз вакытка опекага алынган балалар да күздә тотыла. Моннан тыш, шуны да истә тотарга кирәк: балаларга 18 яшь 2011 нче елның 17 нче июненә әле тулмаган булса, бу гаилә җир участогы алырга хокуклы. Бу очракта гаризаны закон үз көченә кергән көннән башлап, өч ел эчендә бирергә кирәк.
    Әлеге закон кысаларында күп балалы гаиләләргә җир участогы түбәндәге максатларда бирелә: торак, дача төзелеше, ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен. Күп балалы гаиләгә башка хокукларда, әйтик, арендага бирелгән, әлеге гаилә тарафыннан йорт салынган җир участогын милек итеп рәсмиләштергән очракта да җир участогын бушлай бирү каралган. Искәрмә булып, федераль закон нигезендә мондый җир участогы шәхси милек итеп бирелә алмаган очраклар санала. Күп балалы гаиләләргә җир яшәү урыныннан, ягъни үзе яшәгән районнан, анда булмаса, башка муниципаль берәмлекләр территориясеннән бирелергә мөмкин.
    Җир участогы алырга теләүче күп балалы гражданнар милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Гаризаны язмача да, электрон формада да язарга мөмкин. Бүгенге көндә республика буенча барлыгы 9 мең тирәсе гариза кабул ителгән.
    Гариза язганда, үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш: әгәр никахта булса, ирнең дә, хатынның да паспорты; балаларның туу турындагы таныклыклары; баланың уллыкка яки кызлыкка алынуы турында суд карары (искәрмә - баланың туу турындагы таныклыгына уллыкка-кызлыкка алучылар баланың ата-анасы сыйфатында язылсалар, кирәк түгел); бала опекага яки попечительлеккә алынган булса, опека һәм попечительлек органыннан акт; опека һәм попечительлек килешү нигезендә тормышка ашырылса - килешү. Закон көченә кергәнче күп балалы гаилә карамагында файдалануда булган җир участогын яңадан рәсмиләштерү өчен исә түбәндәге документлар сорала: бердәм дәүләт реестрыннан әлеге җир участогындагы йортка кисемтә; бердәм дәүләт реестрыннан җир участогына кисемтә; йортка хокукны раслый торган документ (әгәр бу йортка милек хокукы Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса); җиргә хокукны билгели торган документ (әгәр бу участокка хокук Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса).
    Соңыннан без район Башкарма комитетының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Г.Гәрәева белән элемтәгә кердек. "Районда бушлай җир алуга хокукы булган 451 күп балалы гаилә бар. Бүгенге көндә 176 гариза керде. Гаризаны электрон рәвештә дә, кулдан да бирергә мөмкин. Электрон рәвештә биргәндә, бер ай эчендә документларның оригиналларын алып килергә, кәгазь вариантта да тапшырырга кирәк. Документлар бер ай эчендә тапшырылмый икән, гаилә чираттан төшеп кала. Җир участокларын биргәндә, гаиләнең теләге исәпкә алына. Әлбәттә, барлык 451 гаиләгә дә җир участогын район үзәгеннән яки Җәлил поселогыннан бирү мөмкинлеге юк. Җир алырга теләгән гаилә тәкъдим ителгән участоктан өч тапкыр баш тарта икән, ул чираттан төшеп кала һәм яңадан басарга тиеш була. Район Советы карары белән, җир участогы түбәндәге күләмдә бирелә: ярдәмче хуҗалык алып бару өчен - 6 сутыйдан 20 сутыйга кадәр, шәхси торак төзелеше өчен - 6-15, дача төзелеше өчен - 6-10, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен - 6-8 сутый. Гаиләдә балаларның ничә булуы роль уйнамый, өч бала булса да, ун бала булса да, җир участогы шушы күләмдә бирелә. Өстәмә мәгълүматларны Милек һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм район сайтыннан алырга була", - диде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: